Биологиядә мөһим бүлекләрнең берсе булып тора, чөнки 3 млннан артык төрне (башка мәгълүматлар буенча Җир шарында 10 млннан артык төр бар) берләштерүче бөҗәкләр тере организмнарның иң зур систематик төркемен тәшкил итәләр.

Энтомология тармаклары

Бурычлары буенча гомуми һәм гамәлигә бүленә. Гомуми яки теоретик энтомология бөҗәкләрнең төп үзенчәлекләрен: гәүдә төзелешен, систематикасын, тереклек рәвешен, яшәү тирәлеге белән бәйләнешен (экология), физиологиясен, биохимиясен өйрәнә. Гамәли фәннәргә авыл хуҗалыгы энтомологиясе (тикшерү объектлары — басу, җиләк-җимеш һәм яшелчә культуралары корткычлары), урман (урман үсемлекләре корткычлары), медицина (кешеләрдә йогышлы авырулар таратучылар), ветеринария (йорт хайваннары паразитлары), шулай ук мәхкәмә энтомологиясе (мәхкәмә-медицина экспертизасы үткәргәндә үлем вакытын билгеләү өчен үләксә бөҗәкләрен файдаланалар) кертелә.

Энтомологиянең башка тармаклары — умартачылык һәм ефәкчелек.

Энтомологиянең фән буларак формалаша башлавы XVII йөзгә карый: бу вакытта Голландия галиме Я.Сваммердам һәм Италия галиме М.Мальпигиның анатомия һәм бөҗәкләр метаморфозасына (умарта кортлары һәм ефәк күбәләкләре) караган беренче фәнни хезмәтләре дөнья күрә. Соңыннан энтомология үсешенә К.Линней (Швеция), француз натуралистлары Р.А.Реомюр һәм Ж.А.Фабр; Россия галимнәре П.С.Паллас, Э.К.Брандт, Ф.П.Кеппен, И.А.Порчинский, Н.А.Холодковский, А.П.Семёнов-Тян-Шанский, Г.Г.Якобсон, В.Л.Бианки һ.б.; Советлар Союзында — Е.Н.Павловский, В.Н.Беклемишев, Н.М.Кулагин, М.Н.Римский-Корсаков, Н.Н.Богданов-Катьков, Г.Я.Бей-Биенко, М.С.Гиляров һ.б. зур өлеш кертәләр.

Казанда энтомологик тикшеренүләр

Казанда энтомологик тикшеренүләр Казан университеты ачылганнан соң башланып китә. Профессорлар К.Ф.Фукс һәм А.М.Бутлеров, университетның беренче студенты С.Т.Аксаков бөҗәкләрне, нигездә, күбәләкләрне коллекциялиләр. Аксаков «Күбәләкләр җыю» («Собирание бабочек», 1857) хикәясен бастыра, ул исә Россия күбәләкләре турында беренче популяр хезмәт була.

Бутлеров Казан губернасы территориясендә яшәүче тәңкәканатлыларга, аерым алганда, бал кортларына багышланган хезмәтләр циклы чыгара. Аның хезмәтләре Россиядә умартачылыкның фәнни нигездә үсүенә ярдәм итә.

Казанда энтомология үсешенә профессор Э.А.Эверсман зур өлеш кертә: ул күбәләкләр, турыканатлылар һ.б. бөҗәкләрнең яңа төрләрен тасвирлый. Идел-Урал төбәге бөҗәкләренең фаунасы һәм экологиясе буенча җыентыклар эшли.

1862 елда Н.П.Вагнер тарафыннан икеканатлы бөҗәкләрдә педогенез (личинка аркылы үрчү) күренеше ачыклана. 1880 елларда Н.М.Мельников Казан университеты Табигыятьчеләр җәмгыятенең Казан губернасы территориясендә очраучы зарарлы бөҗәкләрне өйрәнүче һәм аларга каршы көрәш белән шөгыльләнүче энтомологик комиссиясен җитәкли. М.Д.Рузский авыл хуҗалыгы, медицина, ветеринария энтомологиясенең гомуми мәсьәләләрен өйрәнә, Россиядә беренче булып кырмыскалар фаунасын тикшерә; «Россия кырмыскалары» («Муравьи России», 1–2 кис., 1905–07) монографиясе авторы, Россия мирмекологлар мәктәбен нигезләүчеләрнең берсе.

1920 елларда урман энтомологиясе (Н.В.Шмелёв, Н.А.Лисов), умартачылык (С.В.Жданов) үсеш алалар.

Соңрак СССР ФА Казан филиалының Биология институтында туфрак бөҗәкләре фаунасы (М.М.Алейникова, Н.М.Утробина, Т.И.Артемьева), Казан университетында гөмбә таркатучы бөҗәкләр (Ә.Б.Халидов) буенча тикшеренүләр үткәрелә башлый.

1940 еллардан галимнәр паразит яшәү рәвеше алып баручы бөҗәкләргә: канэчкеч икеканатлылар (Н.И.Волкова), борчалар (И.В.Назарова), кошлар эктопаразитлары (В.И.Борисова, В.А.Бойко) һ.б.га зур игътибар бирәләр. Үлән капламындагы бөҗәкләрне тикшерү белән О.С.Муравицкий, Е.М.Веселова, С.Н.Шәфигуллина шөгыльләнә. Тәңкәканатлыларны (С.Г.Гордиенко, Н.Г.Петров, Н.В.Шулаев), коңгызларны (Р.А.Суходольская, В.В.Леонтьев, Н.В.Шулаев) һ.б.ны өйрәнү дәвам итә.

Татарстанда гомуми энтомология — Казан университетында, авыл хуҗалыгы энтомологиясе — Казан аграр университетында, Татарстан үсемлекләрне саклау станциясендә, урман энтомологиясе — Татарстан урман тәҗрибә станциясендә, ветеринария энтомологиясе Казан ветеринария медицинасы академиясендә өйрәнелә.

1973 елдан Бөтенсоюз (хәзер Рус) энтомология җәмгыятенең Казан бүлеге эшли (беренче рәисе — М.М.Алейникова, 1988 елдан — Т.И.Артемьева, 2005 елдан — Н.В.Шулаев).

Әдәбият                

Тыщенко В.П. Основы физиологии насекомых: В 2 т. Л., 1976–77; 

Бей-Биенко Г.Я. Общая энтомология. М., 1980; 

Руководство по физиологии органов чувств насекомых. М., 1983; 

Росс Г., Росс Ч., Росс Д. Энтомология. М., 1985; 

Клюге Н.Ю. Современная систематика насекомых. СПб., 2000. Ч. 1.

Автор — Н.В.Шулаев