Кояш системасындагы җисемнәрне, йолдызларны, йолдызара матдәне, безнең Галактиканы, башка галактикаларны, аларның фәзадагы таралышын, физик табигатен, үзара тәэсир итешүен, килеп чыгышын һәм үсешен фәнни тикшерә.

Тикшеренү темасына һәм ысулларына карап, берничә фәнгә бүленә:

  • астрометрия астрономик үлчәүләр өчен төп инерциаль координатлар системасын төзү, күк җисемнәренең торышын һәм хәрәкәтен билгеләү, Җирнең әйләнү закончалыкларын һәм вакытны исәпләү белән шөгыльләнә;
  • күк механикасы күк йөзендәге, шул исәптән ясалма җисемнәрнең хәрәкәтен һәм күк җисемнәренең тигезләнеш халәтен өйрәнә;
  • йолдызлар астрономиясе безнең Галактиканы тәшкил иткән йолдызлар системасын, Галактикадан тыш астрономия – башка галактикаларны һәм галактика системаларын күзәтә;
  • астрофизика күк йөзендә булган җисемнәрдәге физик күренешләрне, шулай ук аларда бара торган химик процессларны тикшерә;
  • радиоастрономия космостагы радиодулкын чыганакларының үзлекләрен һәм киңлектә таралуын өйрәнә;
  • космогония аерым күк җисемнәре системасының, аерым алганда, Кояш системасының килеп чыгышы мәсьәләләре белән шөгыльләнә;
  • космология Галәмнең килеп чыгышын һәм үсешен өйрәнә.

Барлыкка килүе һәм үсеше

Астрономия борынгы заманнарда ук кешеләрнең әйләнә-тирә мохитне күзәтү һәм вакытны үлчәү ихтыяҗыннан барлыкка килгән. 5 мең еллар чамасы элек үк Борынгы Мисырда кешеләр, Кояш һәм йолдызларның күк йөзендәге хәрәкәтен күзәтеп, дөнья якларын төгәл табарга өйрәнгәннәр; елның дәвамлыгын билгеләгәннәр һәм вакытны исәпләү өчен календарь системасы керткәннәр.

Безнең эрага кадәр IV йөздә Кытай астрономнары 800 дән артык йолдызны эченә алган беренче каталогны төзиләр.

Күренә торган планеталарның һәм Кояшның хәрәкәтен анализлау поляк астрономы Н.Коперникка дөньяның гелиоцентрик системасын төзергә мөмкинлек бирә (1543). Бу ачыш астрономиягә генә түгел, бәлки барлык табигать фәннәре өчен дә зур әһәмияткә ия.

Астрономик күзәтүләр өчен телескоплар куллану астрономияне үстерүдә икенче мөһим этап булып тора; Италия астрономы Г.Галилей 1609 елда беренче мәртәбә телескоптан файдалана, соңрак Кояшта таплар һәм Юпитерның иярченнәре булуын ача. Шуннан соң Уран (1781), Нептун (1846) планеталары, Плутон (1930) ачыла, Кояш системасының төзелеше, безнең Галактиканың структурасы өйрәнелә, башка күп кенә галактикалар барлыгы һәм Галәмнең аерым структурасы булуы ачыклана.

XIX йөздә астрономик күзәтүләр өчен спектраль анализ ысулы кертелү йолдызларның табигатен аңларга ярдәм итә. Планеталар, йолдызлар һ.б. күк җисемнәренең физик сыйфатламалары өйрәнелә.

1924 елда совет астрофизигы А.А.Фридман Галәм эволюциясенең беренче моделен төзи, ул 1929 елда, Америка галиме Э.П.Хаббл, галактикаларның нурланыш тизлекләрен үлчәп, «кызыл күчеш»не – галактикалар «таралышы» эффектын ачканнан соң раслана.

Россиядә астрономия фән буларак XVIII йөз башыннан үсеш ала. 1701 елда Санкт-Петербург Навигация мәктәбе ачыла, аның каршында Россиядә беренче астрономия обсерваториясе эшли. Ул, нигездә, уку-укыту белән шөгыльләнә. 1725 елда Петербург Фәннәр академиясе каршында обсерваториягә нигез салына.

Россиядә беренче астрономик ачыш М.В.Ломоносов тарафыннан ясала: 1761 елда ул Венераның атмосферасы барлыгын ача.

