Матди чыганаклар – артефактлар (латинча artefaktum – ясалган) – җитештерү кораллары һәм алар ярдәмендә барлыкка китерелгән матди байлыклар: корылмалар, кораллар, бизәнү әйберләре, савыт-саба, сәнгать әсәрләре һ.б., кыскасы, кешеләр тарафыннан җитештерелгән барлык әйберләр. Язма чыганаклардан аермалы буларак, артефактлар тарихи вакыйгалар хакында турыдан-туры сөйләми, шул сәбәпле алар нигезендә тупланган тарихи мәгълүматлар фәнни реконструкция нәтиҗәсе булып тора.

Тикшерү ысуллары

Археологиянең үзенә хас тикшерү ысуллары бар. Стратиграфия ысулы арада иң мөһиме санала – ул бер урында озак яшәү нәтиҗәсендә барлыкка килгән культура катламнарының урнашу тәртибен билгеләү һәм аларның хронологик бәйләнешен ачыклаудан гыйбарәт.

Археологик казу эшләре барышында табылган әйберләр түбәндәге билгеләр буенча классификацияләнә: әйбернең кулланылу максаты, эшләнү вакыты һәм эшләнгән урыны. Коралның нинди максатта файдаланылуын һәм функциясен билгеләү өчен эш процессында барлыкка килгән эзләрне тикшерү ысулы кулланыла, эшләнгән вакытын билгеләү типологик ысул ярдәмендә башкарыла.

Археологиянең үз ысулларыннан тыш башка фәннәрдә кулланылганнарын да эшкә җигәләр: әйбер калдыкларындагы радиоактив углерод микъдары буенча даталарны билгеләү, археологик истәлекләрдә табылган агачларның еллык боҗралары буенча чагыштырма һәм абстракт даталарны ачыклау, яндырылган балчыктан ясалган әйберләрдәге магнитлылыкны үлчәп, аларның абстракт яшен билгеләү, вакытны ачыклауның геологик ысуллары (мәсәлән, тасма рәвешендә яткан балчык катламнарын тикшерү һ.б.).

Борынгы әйберләрне өйрәнү һәм аларны җитештерү ысулларын ачыклау өчен спектраль анализ, металлография, техник петрография һ.б. кулланыла.

«Археология» термины беренче тапкыр безнең эрага кадәр IV йөздә Платон тарафыннан борынгы дәверләргә нисбәтле фәннәрне күздә тотып кулланыла.

Россиядә үсеше

Фән буларак, археология Россиядә XVIII йөз башында барлыкка килә. Пётр I нигез салган Кунсткамерада борынгы әйберләр һәм археологик истәлекләр туплана. Археологик истәлекләр турында мәгълүматлар туплау дәүләт эшенә әверелә.

Археологик истәлекләрне тикшерү, археология тарих фәненең бер өлеше буларак танылгач, XVIII йөздә генә гамәлгә керә. Петр I тарафыннан Себерне өйрәнү өчен җибәрелгән Д.Г.Мессершмидт анда беренче фәнни археологик казу эшләре үткәрә (1722). Санкт-Петербургта Фәннәр академиясенә (1724) нигез салынгач, Академик экспедицияләр оештырыла һәм кыйммәтле археологик материаллар туплана. Казан губернасында Болгар һ.б. археологик истәлекләр тикшерелә (П.С.Паллас, И.И.Лепехин һ.б.).

Татарстанда үсеше

Бу төбәктә археология фәненә 1722 елда Петр I Болгар хәрабәләрендә булып киткәч нигез салына, шуннан соң болгарлар чоры истәлекләре өйрәнелә башлый. Петр I әмере белән Идел буе Болгары чоры истәлекләрен саклау буенча чаралар күрелә. Й.Ижбулатов белән К.Сүнчәләев болгар кабер ташларындагы текстларны күчереп язалар, русчага тәрҗемә итеп, Санкт-Петербургка җибәрәләр.

Казан төбәгендә киң планлы археологик тикшеренүләр үткәрү XIX йөзнең икенче яртысыннан башлана, моңа 1858 елда П.В.Алабин инициативасы белән Ананьино каберлеген тикшерүне оештыру сәбәп була.

