Төп тармаклары: архитектура, шәһәр төзелеше теориясе һәм тарихы, архитектура истәлекләрен реставрацияләү һәм реконструкцияләү, ландшафтлар архитектурасы, архитектура иҗаты методологиясе, архитектура тәнкыйте.

Барлыкка килүе һәм үсеше

Архитектура гыйлеменең фән буларак барлыкка килүен галимнәр Борынгы Рим архитекторы һәм инженеры Витрувийның «Архитектура турында ун китап» дигән трактаты (безнең эрага кадәр I йөз) белән бәйлиләр, анда шәһәр төзелеше, инженер-техник һәм бизәлеш мәсьәләләре бәян ителә.

Архитектура гыйлеме үсешендә Л.Альбертиның «Биналар төзү турында» (1485), А.Палладионың «Архитектура турында дүрт китап» (1570), Д.Виньоланың «Архитектурада биш ордер кагыйдәсе» (1562) дигән трактатлары мөһим роль уйный.

XVIII–XIX йөзләрдә архитектура фәне үсеше нигездә архитектура (ордер) формалары теориясен эшләү, дөнья архитектурасы истәлекләрен ачу һәм өйрәнү юнәлешендә бара. Моңа күренекле француз һәм немец галимнәренең (И.Винкельман, Г.Шлиман, Ф.Майер, К.Шинкель, Виолле ле Дюк, О.Шуази һ.б.) археология һәм реставрация өлкәсендәге эшчәнлекләре сәбәп була. Нәтиҗәдә дөнья халыкларына Троя, Микен, Помпеи, Петра, Персепольдәге мәдәни истәлекләр белән танышу мөмкинлеге ачыла. Бу истәлекләрнең тарихын һәм архитектурасын тирәнтен өйрәнүгә, төрле төбәкләр һәм дәверләрнең архитектурасы арасындагы үзара йогынтыларны һәм багланышларны тикшерүгә этәргеч бирә. Бөтендөнья архитектурасы тарихын өйрәнүгә нигез салына.

XX йөздә тикшеренүләрне Л.Беневоло, З.Гидион, Г.Зитте, М.Майер, Н.Певзнер, М.Рагон һ.б. дәвам иттерә. Тикшеренүчеләр, архитектура һәм шәһәр төзелеше композицияләре мәсьәләләреннән тыш, ландшафтка бәйле, техноген, экологик һ.б. аспектларның теоретик проблемаларына да игътибар итәләр.

Россиядә үсеше

Россиядә халык архитектурасы истәлекләре белән кызыксыну һәм алар турындагы беренче басмалар XVIII йөз башында барлыкка килә. Архитектура истәлекләренең үлчәмен алу, аларны системалы өйрәнү башлана. Петербург Фәннәр академиясе Россия империясенең төрле тарафларына академик экспедицияләр оештыра. Бу экспедицияләрнең хисапнамәләре, танылган тикшеренүчеләр А.Глаголев, А.А.Мартынов, И.М.Снегирёв хезмәтләре басылып чыга. Борынгы рус архитектурасының типлары билгеләнә.

XIX йөз уртасында рус архитектурасы тарихын язу ихтыяҗы туа, 1870–1890 елларда ул Россия фәненең мөстәкыйль тармагына әверелә. Архитекторлар Л.В.Даль, А.М.Павлинов, В.В.Суслов, Н.В.Солтанов архитектура истәлекләрен өйрәнгәндә архитектур форманы бинаның кулланылышы, материаллары һәм конструкциясе, фәзадагы күләме, композицион төзелеше белән бәйләп тикшерүче яңа алымнар куллана башлыйлар.

Архитектура истәлекләрен график яктан үзгәртеп кору беренче тапкыр фәнни әйләнешкә керә, бу исә биналарны әүвәлге хәленә кайтару мөмкинлеген ача. 1894 елда А.М.Павлиновның «Рус архитектурасы тарихы» китабы дөнья күрә.

