«Дуализм» атамасы немец философы Х.Вольф тарафыннан кертелә һәм ике башлангычны – материаль һәм рухи нигезләрне тануны белдерә. XIX йөз – XX йөз башы татар фикер ияләре дуализмны реаль чынбарлыкта да, танып белү процессында да теләсә нинди капма-каршы шартларның, якларның тигез хокуклыгын һәм кыйммәтен раслаучы методологик алым буларак кулланалар.