Организм дәрәҗәсеннән югары торган системаларны: популяцияләр, биоценозлар, биогеоценозлар (экосистемалар), биосфераның төп оешу һәм эшчәнлек принципларын тикшерүче гомуми экологиягә, һәм конкрет таксономик төркемнәрне өйрәнүче аерым кулланылышлы экологиягә бүленә. Тикшерү объектларына бәйле рәвештә үсемлекләр экологиясе, хайваннар экологиясе, бактерияләр экологиясе, гөмбәләр экологиясе, шулай ук XX йөз урталарында формалашкан, кешелек җәмгыятенең табигать белән үзара тәэсир итешүе мәсьәләләрен тикшерүче кеше экологиясенә яки социаль экологиягә аералар. Шулай ук тере организмнарны тикшерү дәрәҗәсенә бәйле рәвештә экологияне аутоэкология (аерым төрләрнең әйләнә-тирә белән үзара тәэсир итешүен тикшерә) һәм синэкологиягә (биогеоценозларны һәм бергәлекләрне тикшерә) бүлү кулланыла.

Экология йогынтысында күп кенә биологик фәннәрдә тере организмнарның теге яки бу якларын өйрәнүче юнәлешләр формалаша: экологик физиология, экологик морфология, экологик генетика һ.б.

Экология фәненең формалашуы

«Экология» термины 1866 елда немец биологы Э.Геккель тарафыннан тәкъдим ителә, ул экологияне «организмнарның әйләнә-тирә мохиткә тәэсирен өйрәнүче гомуми фән» дип атый. Мөстәкыйль фән буларак экология XX йөз башында формалаша, XX йөзнең 1 нче яртысында төрләрнең әйләнә-тирә мохит шартларына яраклашуы — адаптациясе экологиянең төп нигезләреннән берсе буларак таныла.

В.И.Вернадский биосфера турында фундаменталь тәгълимат тудыра (1926).

Инглиз ботанигы А.Тенсли үзара һәм терек булмаган әйләнә-тирә белән бәйле организмнар комплексын күздә тоткан экосистема төшенчәсен кертә (1935).

СССР галиме В.Н.Сукачёв тарафыннан биогеоценоз төшенчәсе тәкъдим ителә (1940).

Әйләнә-тирә мохитнең пычрануы көчәя бару һәм кешенең табигатькә йогынтысы арту сәбәпле, XX йөзнең 2 нче яртысында экологиянең гамәли әһәмияте үсә, биология фәне кысасыннан чыгып, ул география, геология, химия, физика, социология һ.б.ны үз эченә алган, шулай ук табигатьне саклауны өйрәнүче фәннәр дә кушылган комплекслы фәнгә әверелә.

Татарстанда экология үсеше

Татарстанда беренче экологик мәгълүматлар XVIII йөз ахырында, эчәргә яраклы су алу өчен чишмә, бәке, Кабан күленнән файдалану, Казанда суүткәргеч төзелү, Болак ермагын чистарту уңае белән тарала.

1805 елда Казан университеты ачылу экологиянең фән буларак формалашуына башлангыч бирә. Хайваннарның индивидуаль үсешен чагыштырма өйрәнү өлкәсендә эмбриологик хезмәтләр экология үсешендә зур роль уйный, аларда Ч.Дарвин тәгълиматының дөреслеге исбатлана (А.О.Ковалевский, 1860 еллар).

XIX йөз ахыры — XX йөз башында үсемлекләр бергәлегенең (фитоценозларның) оешу закончалыклары, үсемлек капламының төрле сәбәпләр, шул исәптән кеше эшчәнлеге йогынтысында үзгәреш кичерүе (С.Н.Коржинский, П.Н.Крылов) өйрәнелә.

Б.А.Келлер тарафыннан экологик рәтләр (тереклек шартларының алмашынуы сәбәпле үсемлекләр ассоциациясенең үзгәрүенә нигезләнә) һәм үсемлекләр капламын морфологик-экологик өйрәнү (төрле җирдә үсүче беришле үсемлек формаларын өйрәнү) алымнары тәкъдим ителә. А.Я.Гордягин ботаник-географик һәм үсемлекләрнең туфрак һәм әйләнә-тирә, үсемлекләр капламының туфрак һәм геологик төзелеше белән бәйләнешен билгеләү өчен фитоценологик тикшеренүләр үткәрә.

1940 елларда Т.Т.Работнов ботаника кафедрасында популяцион-ботаник тикшеренүләр (үсемлекләрнең популяцион экологиясе) үткәрә башлый, соңыннан кафедра бу юнәлеш буенча илдә әйдәп баручы үзәкләрнең берсенә әверелә.

Н.А.Ливанов тарафыннан хайваннар морфологиясен өйрәнүдә экологик-функциональ юнәлешкә нигез салына.

А.А.Першаков Казан эколог-тетраподологлар мәктәбен (җир өсте умырткалы хайваннары буенча белгечләр) нигезли.

