Россиядә органик электрохимия өлкәсендәге беренче эш буларак валерьян кислотасы эретмәсенең электролизы санала (А.М.Бутлеров).

XX йөзнең 2 нче яртысында Казанда органик матдәләрнең әверелешләрен тикшерү башланып китә. Тәҗрибәләр вакытында полярография (Ю.П.Китаев), полярография һәм вольтамперометрия (Ю.М.Каргин), төрле кристаллографик характеристикалы электрод-монокристалл реакцияләре (В.Н.Никулин) алымнары кулланыла. Электроорганик химиянең аналитик аспектлары да эшләнә (В.М.Гороховский, В.И.Гороховская, Г.К.Будников). Электроорганик химиянең тикшеренү объектлары буларак электрохимик активлыкка ия нуклеофил һәм электрофил төркемнәр — альдегидлар, кетоннар, нитрокушылмалар катнашкан органик кушылмалар хезмәт итә. Электрод реакцияләрнең аерым стадияләре төрле тирәлекләрдә нинди роль уйнаулары ачыклана (химик реакцияләр, элиминлаштыру, протонлаштыру стадияләре, каталитик процесслар, электрон күчергечләр кулланылган медиатор процесслар). ЭПР алымын куллану радикаль табигатьле кисәкчәләрнең арадаш формаларын табарга мөмкинлек бирә (Ә.В.Ильясов, М.К.Кадыйров). Нитрлау, фосфорорганик кушылмалар (ФОК), югары олефиннарны хлорлау процесслары буенча нәтиҗәләр алына.

РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институтында ФОКны синтезлауның эффектив электрокаталитик алымнары эшләнә, органик һәм металлорганик кушылмалар тәэсире астында элементлы фосфорның электрохимик активациясе һәм трансформациясе процессларын тикшерү юнәлеше үсеш ала. ФОКның мөһим класслары булган триалкил-, тирарил-, триамид- һәм диалкилфосфатларны, өченчел фосфиннарны, ак фосфордан фосфон тозларын металл комплекслы катализ шартларында электросинтезлау өчен югары нәтиҗәле, энергия саклаучан һәм экологик яктан куркынычсыз технологияләрнең фәнни нигезләре булдырыла. Күчешле металлар катнашында электрокаталитик процесслар эшләнә, аларның закончалыклары һәм катализаторларның реакция мөмкинлеген билгеләүче факторлар ачыклана. Р-Е (Е=С, О, N, Si) бәйләнешле төрледән-төрле кушылмаларны синтезлау, электрохимия алымнары белән нәтиҗәлерәк реагентларны сайлауны прогнозлау алымнары, металл комплексы катализы шартларында ак фосфорның тетраэдры ачылу механизмын тикшерүгә яңа ысуллар тәкъдим ителә (Ю.Г.Будникова, Ю.М.Каргин, О.Г.Синяшин). ФОКны ак фосфордан чыгару буенча яңа югары нәтиҗәле экологик саф ысуллар эшләү буенча куйган хезмәтләре өчен Казан электрохимиклары халыкара медаль һәм дипломнарга, республика конкурслары бүләкләренә, ТР Дәүләт бүләгенә (2007) лаек була. Бу өлкәдәге тикшеренүләр Р-Е (Е=С,N,O,H, металл һ.б.) бәйләнешен формалаштыруның гадәти булмаган юлларын ача, спиртлар, аминнар, органогалогенидлар, олефиннар һәм башкаларга фосфор атомнарын кертүгә ишек ача, фосфиннар, нәорганик фосфор кислоталары һәм аларның чыгарылмалары, фосфор кислотасының органик чыгарылмалары, функциональшкән фосфорорганик олигомерлар һәм полимерлар һ.б. кебек авыр табылышлы фофосфорорганик матдәләрне барлыкка китерүне җиңелләштерә (О.Г.Синяшин, Ю.Г.Будникова, Э.С.Батыева, Б.Е.Иванов). Молекуляр тану системаларын булдыру масксатында индолизиннарның электрохимик реакцияләре тикшерелә, каликс[4]ареннар һәм металл комплекслары, металл комплексларын п-сульфанато(тиа)каликс[4]ареннар белән электр күчешле бәйләү, шулай ук металл ионнарын бииндолизин гетероциклофаннар һәм аларның ациклик аналоглары белән бәйләү нигезендә наноүлчәмле супрамолекуляр системаларының электрод реакциясе термодинамикасы өйрәнелә (хезмәткәрләре белән берлектә В.В.Янилкин).

Электроорганик химия өлкәсендәге төп тикшеренү үзәкләре булып РФА КГҮнең Органик һәм физик химия институты, Казан университеты тора.

Авторлар — Ю.Г.Будникова, Г.К.Будников