Макроэтнонимнар — зур этнослар яки этник бергәлекләрнең (татарлар, башкортлар) атамалары һәм микроэтнонимнар — зур булмаган этник төркемнәр, кабилә атамалары (керәшеннәр, мишәрләр, типтәрләр) аерып өйрәнелә.

Этнонимнар составында автоэтнонимнарны — халыкларның һәм кабиләләрнең үзатамаларын һәм аллоэтнонимнарны — аларга башка халыклар биргән исемнәрне аерып карыйлар. Автоэтнонимнар, гадәттә, «кеше», «ир-ат» төшенчәләре белән бәйле. Төрки телләрдә ул — «ир» («ар», «ә(э)р»). Күпчелек автоэтнонимнар аңа төрле аергычлар өстәлеп ясала: суар (су-э(и)р) — су кешесе, сарир (сары-ир) — аксыл сары кеше, акацир (акац-ир) — урман кешесе һ.б. Аллоэтнонимнар еш кына бер халык вәкилләрен терр. яктан аеруча якын урнашкан кабилә исеме белән атау традициясен дәвам итә; мәсәлән, марилар барлык болгарларны да — суаслар, руслар кайбер очракларда аслар (яслар) дип йөртәләр. Кагыйдә буларак, этнонимнар теге яки бу этнос яшәгән ил яки өлкә белән тиңләп карала. Туры тәңгәллек очрагында илнең исеме — этнонимнан (татарлар — Татарстан, греклар — Греция, чехлар — Чехия), кире тәңгәллек очрагында исә этноним ил(нең) исеменнән ясала (Америка — америкалы, Украина — украин). Мондый этнонимнар этнотопонимнар дип атала. Төрле топонимнардан ясалган атамалар этнонимнарга якын тора. Алар арасында гаять зур төбәкләрнең (хоронимнар) атамаларыннан (Европа — европалылар, Себер — себерлеләр) яки зур һәм кечкенә авылларның исемнәреннән (Казан — казанлылар, Бөгелмә — бөгелмәлеләр һ.б.) ясалган, шулай ук бер төркем халыкларның тарихтан килгән, рәсми булмаган кушаматлы атамаларыннан (казакълар, москальләр, чалдоннар һ.б.) торган этнохоронимнар бар. Этнонимнар белән туры килгән атамаларның аерым бер өлешен лингвонимнар, ягъни теге яки бу этник берәмлекләргә караган телләр яки диалектларның атамалары тәшкил итә. Лингвонимнарның түбәндәге төрләрен аерып өйрәнәләр: 1) тел макросемьялыкларының атамалары (Урал-Алтай телләре, Алтай телләре); 2) тел төркемнәренең атамалары (төрки телләр, славян телләре); 3) нигездә этнонимнар белән туры килгән телләрнең атамалары (татар, башкорт, мари һ.б.); 4) диалект төркемнәре яки диалект атамалары (нократ сөйләше, мишәр диалекты һ.б.). Аерым телләрнең яки диалектларның атамалары, кагыйдә буларак, этнонимнар яки этнотопонимнар белән туры китерелә.

Этнонимнар дөнья халыклары тарихын, телләр үсешенең борынгы этапларын, төрле чорларда халыкларның таралыш үзенчәлекләрен һәм үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнү өчен мәгълүматларга бай. Атамаларыннан башка берни дә, ягъни ни телләре, ни матди мәдәниятләре (мәсәлән, кырым татарлары белән кушылган таврлар) турында бернәрсә дә сакланмаган, югалган халыклар хакында нинди дә булса мәгълүмат җыйганда этнонимика күрсәткечләре аерым кыйммәткә ия була.

Тел галимнәреннән тыш тарихчылар, географлар, этнографлар да этнонимика өлкәсендә тикшеренүләр алып баралар. Этнонимика этнография (этнология), шулай ук тарих һәм география белән тыгыз бәйләнештә үсеш ала.

Әдәбият                

Зәкиев М.З. Этнонимиядән этногенезга // Төрки-татар этногенезы. М.-К., 1998; 

Аймуратов Д. Тюркские этнонимы. Нукус, 1986; 

Языкознание: Большой энцикл. словарь. М., 1998.

Автор — М.З.Зәкиев