Эчтәлек

XIX–XX йөзләрдә Казан университетында физиологларның фәнни кызыксынулары нерв системасы, йөрәк һәм кан әйләнеше, сулыш юллары физиологиясен, яшькә бәйле психофизиологияне, нейрофизиологияне өйрәнүгә юнәлдерелә. Беренче физиология кафедрасы 1806 елда университетның медицина факультетында, икенчесе — 1875 елда табигыять-математика бүлегендә оештырыла (укытучылары И.П.Каменский, О.Б.Браун, К.Ф.Фукс, А.Е.Лентовский, В.Ф.Берви).

Физиология өлкәсендәге эксперименталь тикшеренүләр Россиядә беренче физиология лабораториясе төзегән кафедра мөдире Ф.В.Овсянников исеме белән бәйле (1858). Хайваннарның баш мие тукымасы структурасын, сулыш алуның рефлектор регуляциясен, йөрәк-кан тамырлары системасын морфофизиологик яктан өйрәнүгә башлангыч бирелә. Күз авырулары кафедрасы мөдире Е.В.Адамюк — күз эчендәге кан йөрешен һәм кан басымын (1867), В.В.Чирковский күз алмасы хәрәкәте иннервациясен өйрәнә. Н.О.Ковалевский сулыш алуны өйрәнүгә нигез сала (1865), сулыш алу һәм кан әйләнеше арасындагы рефлектор бәйләнешне, төрле авырулар барышындагы кан составы үзгәрешләрен тикшерә (1880), аның тикшеренүләрен Ф.В.Овсянников дәвам итә. В.М.Бехтерев Россиядә беренче, Европада икенче булып психофизиология лабораториясе ача, анда арка һәм баш миенең үткәргеч юллары тикшерелә. Н.А.Миславский эксперименталь юл белән сулыш алу үзәгенең озынча мидә урнашуын һәм төзелешен дәлилли (1885). Аның җитәкчелегендә клиницистлар эчке әгъзалар иннервациясе процессларын өйрәнәләр. Н.К.Горяев хәзерге вакытта да кулланылышта булган кан элементларын санау камерасын эшли. Бөер өсте бизләренең секреция нервларын ачыклау эчке секреция бизләре физиологиясе һәм патологиясен өйрәнүгә юл ача (М.Н.Чебоксаров, 1910). И.В.Домрачев тарафыннан — мәни бизе (простата) иннервациясе (1921), А.В.Вишневский тарафыннан туры эчәкнең периферик иннервациясе өйрәнелә (1930).

Бөер авыруларына диагноз куюның С.С.Зимницкий тәкъдим иткән ысуллары киң таныла. К.Р.Викторов, М.В.Сергеевский, Т.Б.Киселёв, А.Р.Лурия, М.А.Юровская, И.А.Аршавский тарафыннан тикшеренүләрнең төрле һөнәрләр өчен кадрлар әзерләгәндә кулланылучы физиология, психофизиология һәм психология ысуллары эшләнә; эшкә сәләтлелек, ару халәте, эш урыннарын рациональ оештыру ысуллары, эш һәм ял режимы өйрәнелә.

ХХ йөз башында Казан университетының электрофизиол. лабораториясе электрокардиография һәм электроэнцефалография уздыручы табибләр әзерли торган бердәнбер үзәк булып тора. А.Ф.Самойлов һәм М.А.Киселёвның (1920 еллар) тикшеренү объектын нерв системасындагы ярсыну һәм тоткарлану процесслары, антогонист мускулларның координация механизмнары, шулай ук күп тармаклы нерв ярсынуының йөрәккә тәэсире тәшкил итә; илебез физиологиясенә электрофизиологик тикшеренү ысуллары кертелә. Актив рәвештә медиаторлар һәм синаптик процесслар физиологиясе өйрәнелә. А.Ф.Самойлов нейронара бәйләнешләрдә ярсыну тапшырылуның химик механизмына аңлатма бирә (1920).

