Биологик ресурсларны саклау һәм алардан рациональ файдалануның теоретик нигезен тәшкил итә.

Аерым тармаклары:

  • билгеле бер территория яисә акваториядәге үсемлек һәм хайван төрләрен билгеләүче язма биогеография (флористик һәм фаунистик биогеография);
  • таксоннарның Җир өсте буйлап таралу сәбәпләрен өйрәнүче каузаль биогеография;
  • территория яки акваториянең районлашуын өйрәнүче чагыштырма биогеография;
  • организмнарның таралуына этәргән тарихи шартларны өйрәнүче тарихи биогеография;
  • организмнарның экологик үзенчәлекләре һәм аларның таралышы арасындагы бәйлелекне билгеләүче экологик биогеография.

Тарихы

Биогеографиянең төп бүлекләре (зоогеография һәм ботаник география) XVIII йөзнең ахыры – XIX йөзнең беренче яртысында флора һәм фаунаны өйрәнү максатында оештырылган күпсанлы экспедиция тикшеренүләренә нигезләнеп формалаша башлый (А.Гумбольдт, А.Уоллес, Ф.Склетер һ.б.).

Россиядә И.Г.Борщовның «Материалы по ботанической географии Арало-Каспийского края» (1865) исемле китабы биогеографиягә кагылышлы беренче хезмәтләрдән санала. Соңрак Е.В.Вульфның «Введение в историческую географию растений» (1933), И.П.Ильинскийның «Растительность земного шара» (1937), В.В.Алёхинның «География растений» (1938) хезмәтләре барлыкка килә.

Беренче биогеографи дәреслекләре авторлары: А.Н.Бекетов – «География растений» (1896) һәм А.М.Никольский «Земля и мир животных (география животных)» (1905).

Казан галимнәре өлеше

Биогеографинең үсешенә Казан галимнәре дә өлеш кертә. С.И.Коржинский Россиянең һәм Урта Азиянең үсемлекләр дөньясы, Уралдагы реликт (сакланып калган) үсемлек төркемнәре турындагы гомуми җыентыкларны булдыра. Ул, беренчеләрдән булып, Рус тигезлегендәге туфрак-үсемлек зоналарының динамик үзгәрешләрен күрсәтә.

П.Н.Крылов Үзәк Россиянең Түбән Новгород, Вятка, Казан һ.б. губерналары буйлап экспедицияләр оештыра, Себернең ботаника-география районнарын билгели.

А.Я.Гордягин Көнбатыш Себердә, Пермь, Казан, Уфа, Оренбург, Акмулла губерналарында ботаник-географик тикшеренүләр үткәрә, урман һәм дала үсемлекләре дөньясының үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнә.

В.И.Баранов Казан губернасы болыннарын, Көнбатыш Себер урман-даласын, Кузнецк Алатавы итәген тикшерә, Көнбатыш Себер һәм Уралның геоботаник карталарын төзү белән шөгыльләнә.

Э.А.Эверсман Көньяк Урал, Идел аръягы далалары, Казахстан һәм Урта Азия ярымчүл һәм чүлләре буйлап сәяхәт итә һәм территорияне өйрәнүдә беренче тапкыр ландшафт ысулы куллана.

М.Д.Рузский Казан губернасының балыклар, сөйрәлүчеләр һәм җир-су хайваннары, кошлар, бөҗәкләр (аеруча кырмыскалар) фаунасын, Урал, Көнбатыш Себер, Казахстан, Тибет, Монголия, Төрекмәнстан, Кавказ фаунасын тикшерә.

М.Н.Богдановның «Птицы и звери черноземной полосы Поволжья, долины Средней и Нижней Волги» (1871) монографиясендә зур төбәк фаунасын тарихи-географик анализлауга беренче омтылыш ясала. Соңрак Петербург университетында ул Россиянең Мурмансктан Кавказга кадәр булган фаунасын тикшерә һәм эволюцион зоогеография юнәлешенә нигез салучыларның берсе була.

В.А.Попов Идел-Кама ягының умырткалылар фаунасын өйрәнә һәм бу территориянең зоогеографик районнарын билгели (1960). 1970 елда ул А.К.Рөстәмов белән бергә биогеографинең хайван төрләре таралышындагы кеше эшчәнлегенә бәйле үзгәрешләрне һәм бу процессның закончалыкларын өйрәнүче яңа антропоген зоогеография юнәлешен билгели.

Әдәбият

Эверсман Э.А. Естественная история Оренбургского края. Оренбург – Казань, 1840 – 66. Ч. 1–3.

Коржинский С.И. Ботанико-географический очерк Казанской губернии // Труды Общества естествоиспытателей Казанского университета. 1888.Т.18, выпуск 5.

Рузский М. Муравьи России // Труды Общества естествоиспытателей Казанского университета. 1905. Ч. 1. Т. 38, выпуск 4–6; 1907. Ч. 2. Т. 40, выпуск 4.

Попов В.А. Млекопитающие Волжско-Камского края. Казань, 1960.

Нейл У. География жизни. М., 1973.

Леме Ж. Основы биогеографии. М., 1976.

Второв В.П., Дроздов Н.Н. Биогеография материков. М., 1979.

Воронов А.Г., Дроздов Н.Н., Мяло Е.Г. Биогеография мира. М., 1985.

Воронов А.Г. Биогеография с основами экологии. М., 1987.

Автор – В.И.Гаранин