«Биология» термины 1802 елда бер-берсеннән бәйсез рәвештә француз натуралисты Ж.-Б. Ламарк һәм немец табигать белгече Г.Р.Тревиранус тарафыннан тәкъдим ителә.

Фәнни яктан биология тереклекне һәр яктан – тереклек ияләренең һәм аларның табигый бергәлекләренең төзелешен, функциясен, таралуын, килеп чыгышын һәм үсешен, шулай ук аларның үзара һәм терек булмаган табигать белән бәйләнешләрен өйрәнә.

Тарихы

Классик биология фәннәре – зоология һәм ботаника борынгы заманнардан ук билгеле. Аларның үсеше, шулай ук анатомия буенча беренче уңышлар XV–XVII йөзгә туры килә.

Микроскоп булдырылгач (XVII йөз), цитология, микробиология, эмбриология һәм гистология фәннәре барлыкка килә, аларның үсеше өчен мөмкинлекләр ачыла.

XVIII йөздә биологиядә тере организмнарның табигый классификациясе системасы төзелә (К.Линней, 1735), кеше һәм хайван, үсемлекләр физиологиясе өлкәсендәге беренче хезмәтләр күренә башлый.

XIX йөз күп кенә ачышлар һәм фундаменталь нәтиҗәләр белән билгеле. Алар арасында иң мөһимнәреннән – күзәнәк теориясе (Т.Шванн, 1839) һәм эволюция тәгълиматы (Ч.Дарвин, 1859).

XX йөз уртасында даими камилләшә барган техника һәм тикшеренү ысуллары нәтиҗәсендә яңа биологик фәннәр – генетика, индивидуаль үсеш биологиясе, биохимия, биофизика һ.б. үсеш ала. XX йөзнең иң зур казанышлары: нәселдәнлекнең хромосома теориясен нигезләү, генетик информацияне саклаучы дезоксирибонуклеин кислотасының (ДНК) структурасын ачыклау, фотосинтез физика-химиясен белү, эволюциядә мутация процессларының ролен билгеләү.

Россиядә үсеше

Россиядә биологиягә кагылышлы беренче билгеле хезмәтләрдән Петербург Фәннәр академиясе академигы К.Ф.Вольфның эмбриология өлкәсендәге эшләре санала. Ул беренче тапкыр организмнарда яралгы үсешенең эзлекле рәвештә яңа форма барлыкка китерүен, ягъни, эпигенез икәнлеген күрсәтә.

XIX йөзнең беренче чирегендә эпигенез идеясе Россия академиклары Х.И.Пандер һәм К.М.Бэр хезмәтләрендә фәнни раслау таба.

XIX йөзнең 60 елларында А.О.Ковалевский һәм И.И.Мечников умырткасыз организмнар үсешенең элгәре стадияләре умырткалы хайваннар яралгысының формалашу үзенчәлекләре белән шактый дәрәҗәдә бертөрле булуын күрсәтә. Умырткасыз һәм умырткалы хайваннарның яралгы яфракчыклары гомологиясе идеясе хайваннар дөньясы эволюциясе турындагы тәгълиматның мөһим өлешенә әверелә.

Россия биологлары казанышлары арасында иң мөһимнәре:

  • югары нерв эшчәнлеге турындагы тәгълимат нигезләрен булдыру (И.М.Сеченев, 1863),
  • вирусларны (Д.И.Ивановский, 1892), икеләтә аталану процессын (С.Г.Навашин, 1898) ачу,
  • шартлы рефлекслар турындагы тәгълимат (И.П.Павлов, 1903),
  • аксымнар химиясен өйрәнү (А.Я.Данилевский һ.б.),
  • тереклекнең килеп чыгышы теориясен (А.И.Опарин, 1924), биогеохимия һәм биосфера турындагы тәгълиматны (В.И.Вернадский, 1926) булдыру,
  • биополимерларның матрицалы синтезы принципларын (Н.К.Кольцов, 1927), биогеоценология формалашуын (В.Н.Сукачёв, 1942), биоэнергетика нигезләрен (В.А.Энгельгардт, В.П.Скулачёв) тасвирлау,
  • аксым биосинтезының молекуляр механизмнарын һәм рибосомалар структурасын (А.С.Спирин һ.б.), шулай ук рибонуклеин кислотасының структурасын һәм функциясен (А.А.Баев) өйрәнү.

Татарстанда үсеше

Татарстанда биология фәненең үсеше Казан университеты белән бәйле.

1805 елдан К.Ф.Фукс, табигать тарихы һәм ботаника кафедрасы мөдире буларак, университетта беренче курс студентларына «Натуральная история» курсын укыта башлый.