1950–1980 елларда Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институтында В.А.Бойко җир өсте экосистемаларының структур-функциональ оешу мәсьәләләрен һәм аларның антропоген трансформациясен тикшерә, ландшафтларның антропоген трансформациясе тәэсирендә авыруларның табигый чыганаклы (талпан энцефалиты һәм бөер авыруы синдромлы геморрагик бизгәк) паразитар системалары оешуның үзгәрү закончалыкларын ачыклый.

Татарстанда XX йөзнең 2 нче яртысыннан республикада әйләнә-тирә мохитне саклау, экологик куркынычсызлык өлкәләрендә экологик халәтне яхшыртуга, төбәк биоценозларын саклауда ярдәм күрсәтү, табигатьтән файдалануны нормальләштерү һәм тере организмнарның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлтелгән тикшеренүләргә елдан-ел зур игътибар бирелә башлый.

Кадрлар әзерләү

1969 елда В.А.Попов җитәкчелегендә Казан университетының биология-туфрак факультетында СССРда беренче табигатьне саклау һәм биоценология кафедрасы оештырыла (1990 елда исеме гамәли экология кафедрасына үзгәртелә). Кафедрасы мөдирләре: В.А.Попов (1969–1980), В.И.Гаранин (1980–1986), Ю.С.Котов (1986–1994), В.З.Латыйпова (1994–2015). Кафедрасы хезмәткәрләре арасында геоботаник В.С.Порфирьев, герпетолог В.И.Гаранин бар; алар Идел-Кама табигый саклаулыгын оештыруда, Татарстанда аеруча сакланулы территорияләр системасын булдыруда катнашалар.

1989 елда экология факультеты оештырыла, аның составына табигатьне саклау һәм биогеоценология кафедрасы керә. 1990 елда экологик системаларны модельләштерү кафедрасы булдырыла (мөдире Ю.В.Голунков, 1994 елдан — Э.В.Скворцов), ландшафт экологиясе кафедрасы (мөдире Н.П.Торсуев, 1999–2008 елларда — О.П.Ермолаев, 2008 елдан — В.В.Сироткин), 2003 елда гомуми экология кафедрасы ачыла (мөдире Т.В.Рогова).

Авыр металлар һәм пестицидларның биологик объектларда туплануы сәбәпле экологик-токсикологик фәнни юнәлешләр формалаша. 1993 елда ТР ФАнең Табигать системалары экологиясе институты булдырыла (2009 елда Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институтына үзгәртелә), ул Казан университеты белән берлектә су объектларын (Куйбышев, Түбән Кама сусаклагычлары, Зөя елгасы, Кабан күлләре һ.б.) өйрәнү буенча киң масштаблы гидрохимик һәм гидробиологик тикшеренүләр үткәрә. Республика территориясендә эталон, сирәк, юкка чыга баручы туфракларны саклау һәм яңадан булдыруның экологик, фәнни-оештыру, хокукый нигезләрен эшләү максатыннан ТР туфракларының Кызыл китабын төзү буенча эшләр алып барыла.

Гамәли экология үсеше

1990 елларда әйләнә-тирә мохиткә бик аз күләмдә тәэсир ясаучы экологик технологияләрне булдыру һәм гамәлгә кертү белән шөгыльләнүче инженерлык яки сәнәгать экологиясе киң үсеш ала.

Казан технология университетында сәнәгать, авыл хуҗалыгы җитештерүе калдыкларын, биологик актив өстәмәләр һ.б.ны куллану юлы белән нефть химиясе, машина төзелеше, җиңел, азык-төлек сәнәгате предприятиеләрендә агынты суларны чистарту технологияләре; Казан техник университетында — атмосферага чыгарылучы зарарлы матдәләрне чистарту технологияләре; Казан энергетика университетында — техник су белән тәэмин итү системаларын тоз утырмаларыннан һәм биокапланулардан нанобиоцидлар ярдәмендә чистарту технологияләре һ.б. эшләнә.

ТР галимнәренең коллектив (күмәк) хезмәт нәтиҗәсе — «Татарстан Республикасының Кызыл китабы: Хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр» («Красная книга Республики Татарстан: Животные, растения, грибы», 1995, 2006, 2016). 1993 елдан ел саен «Татарстан Республикасында табигый ресурсларының торышы һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча дәүләт доклады» («Государственный доклад о состоянии природных ресурсов и об охране окружающей среды Республики Татарстан») басылып чыга.

Экология өлкәсендә фундаменталь һәм гамәли фәнни-тикшеренү хезмәтләрне кординацияләүне ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белән берлектә ТР ФА президиумы каршындагы экология проблемалары буенча Фәнни совет башкара.

Әдәбият                

Одум Ю. Основы экологии. М., 1975; 

Снакин В.В. Экология и охрана природы: Словарь-справ. М., 2000; 

Актуальные экологические проблемы Республики Татарстан: Материалы 4-й Респ. науч. конф. К., 2000; 

На защите природы: К 15-летию образования Мин-ва экологии и природных ресурсов Республики Татарстан. К., 2008.

Авторлар — И.Г.Кадошникова, Э.В.Гоголь