1870–1890 елларда А.Ф.Лихачев, Н.П.Лихачев, А.А.Штукенберг, Н.Ф.Высоцкий, Ф.Д.Нефёдов, П.А.Пономарев һ.б. Казан артында һәм Чулман аръягында бронза һәм әүвәлге тимер гасырлар истәлекләрен казу эшләре үткәрәләр. А.Ф.Лихачев Казан губернасы археологик истәлекләргә гаять бай дигән фикердә тора. С.М.Шпилевский Казан губернасындагы борынгы истәлекләр турында гомумиләштерелгән хезмәт яза, ул анда болгарлар чоры истәлекләренә беренче тапкыр фәнни характеристика бирә. Татарстан территориясендә таш, бронза һәм тимер гасырлар истәлекләре табыла.

1877 елда Казанда Дүртенче археология съезды үткәрелә. Зур әһәмияткә ия булган археол. истәлекләрне тәртипкә китерү һәм саклауга Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте мөһим өлеш кертә. 1916 елда Казан губернаторы каршында Гыйльми архив комиссиясе оештырыла, археологик истәлекләрне комплекслы тикшерүгә нигез салына. Комиссия алып барган эшчәнлек нәтиҗәсендә Казанда Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография институты барлыкка килә, ул Казан губернасындагы археологик истәлекләрне саклау буенча практик чаралар күрә.

ТАССР төзелгәннән соң, аның тарихына караган тикшеренүләрне координацияләү өчен Академүзәк оештырыла, аның кысаларында татар халкын һәм төбәкне өйрәнү оешмалары эш алып бара, шулай ук Татар халкын гыйльми өйрәнү җәмгыяте, Татарстанны өйрәнү җәмгыяте, Татар мәдәнияте йорты һ.б. барлыкка килә; татар халкы тарихына һәм Казан төбәге археологиясенә күзәтү характерында язылган хезмәтләр дөнья күрә (М.Г.Худяков, П.А.Пономарев, В.С.Смолин, А.В.Збруева, А.П.Смирнов, Г.Гобәйдуллин, Н.Н.Фирсов һ.б.).

Куйбышев сусаклагычы зонасына кергән археологик истәлекләрне өйрәнү буенча әле 1940 елларда ук башланган эш 1950 елда яңадан торгызыла. Татарстанда археологик казу эшләрен Куйбышев экспедициясенең 3 отряды, СССР Фәннәр академиясенең А.П.Смирнов җитәкчелегендәге (ул бер үк вакытта Болгар шәһәрлеген казуны да алып бара) Матди культура институты һәм Н.Ф.Калинин белән А.Х.Халиков җитәкләгән Казан отряды эшли (соңгысы Чулман тамагыннан алып Зеленодольск шәһәренә кадәр арада Идел ярларын тикшереп чыга).

1950 елларның икенче яртысында археологик казу эшләре инде Татарстанның күп районнарында алып барыла. 1950 еллардан СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Тел, әдәбият һәм тарих институты зур археология үзәкләренең берсенә әверелә (Н.И.Воробьев, В.Ф.Генинг, Н.Ф.Калинин, А.Х.Халиков, Һ.В.Йосыпов, Т.А.Хлебникова, Р.Г.Фәхретдинов, П.Н.Старостин, Е.П.Казаков, Ф.Ш.Хуҗин һ.б.). Шушы институтның археология бүлеге бу фәнне республика күләмендә үстерүдә зур роль уйный, 1995 елда ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә бүлек Археологик тикшеренүләр милли үзәге итеп үзгәртелә, ә 1996 елдан ул Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты составына керә. 2014 елдан – А.Х.Халиков исемендәге Археология институты. Әлеге үзәк каршында Татарстанда алып барылган археологик казу эшләрен контрольдә тоту өчен Кыр тикшеренүләре бүлеге оештырыла.

Археологик казу эшләре шулай ук Казан университетының тарих факультетындагы археология һәм этнология кафедрасы (Ә.Г.Мөхәммәдиев һ.б.), Казан педагогия университеты галимнәре тарафыннан да алып барыла.