А.В.Кибяков вегетатив төеннәрнең нейронара контактларында медиаторлар ролен ачыклый (1933). И.Г.Вәлидов нерв-мускул тоташмасының сигнал тапшыру механизмында кальций ионнары катнашуын дәлилли (1930–1940 еллар). 1950 еллардан башлап Казан медицина институты физиологлары нерв-мускул тоташмасының эшчәнлек принципларын өйрәнәләр (И.Н.Волкова, Г.И.Полетаев, А.Л.Зефиров, Е.Е.Никольский, Е.М.Волков, Р.Ә.Гыйниятуллин һ.б.); алар тарафыннан нерв күзәнәкләренең бер-берләре яки шулар ярдәмендә иннервацияләнүче (үзәк нерв системасы белән бәйләнешкә керүче) тукымалар белән тәэсир итешүен өйрәнүче яңа фәнни юнәлешкә — синаптологиягә нигез салына. Г.И.Полетаев физиология өлкәсендә микроэлектродлы тикшеренүләрнең төп ысулын эшли (1960 еллар). Х.С.Хәмитов, Л.Н.Зефиров, Г.Ф.Ситдыйкова — медиаторларның физиологик һәм трофик әһәмиятен, Е.Е.Никольский квантлы булмаган секрециясен өйрәнәләр. Профессорлар Л.Н.Зефиров, В.И.Алатырев һәм алар кул астында эшләүче хезмәткәрләр, Мәскәү Космик медицина һәм биология институты белән берлектә, төрле шартларда хәрәкәтләрне көйләүнең үзәк механизмнарын өйрәнү буенча тикшеренүләрне дәвам итәләр.

XXI йөз башыннан Казан медицина университетының хезмәт гигиенасы һәм һөнәри авырулар кафедрасы галимнәре профессор Н.Х.Әмиров җитәкчелегендә физиология һәм хезмәт гигиенасы мәсьәләләрен өйрәнәләр; алар тарафыннан хезмәт медицинасы һәм сәнәгать экологиясенең комплекслы проблемаларына кагылышлы фәнни юнәлешләр булдырыла. Г.Ф.Ситдыйкова медиаторларның яңа классы — составында азот оксиды, углерод монооксиды, күкертле водород булган газсыман арадашчыларның физиол. роле концепциясен эшли, ярсынулы төрле системаларда газ тәэсиренең нәтиҗәләрен өйрәнә (2009). РФА КГҮнең Физика-техника институты биофизика лабораториясендә кешенең үз-үзен тотышы, хәтерләп калу һәм өйрәнү механизмнары һ.б.да баш миенең серотонин һәм дофаминергик системалары катнашы тикшерелә (Х.Л.Гайнетдинов, 1990).

1950 еллардан башлап Казан педагогия институтында (хәзер Казан федераль университеты составында) йөрәк эшчәнлегенең нерв һәм химик механизмнары, йөрәкнең кан куу функциясе, физиологиянең яшькә бәйле мәсьәләләре, кече яшьтәге балаларда физик һәм акыл эшчәнлеге йөкләнешләренә адаптация механизмнары (О.Җ.Курмаев, Ф.Г.Ситдыйков, Р.А.Абзалов, Т.Л.Зефиров), нормаль халәттә, миокард инфаркты һәм йөрәк зәгыйфьлеге очрагында йөрәк эшчәнлеген көйләүне тәэмин итүче нечкә күзәнәк-молекуляр процесслар (Р.Р.Нигъмәтуллин), өске сулыш юллары рецепциясенең физиологик роле (В.К.Трутнев) өйрәнелә. 1970 елларда институтның психофизиология лабораториясендә сөйләм эшчәнлеге һәм кыска вакытлы хәтернең физиологик механизмнарын өйрәнүләр дәвам иттерелә (Г.А.Әминов, Р.Русинова).

