Биологик процессларда катнашучы кайбер органик фосфор кушылмаларыннан, шулай ук мышьяк һәм кобальтның аз сандагы кушылмаларыннан (мәсәлән, В12 витамины молекуласында булган кобальт-углерод бәйләнеше) тыш күпчелек элементларның органик чыгарылмалары табигатьтә юк.

Билгеләнгән структуралы тәүге элементорганик кушылмалар (цинк, терекөмеш, бор, аккургаш, фосфор, мышьяк, кургаш, сөрмә, висмут, алюминий, кремнийның органик чыгарылмалары XIX йөзнең 1 нче яртысында синтезлана. Эксперименталь һәм сәнәгый синтетик химия үсеше магний органик чыгарылмаларын ачу белән бәйле (француз химиклары В.Гриньяр, П.Сабатье, Нобель бүләге, 1912). Сифилисны дәвалау өчен сальварсан препараты (мышьякорганик кушылма) булдырыла (немец табибе П.Эрлих, Нобель бүләге, 1908); машина ягулыгы антидетонаторы буларак тетраэтилкургаш тәкъдим ителә (Америка химигы Т.Мидгли, 1922).

XX йөз башында Казанда (А.Е.Арбузов) һәм Германиядә (немец химигы А.Михаэлис) фосфорорганик кушылмалар химиясе үсеш ала. Ферроценны («сэндвич структуралы» беренче металлорганик кушылма) ачу белән элементорганик кушылмаларны классик органик һәм нәорганик матдәләрдән аерып торган яңа полиэдрик структураларны һәм күпүзәкле күпэлектронлы бәйләнешләрне өйрәнүче яңа фәнни тармак — элементорганик кушылмалар химиясе формалаша. Мәскәү, Ленинград, Иркутск, Киев фәнни үзәкләрендә фосфор, кремний, тимер һ.б. металл органик кушылмаларның химиясе өлкәсендә тикшеренү эшләре башланып китә. А.Н.Несмеянов җитәкчелегендә дөньяда беренче буларак СССР ФАдә Элементорганик кушылмалар институты оештырыла (Мәскәү, 1954). Элементорганик кушылмаларның хәзерге чор юнәлешләренең берсе — элементалкен белән-алкиннарның (этилен һәм ацетиленның элементорганик аналоглары) элемент-углерод һәм элемент-элемент рәвешендәге кабатлы бәйләнешле молекулаларын барлыкка китерүе. Икеле һәм өчле бәйләнешле углерод-фосфор, икеле бәйләнешле фосфор, икеле һәм өчле бәйләнешле кремний-кремний молекулаларын стабильләштерү синтезы алымнары һәм принциплары эшләнә.

XX йөзнең 2 нче яртысында Татарстанда эксперименталь һәм теоретик фосфорорганик (А.Е. һәм Б.А.Арбузов, А.Н.Пудовик), мышьякорганик (Г.Х.Камай) химия, кремнийның мономер һәм полимер чыгарылмалары (органосилоксаннар) өлкәсендә интенсив тикшеренүләр алып барыла; С.М.Киров исемендәге Ясалма каучук заводында полисилоксаннарны сәнәгый җитештерү башлана. 1970–1990 елларда яңа тип фосфоркремний һәм фосфораккургашорганик кушылмалар тикшерелә (Мәскәү һәм Иркутск галимнәре белән берлектә Э.Ә.Ишмаева, Г.А.Кутырев, Р.Ә.Черкасов). Элементорганик кушылмаларның структурасы белән үзлекләре арасындагы үзара багланышны тикшерү аларны микъдар җәһәтендә бәяләү һәм химик үзлекләрен алдан әйтү мөмкинлеген бирә (В.И.Галкин, Р.Ә. һәм А.Р.Черкасовлар). Металлорганик химия өлкәсендә дә тикшеренү эшләре үсеш ала (О.Г.Синяшин, Ю.Г.Будникова, А.А.Карасик). Металл һәм металлфосфорорганик кушылмаларның яңа типлары синтезлана, аларның үзлекләре өйрәнелә, химик процесслар өчен утилизатор буларак файдалану мөмкинлекләре билгеләнә. Металлкомплекслы катализ углеводород чималын күкертле кушылмалардан чистартуның сәнәгый технологияләрендә (хезмәткәрләре белән Ә.М.Мазһаров), синтетик каучукларны (СКЭПТ, СКИ-3, СКДН, СКДЛ), альфа-олефиннарны, полипропиленны, югары һәм түбән тыгызлыклы этиленны (Идел углеводород чималы фәнни-тикшеренү институты, «Түбәнкаманефтехим» АҖ,«Казаноргсинтез» һ.б.) җитештерү технологияләрендә кулланыла.

Элементорганик кушылмалар өлкәсендәге тикшеренүләр белән Казан университеты, РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институты, Казан технология университеты галимнәре шөгыльләнә.

Әдәбият              

Элементоорганические соединения: Интеграция химии на современном этапе // Соросовский образоват.журн. 1997. № 5; 

Эрншо А. Химия элементов: В 2 т. М.,2008; 

Эльшенбройх К. Металлоорганическая химия. М., 2011.

Автор — Р.Ә.Черкасов