Эчтәлек

Сыйфатламалары тере системалар сыйфатламаларына якын булган яңа машиналар, приборлар, төзелеш конструкцияләрен һәм технологик процессларны булдыру өчен организмнарның төзелеш һәм тереклек итү үзенчәлекләрен өйрәнә.

Перспектив юнәлешләре: хисаплау техникасын камилләштерү, сизгеч һәм эзләп табу системаларын эшләү, яңа төзелеш конструкцияләре булдыру максаты белән, кеше һәм хайваннарның нерв системасын, аларның сизү органнарын, хайваннар файдалана торган ориентация һәм локация ысулларын, шулай ук тере организмнарның морфологик үзенчәлекләрен өйрәнү һ.б.

1960 елда Дайтонда (АКШ, Огайо штаты) «Тере прототиплар – яңа технологиягә ачкыч» девизы белән бионика буенча беренче симпозиум булып уза, ул рәсми рәвештә яңа фән барлыкка килүне таный. Шул вакыттан АКШта һәм Көнбатыш Европа илләрендә бионик тикшеренүләр киң җәелә.

Россиядә беренче бионик тикшеренүләр 1961 елда Казан, Горький, Ленинград, соңрак Мәскәү, Ростов һәм Томск университетларында башлана. Казан университетында физика факультетының радиоэлектроника кафедрасы каршында бионика төркеме оештырыла, 1963 елда ул биониканың фәнни-тикшеренү лабораториясе, 1965 елдан биониканың проблема лабораториясе итеп үзгәртелә. Ү.Ш.Әхмәров җитәкчелегендә физиологиядә «көч-озаклык» закончалыгы дип аталган нерв һәм мускулларның ярсыну чиген өйрәнү буенча тикшеренүләр үткәрелә. Әлеге закончалыкның универсаль булуы, аның тере организмнарга гына түгел, ә табигате биологик булмаган системаларга да хас икәне беренче тапкыр аңлатыла. Күп кенә техник һәм технологик модельләрдә адекват режим дип аталган (тере системаларның эшчәнлек режимы аналогиясенә таянып) аеруча уңайлы режим мөмкинлеге күрсәтелә. Моннан тыш, физиологик законның табигате биологик булмаган модельләрдә киң кулланылуы чиктәш режимда эшләүче катлаулы системаларны анализлауның принципиаль яңа – «чик характеристикалар ысулы»н эшләү мөмкинлеге ачыла.

1970–1980 елларда Ү.Ш. һәм Н.Ү.Әхмәровлар тарафыннан биониканың методологик мәсьәләләре аныклана, аның төп аңлату аппараты, гомуми фәннәр системасындагы урыны, классификациясе һ.б. билгеләнә. Бионика өлкәсендәге тикшеренүләр өч этапка бүленә: биологик – тере организмның теге яки бу үзенчәлеген, закончалыгын өйрәнү; теоретик-математик – биологик этаптагы мәгълүматларны гомумиләштерү, аларны формалаштыру, модельләр, функциональ схемалар төзү; техник гамәлдәге макетны инженерлык ягыннан эшкәртү, техник гамәлгә кертү. 1977 елның 17–20 маенда Казанда «Биониканың методологик мәсьәләләре»нә багышланган Бөтенсоюз симпозиумы уздырыла. Казан архитектура-төзелеш университетында архитектура бионикасы өлкәсендә тикшеренүләр алып барыла. Пәрәвез, моллюсклар, диңгез хайваннары кабырчыгы төзелеше принципларына, шулай ук үсемлекләр күзәнәкләрендәге эчке басым – тургор үзенчәлегенә нигезләнгән тент, пневматик төзелеш корылмалары һәм полимер материаллардан каты тышча булдыру проектлары төзелә (Ю.И.Блинов, В.С.Сладков, И.Х.Мифтахетдинов, Е.М.Удлер). Кайбер тәкъдимнәр республиканың архитектура-төзелеш практикасында чагылыш таба («Идел» яшьләр лагерендагы иҗтимагый үзәк, Әлмәт шәһәрендәге сәүдә павильоннары һ.б.). И.Х.Мифтахетдинов тарафыннан хайван һәм үсемлекләрнең тышкы формалашу һәм үсү закончалыкларына нигезләнгән катлаулы гиперболик тышча («үзлегеннән формалашу принцибы») әзерләүнең яңа ысулы эшләнә (РФ нең 5 патенты алына).

1988 елда Казанда җитештерүне бионикалаштыру мәсьәләләренә, сәнәгать өлкәсендә биониканы тирәнтен өйрәнүгә багышланган беренче бөтенсоюз конференциясе уздырыла.

Әдәбият

Ахмеров У.Ш. Фактор времени при одиночном раздражении. Казань, 1963.

Ахмеров У.Ш. Методологические вопросы бионики. Казань, 1977.

Исследования по бионике: В 4 выпуск. Казань, 1972–1984.

Лебедев Ю.С. Архитектурная бионика. М., 1977.

Бионические аспекты изучения пороговых характеристик возбудимых биосистем. Казань, 1978.

Материалы симпозиума по методологическим вопросам бионики. Казань, 1978.

Ахмеров У.Ш., Ахмеров Н.У. Введение в бионику. Учебное пособие. Казань, 1984.

Научно-техническая конференция «Вопросы бионизации производства», 13–14 ноября 1986 г.: Тезисы докладов. Казань, 1986.

Ахмеров Н.У. Закономерности одиночного порогового раздражения нервов и мышц. Казань, 1999.

Мифтахутдинов И.Х. Оболочки отрицательной кривизны в архитектуре и строительстве: Учебное пособие. Казань, 2000.

Bionics symposium in Dauton. 13-15 Sept. 1960. Dauton, 1960.

Автор – Ү.Ш.Әхмәров