XX йөз башында архитектура гыйлеме үсешенә М.В.Красовский, А.Н.Бенуа, И.Э.Грабарь, Г.К.Лукомский, Н.П.Кондаков, А.И.Успенский һ.б. зур өлеш кертә. XX йөз башында И.Э.Грабарь мөхәррирлегендә (Г.Г.Павлуцкий, А.В.Щусев, В.А.Покровский катнашындагы авторлар төркеме) «Рус сәнгате тарихы» басылып чыга, анда X–XIX йөзләрдәге рус архитектурасы беренче мәртәбә рус сәнгатенең аерылгысыз өлеше буларак карала.

Октябрь инкыйлабыннан соң архитектура гыйлеме, нигездә, төбәкне өйрәнү фәне кысалары белән чикләнә. 1930 еллар башыннан, совет архитектурасындагы яңа күтәрелеш нәтиҗәсендә, дөнья һәм Россия архитектурасы тәҗрибәсен өйрәнү башлана. 1950 елларда күпьеллык тикшеренүләр «Рус сәнгате тарихы», «Рус архитектурасы тарихы» дигән фундаменталь хезмәтләрдә гомумиләштерелә, аларны эшләүдә А.И.Некрасов, Н.И.Брунов, А.В.Бунин, В.И.Пилявский һ.б. катнаша. Шул ук елларда рус шәһәр төзелеше тарихы формалаша башлый.

1980 еллар алдыннан архитектура гыйлеменең яңа юнәлеше – «шәһәр төзелеше археологиясе» барлыкка килә: археологик тикшеренүләргә нигезләнеп, борынгы шәһәрләрнең планы, корылмалары, гомуми күренеше торгызыла (П.А.Раппопорт). Рус архитектурасы тәгълиматын өйрәнү башлангыч ала (Е.И.Кириченко, Н.А.Евсина, А.Л.Пунин һ.б.), сәнәгать архитектурасы, архитектура-төзелеш, техник һәм технологик системалар тарихы өйрәнелә (А.Л.Пунин, М.С.Штиглиц һ.б.). 12 томлы «Архитектураның гомуми тарихы»нда (1970–1980 еллар) Россия архитектурасы беренче тапкыр дөнья архитектурасы контекстында карала.

ХХ йөз ахырында архитектура үсешенең гомуми закончалыклары Россия халыкларының милли һәм тарихи үзенчәлекләренә нигезләнеп тикшерелә. Архитектура методологиясенең нигезе формалаша, матди һәм рухи дөньяның бербөтенлегенә таянган караш барлыкка килә, архитектур тикшеренүләрдә культурология мәсьәләләре өстенлек ала.

Татарстанда үсеше

Урта Идел буендагы Биләр һәм Болгар корылмаларын беренче тапкыр искә алу, күзәтүләр һәм тасвирлаулар гарәп сәяхәтчеләре Ибне Фазлан, Ибне Рустә, әл-Гарнати язмаларында очрый.

Камалыштагы Казанның Иван Грозный гаскәре тарафыннан алыну вакыйгасын патша яраннарының берсе кенәз А.Курбский тасвирлый. 1560 елларда инглиз Дженкинсон Казанда була һәм татарларның тормышы, көнкүреше хакында мәгълүматлар туплый. Европа сәяхәтчеләре А.Олеарий һәм Н.Витзен XVII йөздәге Казан рәсемнәрен ясыйлар, тасвирламалар төзиләр.

Урта Идел халыклары, шул исәптән татарларның архитектурасы турында чагыштырмача төгәл мәгълүматлар И.И.Лепёхин, И.И.Георги, П.С.Паллас һ.б. язмаларында урын ала.

1827 елда архитектор А.К.Шмидт Борынгы Болгар истәлекләренең үлчәмнәрен ала, рәсемнәрен ясый, тасвирламаларын яза. 1834 елда В.С.Турин Казанның перспектив күренешләрен бастырып чыгара. 1839 елда Э.П.Турнерелли Казан күренешләренең график рәсемнәрен ясый.

