1992 елда төзелә, беренче исеме — Казан «Математика» фонды.

Фондның оештыручылары — Казан университетының математиклары һәм механиклары А.П.Широков, А.В.Костерин, Л.А.Аксентьев, Ф.Г.Әүхәдиев, В.А.Чугунов, Д.Х.Мөштәри, С.Р.Насыйров, А.В.Лапин, А.М.Елизаров һ.б. Беренче президенты А.П.Широков, вице-президенты А.В.Костерин, башкаручы директоры А.М.Елизаров.

Фондның төп бурычлары — математик конференцияләр, мәктәпләр, семинарлар һ.б. фәнни чаралар оештыру һәм үткәрү; математик әдәбият нәшер итү эшчәнлегендә катнашу; халыкара математик үзәкләр белән фәнни элемтәләр урнаштыру өчен өр-яңа информацион технологияләрне гамәлгә кертүдә катнашу (шул исәптән фәнни алмашу); математик галимнәрнең социаль яклануын күтәрү, талантлы яшь галимнәргә ярдәм итү; иҗади мирасны саклау һәм атаклы галимнәребезнең истәлекләрен мәңгеләштерү. Үз эшчәнлеген фонд Казан университеты каршындагы Н.Г.Чеботарёв исемендәге Математика һәм механика институты (НИИММ) белән тыгыз бәйләнештә алып бара.

1992 елда фондның тырышлыгы һәм РФА Математика бүлеге булышлыгы белән Математика һәм механика институтында шәһәр галимнәренә халыкара телекоммуникация челтәрләренә түләүсез керү мөмкинлеге бирә торган электрон почта пункты оештырыла. Ул Россия фонды өчен гомумроссия мәгълүмат тапшыру челтәренең Идел буендагы өлешен төзүдә нигез булып тора.

Фонд тарафыннан бөтенроссия студентлар олимпиадаларында һәм конференцияләрендә катнашучылар өчен акча бүлеп бирелә, талантлы яшь галимнәрнең чит илләргә фәнни командировкалары финанслана, исемле стипендияләр булдырыла, Америка һәм Франция математика җәмгыятьләре белән элемтә урнаштырыла, элегрәк Казан математиклары ала алмаган чит ил математика журналларына язылу оештырыла.

1996 елның октябрендә фонд Казан математика җәмгыяте исемен ала, шул ук вакытта яңа идарә сайлана, аңа А.В.Лапин (президент), А.М.Елизаров (вице-президент), А.Б.Мазо (башкаручы директор), В.Д.Соловьёв, С.Р.Насыйров, В.А.Чугунов кертелә. Казан математика җәмгыятендә 50 кеше әгъза булып тора (2002).

1995 елда җәмгыятьнең нәшрияты оештырыла (монографияләр, предпринт серияләре һәм төрле конференция материалларын чыгара).

Авторлар — А.М.Елизаров, А.В.Лапин, В.Д.Соловьёв