Яңа устав кертелгәннән соң (1835–1836), университетта медицина факультеты, философия факультетында зоология һәм ботаника кафедрасы оештырыла. Россиядә һәм чит илләрдә Казан зоология фәнни мәктәбе киң таныла. Аның тарихын башлаучылардан Э.И.Эйхвальд, Э.А.Эверсман, М.Н.Богданов, М.Д.Рузский, Н.П.Вагнер, О.А.Ковалевский, В.В.Заленский, А.А.Остроумов һ.б. күрсәтергә мөмкин. Систематик фаунистика, экологик фаунистика, эмбриология буенча тикшеренүләр, ихтиология-гидробиология һәм эволюцион морфология кебек фәнни юнәлешләргә нигез салу алар исеме белән бәйле.

Ихтиология-гидробиология юнәлеше университетның умырткалылар зоологиясе кафедрасында туа һәм үстерелә. Куйбышев сусаклагычы төзелгәннән соң (1955–1957), кафедра галимнәре (Х.М.Корбангалиева, В.А.Кузнецов һ.б.) бу уникаль сусаклагычның гидробиологик режимы, балыклар өеренең формалашу үзенчәлекләрен ачыклый.

Эволюцион морфология юнәлешен умырткасызлар зоологиясе кафедрасы галимнәре М.М.Усов, Э.А.Мейер һәм Н.А.Ливанов нигезли. Н.А.Ливановның «Пути эволюции животного мира» (1945; 2 издание, 1955) исемле, зоологиядә киң танылыш тапкан хезмәтендә хайваннар дөньясының төп типларының барлыкка килү үзенчәлекләре беренче тапкыр буларак экологик яктан карала. Хәзерге вакытта бу юнәлешне кафедра галимнәре дәвам итә (А.И.Голубев һ.б.).

Казан геоботаника фәнни мәктәбе киң таныла. С.И.Коржинский һәм А.Я.Гордягин үсемлекләр эксперименталь экологиясенә һәм фитоценологиягә нигез сала, Урта Идел һәм Көньяк Уралның флорасын, үсемлекләр дөньясын өйрәнү максатында киң күләмле экспедицияләр оештыра. Университет ботаниклары СССРның палеоген-неоген һәм дүртенчел чор флорасын (В.И.Баранов, М.М.Ятайкин, В.Т.Шаландина), урман һәм дала үсемлекләре дөньясындагы үзара мөнәсәбәтләрне өйрәнүгә, геоботаниканың яңа юнәлеше – агрофитоцинологиянең үсешенә зур өлеш кертә.

XIX йөзнең икенче яртысы башында Казан университетының медицина факультетында Ф.В.Овсянников тарафыннан Россиядә беренчеләрдән буларак эксперименталь физиология лабораториясе оештырыла. Төзелүе белән бу лаборатория университетта эксперименталь медицина фәннәре үсешенә һ.б. – гистология (К.А.Артштейн), фармакология (И.М.Догель), психофизиология (В.М.Бехтерев), эксперименталь патология (В.В.Пашутин) лабораторияләре оештырылуда этәргеч этап була. Университет вегетатив һәм соматик функцияләрнең нерв системасы ярдәмендә һәм химик җайлану механизмнарын өйрәнүдә физиология фәнни мәктәбенең формалашу үзәгенә әверелә.

Казан физиология мәктәбенең XIX йөз ахырындагы иң зур казанышлары: күз бәбәгенең парадоксаль киңәю күренешен ачу һәм аныклау (И.Г.Навалихин, Н.О.Ковалевский, Н.А.Миславский, В.В.Чирковский); вегетатив ганглийларның рефлектор функциясен (Н.М.Соковкин, В.М.Рожанский) һәм кайбер эчке органнарның сиземләү иннервациясен (нервлар белән тәэмин ителүен) (А.Е.Смирнов, Д.В.Полумордвинов) ачу; сулыш алу үзәге тупланган урынны һәм аның функциональ структурасын билгеләү (Н.А.Миславский); эчке секреция бизләре эшчәнлегендә нерв системасының ролен ачу (Н.А.Миславский, М.Н.Чебоксаров һ.б.).

XX йөз башында Казан университетының физиология мәктәбе Европада иң яхшы электрофизиология лабораторияләренең берсе булып тора. Биредә электрокардиограмманың төп элементлары ачыклана, хәрәкәтләнү аппаратында (А.Ф.Самойлов) һәм вегетатив төеннәрдә (А.В.Кибяков) ярсыну үткәрүнең химик механизмнары аныклана, нерв-мускул тукымалары эшчәнлегендә кальций ионнарының роле билгеләнә (И.Г.Валидов).