XIX йөзнең икенче яртысында Казан губернасында яшәүче халыкларның мәдәниятен өйрәнүгә фәнни оешмалар алына, аларның берсе – Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте. Төбәк архитектурасы турындагы мәгълүматлар, аерым истәлекләр, шәһәрләр, торак пунктларның тасвирламалары В.М.Черемшанский, А.Ф.Риттих, В.А.Сбоев, В.А.Шпилевский, Е.А.Малов, Н.П.Загоскин һ.б. хезмәтләрендә урын ала.

П.М.Дульский аерым ансамбльләр белән беррәттән, шәһәр үсешенең гомуми тарихын тикшереп, Казан архитектурасын өйрәнүгә зур өлеш кертә. Ул Казан архитектурасындагы классицизм стилен беренче булып тасвирлый. Аның Казан татарлары сәнгатенә кагылышлы хезмәтләре дә әһәмиятен югалтмый.

1930 елларда В.В.Егеревның классицизмның күренекле архитекторлары П.Г.Пятницкий һәм М.П.Коринфский иҗатларын өйрәнүгә һәм бәяләүгә багышланган хезмәтләре дөнья күрә.

Республикада архитектура гыйлеме үсешендә тарихчы Н.Ф.Калинин, этнограф Н.И.Воробьев хезмәтләренең әһәмияте зур.

1930–1950 елларда Казан Кремлендә, Биләр, Болгар шәһәрлекләрендә киң колачлы археологик тикшеренүләр үткәрелә, бу архитектура гыйлемедә шәһәр төзелеше археологиясе һәм архитектурасы фәне үсешенә этәргеч бирә. Әлеге эшнең башында А.П.Смирнов, Ф.Х.Вәлиев, А.Х.Халиков, С.С.Айдаров һ.б. тора. С.С.Айдаров, Ф.Х.Вәлиев, Н.Х.Халитовларның Идел буе Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы архитектурасына караган фундаменталь тикшеренүләре архитектура истәлекләрен фәнни-график яктан реконструкцияләү, аларны күзаллау мөмкинлеге тудыра.

1970 еллар ахырыннан Татарстандагы тарихи-архитектур тикшеренүләрдә системалы график-аналитик алым, чагыштырма анализ кебек заманча фәнни алымнар кулланыла башлый.

1980–1990 елларда XVIII йөз ахыры – XX йөз башы Казан архитектурасында татар милли традицияләре, Идел-Чулман буенда ислам мәдәнияте, Казан ханлыгы архитектурасы (Н.Х.Халитов), классицизм дәверендә Казанда шәһәр төзелеше (С.В.Кузнецов), XVIII йөз – XX йөз башында татар торак пунктларының урнашуы һәм төзелеше, Татарстан Республикасында сакланган архитектура истәлекләренең стиле, архитектура-урнашу үзенчәлекләре, XVIII – XX йөз башы шәһәрләренең архитектура-тирәлек төзелеше, Татарстанда бүгенге дини архитектура традицияләре (Х.Г.Надыйрова), хәзерге вакытта Казанда планлаштыру һәм төзелеш (Т.Р.Закирова), Татарстан авыллары архитектурасында халык традицияләрен куллану мәсьәләләре (Р.Р.Аитов, М.Ш.Фазлыев) өйрәнелә. Тикшеренүләрнең бер өлеше Татарстан архитектурасы үсешенең теоретик һәм методологик мәсьәләләренә карый. Культурологик яктан тикшерү нәтиҗәсендә Урта Идел буе архитектурасы – шәһәр төзелеше мәдәниятендә типик архитектура комплексы булуы ачыклана (Г.Н.Айдарова). Бу – Татарстанда тарихи-архитектур тикшеренүләрнең яңа юнәлешен тәшкил итә.

Казан архитектура-төзелеш университеты республикада архитектура гыйлеме үзәге булып тора.

Әдәбият

Айдаров С.С. Архитектурное наследие Казани. Казань, 1978.

Остроумов В.П. Казань. Казань, 1978.

Халитов Н.Х. Мечети Казани. Казань, 1986.

Айдарова-Волкова Г.Н. Архитектурная культура Среднего Поволжья. Казань, 1997.

Автор – Г.Н.Айдарова