Латинча atavus – ерак баба.

Атавизм физиологик һәм филогенетик була. Физиологик атавизм – яшь буында тарихи билгеле ата-бабаларга кире кайту. Филогенетик атавизм – яшь буында ерак бабаларның аерым сыйфатлары чагылу. Мәсәлән, сарык һәм мөгезле эре терлекнең чиста канлы мөгезсез токымы мөгезле яшь буын тудыра, ә атларның тояк янына ике яктан өстәмә кече тояклары үсә.

Кешедәге атавизм койрыксыман үсенте, муенда балык һәм амфибиягә хас тишек булу; полимастия күренеше – күкрәктә сөт бизләре арту, кул чугы бармаклары саны арту (6–7) – полидактилия белән характерлы. Кешедә психологик атавизм да (холыкта нормадан читкә китү) була.

Нечкә йонлы сарыкларда Татарстанда 100 ел элек үрчетелгән роман токымы сарыкларына хас билгеләр – калын йон, кыска койрык, соры җепселләр, югары үрчем сыйфатлары күренә (физиологик атавизм).