А.П.Смирнов, В.Ф.Генинг, Н.Ф.Калинин, А.Х.Халиков һ.б. галимнәр тарафыннан түбәндәге археологик культуралар истәлекләре өйрәнелә: Абашево, Азелино, Ананьино, Алтын Урда, Баланово, Балахна, Болгар, Буралы Курган, Волосово, Кушнаренко, Казан яны, Кама Тамагы, Идел-Чулман, Имәнкискә, Пьянобор, Салтау-Маяк, Чулман буе һ.б. Олы Тархан, Танкеевка һәм Зур Тигәнәле каберлекләрен һ.б. археологик истәлекләрне тикшерү нәтиҗәсендә Болгар, Салтау-Маяк культуралары кабиләләре һәм Урал төбәге угырларының Урта Идел буена килү вакыты ачыклана (VIII–IX йөзләр).

А.П.Смирнов, Н.Ф.Калинин, А.Х.Халиков, Г.А.Федоров-Давыдов, В.А.Егоров, Р.Г.Фәхретдинов, Ә.Г.Мөхәммәдиев, Ф.Ш.Хуҗин һ.б. галимнәр тарафыннан Идел буе Болгары, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы истәлекләре тикшерелә, алар 1950–1990 елларда Болгарда, Биләр, Сарай әл-Җәдид, Сарай әл-Мәхрусә, Иске Казан, Казанда күләмле казу эшләре алып бара.

Галимнәрнең казу эшләре алып бару методикасы борынгы калаларның элекке хәлен һәм чикләрен ачыкларга, күп гасырларга сузылган тарихын һәм мәдәниятен күзалларга ярдәм итә.

1960–1970 елларда Татарстанның көнчыгыш районнарында Түбән Кама экспедициясе (П.Н.Старостин, Е.П.Казаков, Р.С.Габәшев һ.б.) эшли. 1980–1990 елларда бу эшләрне Урта Идел, Әүвәлге Болгар һ.б. экспедицияләр дәвам иттерә. Нәтиҗәдә мезолит һәм неолит торулыклары тикшерелә, Постпетрогром һәм Чиялек культуралары ачыла.

1990 еллар башында «Татарстан Республикасының Археологик картасы»н төзү эше төгәлләнә, анда 4 меңнән артык археологик истәлек тасвирлана. 1990–2000 елларда Ф.Ш.Хуҗин, Ә.Г.Мөхәммәдиев, А.Г.Ситдыйков Казанның борынгы дәвергә һәм урта гасырларга караган культура катламнарын киң күләмдә тикшерәләр, нәтиҗәдә башкаланың монголлар чорына кадәр үк барлыкка килүе ачыклана.

«Татарская археология» исемле журнал чыгарыла.

Әдәбият

Смирнов А.П. Волжские булгары. М., 1951.

Калинин Н.Ф., Халиков А.Х. Итоги археологических работ КФАН СССР за 1945–1952 гг. Казань, 1954.

Археологические памятники у села Рождествено. Казань, 1962.

Генинг В.Ф., Халиков А.Х. Ранние болгары на Волге. М., 1964.

Халиков А.Х. Древняя история Среднего Поволжья. М., 1969.

Халиков А.Х. Волго-Камье в начале эпохи раннего железа. М., 1977.

Фахрутдинов Р.Г. Археологические памятники Волжско-Камской Булгарии и её территория. Казань, 1975.

Казаков Е.П. Памятники болгарского времени в восточных районах Татарии. М., 1978.

Казаков Е.П. Культура ранней Волжской Болгарии. М., 1992.

Археологическая карта Татарской АССР. Предволжье. Казань, 1985.

Археологическая карта Татарской АССР. Западное Закамье. Казань, 1986.

Казаков Е.П., Старостин П.Н., Халиков А.Х. Археологические памятники Татарской АССР. Казань, 1987.

Археологические памятники центрального Закамья. Казань, 1990.

Ситдиков А.Г. Казанский Кремль: историко-археологическое исследование. Казань, 2006.

Автор – Е.П.Казаков