XX йөзнең икенче яртысында өзлексез һәм синаптик структураларда медиаторларның роле дәлилләнә (И.Н.Волкова, Л.Н.Зефиров, Г.И.Полетаев һ.б.). Корсак куышлыгы әгъзалары авыруларыннан саклаучы рефлексларны (Л.Н.Зефиров, О.С.Кочнев, В.И.Алатырев), кеше һәм хайван организмнарында хәрәкәт белән идарә итү проблемаларын (В.И.Алатырев) өйрәнү буенча тикшеренүләр алып барыла.

Хәзерге вакытта нейрофизиология проблемалары киң өйрәнелә. Синаптик структураларда медиаторны азат итүнең нечкә механизмнары, медиаторның төрле мембрана рецепторлары белән бәйләнеше үзенчәлекләре, ярсынучан күзәнәкләрнең биологик актив матдәләр ярдәмендә җайлану механизмнары билгеләнә (Г.И.Полетаев, А.Л.Зефиров, Е.Е.Никольский, Р.Ә.Гыйниятуллин, Е.М.Волков).

Казан физиология мәктәбенең башка юнәлешләреннән зоофизиология (И.Г.Навалихин, К.Р.Викторов, В.Л.Лысов), кардиология (М.А.Кисилёв, Л.М.Рахлин, О.Д.Курмаев, Л.Г.Әмиров, Ф.Г.Ситдыйков), хезмәт физиологиясе (М.А.Юровская, К.Р.Викторов, И.А.Аршавский, М.А.Кисилёв) үсеш ала.

1920 еллар башыннан Казан университетында, шулай ук 1946 елдан СССР Фәннәр акдемиясенең Казан филиалы Биология институтында үсемлекләрдә су режимын өйрәнү буенча яңа юнәлеш ачыла; күзәнәкләрдә суның халәте һәм үсемлекләрдә су алмашы – су йөрешенең термодинамикасы һәм механизмнары турындагы тәгълимат булдырыла (А.М.Алексеев, И.Г.Сөләйманов, Н.А.Гусев, А.А.Җәләлов, А.В.Анисимов, Ф.Д.Самуилов, Л.П.Хохлова).

1960 елларда фотосинтез экологиясе, биохимиясе һәм энергетикасын өйрәнү юнәлеше барлыкка килә. Углеродның фотосинтездан соңгы үзгәреше һәм фотосинтез барышында энергия әверелеше үзенчәлекләре аныклана (И.А.Тарчевский).

1980 еллардан Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге Биохимия һәм биофизика институтында генетик аппаратның эшчәнлеген һәм үзгәрүчән яшәү шартлары тәэсиренә җайлашу сәләтен көйләп торучы үсемлек күзәнәкләрендәге сигнал системалары өйрәнелә (И.А.Тарчевский, А.Н.Гречкин, Ф.Г.Кәримова, Н.Н.Максютова, Л.Х.Гордон).

XIX йөз ахыры – XX йөз башында Казанда илдә беренчеләрдән буларак микробиология фәне үсеш ала. Аның башында күренекле галимнәр Ф.Брауэль, Н.В.Сорокин, И.Г.Савченко, Н.В.Высоцкий, А.М.Аристовский һ.б. тора. 1950–1970 елларда Казан университетында тикшеренүләрнең төп ике фәнни юнәлеше: бактериаль ферментларның структурасы, функциясе һәм эш механизмы (М.И.Беляева, И.Б.Лещинская, В.Г.Винтер һ.б.); әйләнә-тирә мохитне пычратучы табигый булмаган кушылмалардагы микроблар метоболизмы (Р.П.Наумова) билгеләнә.

1969 елда Казан университетында СССРда беренче булып табигатьне саклау кафедрасы (В.А.Попов), ә соңрак аның базасында экология факультеты ачыла. Бу юнәлештә кеше эшчәнлегенең җир өсте экосистемаларына караган үзгәрешләрен теоретик һәм гамәли аспектларда өйрәнүгә өлеш кертелә (В.А.Попов, В.А.Бойко һ.б.).

Биология әйдәп баручы табигать фәненә әверелә барган саен, Татарстанда теоретик һәм гамәли биология мәсьәләләрен тормышка ашыручы фәнни һәм белем бирү учреждениеләре арта бара (Татарстан Фәннәр академиясенең Табигать системалары экологиясе институты, Казан медицина академиясе, Казан медицина университеты, Бөтенроссия ветеринария институты, Казан авыл хуҗалыгы академиясе һ.б.).

Әдәбият

История биологии с древнейших времён до начала ХХ века. М., 1972.

История биологии с начала ХХ века до наших дней. М., 1975.

Биологический энциклопедический словарь. М., 1986.

Автор – А.И.Голубев