Татарстан Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты кыр тикшеренүләре бүлегенең махсус рөхсәте («ачык сәхифә») белән истәлекләр, торулыклар, авыллыклар, шәһәрлекләр, каберлекләрнең культура катламын тулысынча тикшерүне тәэмин иткән методика нигезендә башкарыла.

Археологик казу эшләре вакытында башта казу урыны тикшерелә, планы сызыла, казу мәйданы билгеләнә, казыганда һәр табылдыкның урынын күрсәтү яисә фотога төшерү кебек ысуллар кулланыла, шул исәптән казу мәйданының стратиграфиясе (катламнарның урнашуы) ачыклана. Археологик казу эшләре кешелек дөньясының борынгы тарихына караган материаллар тупларга ярдәм итүче төп фәнни эшчәнлек санала.

Татарстанда тарихы

Татарстанда археологик казу эшләре XIX йөзнең икенче яртысында башлана. Бу эшне оештыруда Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте зур роль уйный. 1870–1890 елларда А.Ф.Лихачев, Н.Ф.Высоцкий, А.А.Штукенберг, П.А.Пономарев, Ф.Д.Нефёдов һ.б. тарафыннан неолит, бронза, әүвәлге таш гасыр дәверләрен, болгар калаларын (Болгар, Биләр, Кашан һ.б.) археологик тикшерү буенча күп эшләр башкарыла.

1930 еллар уртасыннан А.П.Смирнов җитәкчелегендә Болгар, Суар шәһәрлекләрен һ.б. истәлекләрне планлы рәвештә тикшерү башланып китә. 1940 елларның икенче яртысыннан бу эшләр аеруча киң колач ала. Н.Ф.Калинин, А.Х.Халиков һ.б. галимнәр зур мәйданнарда Болгар, Биләр, Җүкәтау, Иске Казан, Казан, Камай шәһәрлеге, Әҗмәр авыллыгы һ.б.ш. археологик истәлекләрне тикшерү чаралары үткәрә.

1990 еллар уртасыннан Ә.Г.Мөхәммәдиев, Ф.Ш.Хуҗин, А.Г.Ситдыйков һ.б. җитәкчелегендә Казан Кремлендә зур казу эшләре алып барыла. Археологик казу эшләренең барышын ТР Мәдәният министрлыгы каршындагы Тарих, мәдәният ядкәрләрен саклау һәм файдалану буенча дәүләт контроле баш идарәсе һәм ТР Фәннәр академиясе Археология институтының тикшеренүләр милли үзәге тикшереп тора.

Әдәбият

Авдусин Д.А. Полевая археология СССР. М., 1972.

Археологическая карта Татарской АССР. Предкамье. М., 1981.

Археологическая карта Татарской АССР. Западное Закамье. Казань, 1986.

Автор – Е.П.Казаков