- РУС
- ТАТ
Җир өслегенең биотик һәм абиотик компонентлары составы чагыштырмача бертөрле, компонентлары һәм таралышы чикле булган өлеше
Билгеле бер матдә (биомасса) әйләнешенә, энергия агымына, информация тапшырылу күренешләренә бәйле.
«Биогеоценоз» төшенчәсе, Җир өслегенең билгеле бер участогындагы бертөрле табигый элементлар берлеге буларак, 1940 елда совет геоботанигы В.Н.Сукачёв тарафыннан өйрәнелә.
Биотик өлеше (биоценоз) автотроф (фотосинтез һәм минераль элементлар үзләштерү юлы белән органик матдә хасил итүче продуцентлар – башлыча яшел үсемлекләр), гетеротроф (әзер органик матдәләрдән файдаланучы хайваннар – консументлар) һәм деструкцион (үлек органиканы минераль кушылмаларга кадәр таркатучы редуцентлар – башлыча, микроорганизмнар) компонентлардан тора.
Абиотик өлеше (яшәү тирәлеге – биотоп) – туфрак капламы, җир өсте һәм грунт сулары, кояш энергиясе һәм шулай ук атмосфераның җиргә якын катламы (климат үзенчәлекләре белән) берлегеннән гыйбарәт.
Һәр биогеоценоз – үзен төзүче компонентларының озак вакытлы адаптациясе белән бәйле үсеш тарихы булган динамик, үзкөйләнүчән табигый комплекс булып тора.
Биогеценоз үзенең структур-функциональ төзелеше буенча «экосистема» төшенчәсенә якын, ләкин бу төшенчә, бигрәк тә чит илләрдә, киңрәк мәгънәдә кулланыла – төрле зурлыктагы: аквариумнан алып сулыкка һәм урманда черегән агачтан алып биосферага кадәр пространствоны биләүче системаларны аңлата. Ягъни, экосистемалар пространствода ирекле, ә биогеоценоз – конкрет территориядә чикләнгән.
Биосфераның элементар структура берәмлеге булган биогеоценозларның күплеге планетаның биогеоценотик капламын хасил итә. Табигый-территориаль комплексларны системалы дәрәҗәдә өйрәнү регионның һәм гомумән биосфераның экологик куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итүдә зарури шарт булып тора.
Сукачёв В.Н. Основы теории биогеоценологии // Юбилейный сборник Академии Наук СССР. М., 1947.
Этапы и темпы становления прибрежных биогеоценозов. М., 1978.
Алейникова М.М., Порфирьев В.С., Утробина Н.Н. Парцеллярная структура елово-широколиственных лесов востока Европейской части СССР (Волжско-Камский заповедник). М., 1979.
Летопись природы ВКГПЗ, 1960–1999; Структура островных экосистем Куйбышевского водохранилища. М., 1980.
Автор – В.А.Бойко
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.