Казан төбәгендә үсеше

Безнең төбәктә беренче мәртәбә Идел буе Болгарында, Шәрык илләре галимнәре ирешкән казанышларга һәм үзләренең күк җисемнәрен күзәтүләренә нигезләнеп, астрономиягә караган белемнәрне системага салу омтылышы була. Анда гномон (Кояш сәгатенең бер төре) һәм астролябия (почмак үлчәү приборы) кулланылуы, җирле календарьлар төзелүе мәгълүм.

Астрономия фәненең үсеше 1804 елда Казан университеты ачылу һәм 1810 елдада Россиядә беренчеләрдән булган астрономия кафедрасы оештырылу белән бәйле. 1811 елда «Казанские ведомости» газетасында студентлар И.М.Симонов белән Н.И.Лобачевскийның кометаларны күзәтүләре хәбәр ителә. Ул Казанда астрономик күзәтү нәтиҗәләре турындагы беренче язмалардан була.

1814 елда И.А.Литтров Казан университеты каршында Россиядә беренче университет обсерваториясен – Казан шәһәр астрономия обсерваториясен җиһазлый. 1833–1837 елларда И.М.Симонов һәм Н.И.Лобачевский тырышлыгы белән шәһәр обсерваториясенең яңа бинасы (архитектор М.П.Коринфский) төзелә. Обсерваториядә йолдыз, планета һәм кометаларның торышын үлчәү эшләре уздырыла.

1869–1882 елларда халыкара проект кысаларында Бонн күзәтмәләре өчен йолдызларның координатларын билгеләү эшләре башкарыла.

Географик киңлекнең үзгәрүчәнлеген күзәтүне Россиядә беренче мәртәбә 1892 елда А.М.Ковальский башлап җибәрә. М.А.Грачёв бу күзәтүләрне дәвам итә һәм беренче мәртәбә Җир инерциясе күчәренең фәзадагы торышы үзгәрүен тикшерә.

Айның әйләнүен күзәтү гелиометр ярдәмендә 1894 елда башлана һәм ул инде 100 елдан артык дәвам итә. Дөньяда Айны гелиометрик күзәтүләрнең иң күбесе – 1723 күзәтүнең 1176 сы Казанда уздырыла.

М.А.Ковальскийның теоретик хезмәтләре дөньякүләм таныла: 1859 елда ул Кояш системасының хәрәкәтен билгеләү ысулын эшли; күзәтелгән йолдызларның бердәм система хасил итүен исбатлый һәм аның әйләнүен фаразлый, йолдызларның күренмә хәрәкәтен анализлап, бу әйләнү үзәген табу мәсьәләсен чишә. Казан галименең йолдызлар системасын тәшкил итүче Галактиканың әйләнүе турындагы фаразы 1926 елгы күзәтү нәтиҗәләре белән раслана.

Д.И.Дубяго безнең төбәктә генә түгел, Россиянең бүтән төбәкләрендә дә астрономия үсешенә өлеш керткән танылган астрономнар плеядасын тәрбияләве белән мәгълүм: А.В.Краснов – Варшава университеты обсерваториясенә нигез салучы; А.А.Михайловский – Белоруссия университеты, А.Н.Нефедьев – Пермь, А.А.Яковкин – Урал университетлары профессорлары.

1901 елда Казан төбәгендә астрономия обсерваториясе ачыла (кара: Астрономия обсерваториясе). Анда урнаштырылган җиһазлар (меридиан түгәрәге, рефрактор, гелиометр) тикшеренүләрнең сыйфатын билгели. Күп еллар күзәтүләр алып барган А.А.Яковкин 1934 елда Айның күренмә түгәрәге асимметриясен ача (Яковкин эффекты).

XIX йөз ахырыннан Казанда астрофизика юнәлеше үсә башлый. Алмаш йолдызларны беренче күзәтүләр 1893 елда П.Богоявленский тарафыннан башкарыла, системалы күзәтүләр 1920 елларда башлана. 1937 елда Д.Я.Мартынов өч җисемнең чикләнгән мәсьәләсен чишүне куш системаларга карата куллану мөмкинлеген беренче мәртәбә күрсәтә. Тыгыз урнашкан куш системаларда компонентлар тигезләнеше сурәтләрен В.А.Крат тикшерә (1937).

Совет заманында Казан астрономия фәнни мәктәбенең эшчәнлек юнәлешләре:

  • периодик кометалар хәрәкәтен теоретик тикшерү һәм аларны күзәтү (А.Д.Дубяго, Ю.В.Евдокимов);
  • Урал, Урта Идел һ.б. төбәкләрне гравиметрик тикшерү (В.А.Баранов, И.А.Дюков);
  • Айны өйрәнү (И.В.Белькович, Ш.Т.Хәбибуллин, А.А.Нефедьев, Н.Г.Ризванов);
  • Галактиканың структурасын өйрәнү (Ш.Т.Хәбибуллин);
  • астрономик рефракцияне өйрәнү (А.И.Нефедьева).

