Оешуы

1890 елда Казан университеты каршындагы Табигыятьчеләр җәмгыятенең физика-математика секциясе базасында төзелә.

Җәмгыятьнең уставы шулай ук фәнни хезмәтләрне цензура тикшерүенә кадәр үк бастырып чыгаруны («Известия физико-математического общества» журналы), бүләкләр, премияләр билгеләү хокукын да күздә тота.

Казан физика-математика җәмгыяте әгъзалары арасында Россиянең күп кенә башка шәһәрләреннән дә галимнәр була.

Аның беренче рәисе – профессор А.В.Васильев. Ул эшләгән чорда җәмгыять, үз хезмәтләре һәм басмаларына алмаштырып, физика-математика фәннәре буенча периодик әдәбият ала, Европа, Азия, Америка һәм Австралиянең фәнни үзәкләреннән түләүсез 90 лап периодик басма алдыра.

Эшчәнлеге

Казан физика-математика җәмгыяте Россиядә һәм чит илләрдә Н.И.Лобачевский идеяләрен тарату буенча чараларда катнаша. 1893 елның 22–24 октябрендә Казан университеты һәм Казан физика-математика җәмгыяте тантаналы төстә галимнең 100 еллыгын үткәрә. Казан шәһәр думасының соравы буенча, университет урнашкан урамга һәм аның алдындагы скверга галимнең исеме бирелә.

1896 елның 1 сентябрендә Н.И.Лобачевский исемендәге скверда Н.И.Лобачевскийга һәйкәл ачыла. (скульпторы М.Л.Диллон); университетның актлар залында аның бюсты урнаштырыла. Лобачевский Н.И. исемендәге халыкара бүләк өчен 3 елга бер тапкыр халыкара конкурслар үткәрү турында карар кабул ителә.

Октябрь революциясеннән соң җәмгыятьнең рәисе Н.Н.Парфентьев һәм әгъзалары А.П.Котельников, Д.Н.Зейлигер, П.А.Широков, Н.Г.Чеботарев, В.А.Яблоков тырышлыгы белән 7 нче (1927) һәм 8 нче (1937) халыкара конкурслар үткәрелә.

1943 елда Казан университеты СССР Фәннәр академиясенең Математика бүлеге белән берлектә, Н.И.Лобачевскийның тууына 150 ел тулуга багышлап, юбилей конференциясен оештыра. Юбилейны уздыруда Н.Г.Чеботарев, П.А.Широков, Б.Л.Лаптев актив катнаша.

Бөек Ватан сугышыннан соң Казан физика-математика җәмгыяте үз эшен дәвам иттерә. Казан һәм илнең башка фәнни үзәкләре галимнәренең докладлары тыңлана. Б.Л.Лаптев Н.И.Лобачевский истәлегенә багышланган укулар оештыра, укучылар өчен математика олимпиадалар үткәрелә (башлап йөрүче В.В.Морозов).

1946–1951 елларда җәмгыять әгъзаларының актив тырышлыгы белән Н.И.Лобачевский хезмәтләренең тулы җыентыгы (5 томда) нәшер ителә.

1949 елда «Известия физико-математического общества» журналының соңгы томы чыгарыла һәм ул бер үк вакытта «Ученые записки Казанского университета» басмасының 109 нчы томының 4 нче китабы була.

Журнал фәннең төрле бүлекләре буенча тематик җыентыклар белән алыштырыла.

1950 елдан җәмгыять белән А.П.Норден җитәкчелек итә. 1951 елда Казан университеты һәм Казан физика-математика җәмгыяте Н.И.Лобачевский тарафыннан нәевклид геометрия ачылуның 125 еллыгын билгеләп үтә.

1970 елларда җәмгыятьнең эшчәнлеге туктала, аның җирлегендә Казан физика (1989) һәм Казан математика (1992) җәмгыятьләре оеша.

Әдәбият

Собрание протоколов секции физико-математических наук Общества естествоиспытателей Казанского университета. Казань, 1890. Т. 8.

Празднование 125-летия открытия неевклидовой геометрии. Казань, 1952.

История отечественной математики. Киев, 1967. Т. 2.

Изотов Г.Е. Казанское физико-математическое общество. Казань, 2003.

Автор – Г.Е.Изотов