Ветеринария физиологиясе өлкәсендә шулай ук күппланлы тикшеренүләр алып барыла. Ветеринария институтының физиология кафедрасына профессор Н.О.Ковалевский тарафыннан нигез салына (1873); төрле елларда аның белән И.Г.Навалихин (1876–1884), О.Н.Ворошилов (1884–1910), К.Р.Викторов һ.б. җитәкчелек итә. Хәзерге Казан ветеринария медицинасы академиясенең физиол. һәм зоофизиол. кафедралары галимнәре тарафыннан мөһим физиол. тикшеренүләр алып барыла. 1900 еллардан ашказаны-эчәк тракты физиологиясе мәсьәләләре өйрәнелә. К.Р.Викторов беренче булып ашказанының эчке катламы күзәнәкләренең тоз кислотасы бүлеп чыгаруын исбатлый. Ул авыл хуҗалыгы терлекләре әгъзалары эшчәнлеге һәм регуляциясе закончалыкларын өйрәнүче фәнни юнәлешне нигезли. Казан физиологы Е.Н.Павловский, эчке әгъзаларның нерв-химик регуляциясен анализлап, симпатик системаның ашказаны секрециясенең химик фазасында катнашуын күрсәтә. В.Ф.Лысов һәм Т.Е.Костина ашкайнату үзәгенең эшчәнлеккә сәләтлелеген тәэмин итүдә карын нервларының ролен дәлилли (1960–1980 еллар). Х.С.Хәмитов ашказаны-эчәк трактының шома мускулларында кыскару активлыгы өчен медиаторларның трофик ролен исбатлый (1980 еллар). В.Ф.Лысов һәм аның җитәкчелегендәге хезмәткәрләр тарафыннан төрле үсеш стадияләрендә терлекләрнең әгъза һәм функциональ системалары формалашуда нейрогумораль факторларның роле һәм структур-физиол. үзенчәлекләре ачыклана. 2000 еллардан тышкы шартлар төрле булганда системаларның структур-функциональ халәте һәм организмның нерв-гумораль статусы бәйләнешләренә күкерторганик тоташтыргычларның биол. эффектына бәя бирелә; яшәү дәверендә терлек организмының төрле функциональ системаларын коррекцияләү ысуллары эшләнә (Т.В.Гарипов). Терлек организмының серотонин, гистамин һәм адренергик (В.А.Гудин) һәм нитроксидергик (Р.Г.Кәримова) системалары өйрәнелә.

2001 елда Казанда И.П.Павлов исемендәге Физиологлар җәмгыятенең 18 нче Бөтенроссия съезды була. Казан физиологларының фәнни-тикшеренү нәтиҗәләре «Казанский медицинский журнал», «Неврологический вестник», «Учёные записки Казанского университета. Сер. Естественные науки» журналларында басыла.

Әдәбият

Валидов И.Г. Исследование феномена посттетанического усиления сокращения мышцы // Уч. зап. Казан. университета. 1948. Т. 108, кн.4; 

Курмаев О.Д. Механизмы нервной и гуморальной регуляции деятельности сердца. К.,1966; 

Хамитов Х.С., Билич И.Л. Ацетилхолин и серотонин в норме и патологии желудочно-кишечного тракта. К., 1977; 

Григорян Н.А. Казанская физиологическая школа. М., 1978; 

Волкова И.Н. Медиаторы и регуляция синаптических функций // Казан. медицина журн. 1983. № 2; 

Абзалов Р.А., Ситдиков Ф.Г. Развивающееся сердце и двигательный режим. К.,1998; 

Синхронизация вызванной секреции квантов медиатора как механизм облегчающего действия симпатомиметиков // Рос. физиол. журн. 1998. № 10; 

Зефиров А.Л., Черанов С.Ю. Молекулярные механизмы квантовой секреции медиатора в синапсе // Успехи физиол. наук. 2000. Т. 31, № 3; 

Физиология и этология животных. М., 2004.

Автор — А.Л.Зефиров, Н.В.Звёздочкина