А.Д.Дубяго ике кометаны ача (1921, 1923), соңрак аларга аның исеме бирелә, аның тарафыннан нәгравитацион көчләрнең тәэсир итүен билгели торган яңа ысул тәкъдим ителә.

Ш.Т.Хәбибуллин Айны күзәтү өчен 8 м лы горизонталь телескопны файдалануга кертә (1954), Айның физик либрациясе параметрын билгеләү ысулын эшли (1957). К.В.Костылев тәкъдиме белән метеорларны өйрәнүнең яңа юнәлеше – радиолокация барлыкка килә.

1957 елда СССРда Җирнең беренче ясалма иярчене җибәрелгәннән соң, Кояш системасындагы җисемнәр космик аппаратлар ярдәмендә өйрәнелә башлый. Иярченнәрдә телескоплар урнаштыру астрономик күзәтүләрдә җир атмосферасының тәэсирен бетерергә һәм барлык дулкыннарда да тикшеренүләр алып барырга мөмкинлек бирә. Күк җисемнәренең нурланышы озын дулкыннарның киң диапазонында – радиодиапазоннан алып рентген һәм гамма-диапазонга кадәр – теркәп барыла.

1970 еллар башыннан йолдызларның физик параметрларын өйрәнү аларның спектрларын санча модельләштерү юлы белән башкарыла. Н.А.Сәхибуллин 1972 елда СССРда беренче мәртәбә җирле термодинамик тигезләнеш гипотезасын кулланмый гына йолдызлар спектрын анализлауның яңа алымын гамәлгә кертә. Казан университеты астрономия кафедрасы шул проблемаларны өйрәнүнең Бөтенсоюз үзәгенә әверелә. Йолдызлар атмосферасы физикасын фәнни өйрәнүнең Н.А.Сәхибуллин җитәкләгән юнәлеше Россиядә һәм чит илләрдә таныла.

1975 елдан астрономик күзәтүләр Төньяк Кавказ астрономия станциясендә уздырыла. 1998 елда Төркиядә Казан университетының 1,5 м лы яңа телескобы Бакырлы Тепе тавында төзелеп бетә (кара: Оптик телескоп). Телескоптан күзәтүләр Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты (Мәскәү) һәм Төркиянең милли обсерваториясе галимнәре белән берлектә алып барылачак.

Казан астрономнары TD-1A, BUSS иярченнәрендә, Ла-Пальма (Канар утраулары) обсерваториясенең 2,5 м лы телескобында халыкара проектлар буенча күзәтү эшләрендә катнашалар. Фәнни тикшеренүләр Россия Фәннәр академиясенең Махсус астрофизик обсерваториясе (Түбән Архаз поселогы, Карачай-Чиркәс Республикасы), Россия Фәннәр академиясенең Астрономия институты (Мәскәү), Кырым астрофизика обсерваториясе (Научный поселогы, Кырым өлкәсе), Мюнхен университетының (Германия) Астрономия һәм астрофизика институты, Макс Планк астрофизика институты (Гархинг шәһәре, Германия) һ.б. астрономнар белән берлектә уздырыла.

1930 елларда Казан астрономия-геодезия җәмгыяте оеша.

1893–1996 елларда «Труды Казанской городской астрономической обсерватории» («Казан шәһәренең астрономик обсерваториясе хезмәтләре»), 1910–1996 елларда – «Известия Астрономической обсерватории Энгельгардта» («Энгельгардт астрономия обсерваториясе хәбәрләре»), 1934–1965 елларда – «Бюллетень Астрономической обсерватории имени В.П.Энгельгардта» («В.П.Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе бюллетене»), 1943–1954 елларда «Астрономик циркуляр» («Астрономический циркуляр») исемендә Бөтенсоюз журналы (Казан) нәшер ителә.

4 кече планетага һәм 9 ай кратерына Казан астрономнарының исеме бирелә.

Әдәбият

Баранов В.А. Энгельгардтовская обсерватория, её возникновение и развитие (1901–1935 гг.) // Известия Астрономической Энгельгардтовской обсерватории Казанского университета. 1937. Т. 1, вып. 1.

Воронцов-Вельяминов Б.А. Очерки истории астрономии в России. М., 1956.

Колчинский И.Г., Корсунь А.А., Родригес М.Г. Астрономы: Биографический справ. Киев, 1986.

Автор – Л.И.Машонкина