Эчтәлек

Тарихы

Археографик чыганакларны барлау эшенә башлап дин әһелләре, язучылар, төбәк тарихы белән кызыксынучылар керешә (мәсәлән, Сәйф Сараи, Кол Шәриф, Кадыйргали бәк, Т.Ялчыгол һ.б.).

Алтын Урда һәм татар ханлыклары дәверендә гарәп, фарсы, төрки-татар телләрендә язылган байтак кулъязма туплана. Аларны туплауда мәчет, мәдрәсәләр әһәмиятле эш башкара. Мәсәлән, Казанның Кол Шәриф җамигъ мәчете карамагындагы китапханәнең бик бай кулъязма мирасы булганлыгы мәгълүм. Башка мәчет-мәдрәсәләр дә аңардан калышмаган. 1552 елда Казан ханлыгы яуланганда бу мирасның зур өлеше юкка чыгарыла.

XVIII–XIX йөзләрдә сакланып калган төрки-татар кулъязма мирасын җыеп туплау эшенә Г.Утыз Имәни, Г.Чокрый һ.б. керешә.

XIX йөз башында Казан университеты ачылгач, язма мирасны барлау һәм өйрәнү эшчәнлеге эзлекле күренеш ала башлый. Университет галимнәре (Х.Френ, К.Фукс, Ф.Эрдман, И.С.Хәлфин, Г.К.Казимбәк, И.Н.Березин, О.М.Ковалевский, В.П.Васильев һ.б.) тарафыннан Россия империясе һәм Шәрык илләре биләмәләрендә археографик тикшеренүләр алып барыла. XIX йөз урталарына гарәп, фарсы, кытай, маньчжур, монгол, тибет, татар, төрек һ.б. Көнчыгыш һәм Шәрык телләрендәге бай коллекция туплана.

Шәрык бүлеген Казан университетыннан Петербург университетына күчергәннән соң (1854), җирле галим һәм дин әһелләреннән И.Ф.Готвальд, Ш.Мәрҗани, Х.Фәезханов, К.Насыйри, Н.Ф.Катанов, Р.Ф.Фәхретдин, Г.Н.Әхмәров, Г.М.Баруди, С.Г.Вахиди һ.б. монда бу эшне дәвам иттерәләр. Тупланган коллекцияләрнең бер өлеше соңрак Казан, Уфа, Санкт-Петербург фәнни китапханәләренә эләгә һәм сакланып кала.

Бу өлкәдә аеруча зур эшчәнлеге белән танылган С.Г.Вахиди 1910–1930 еллар арасында 3 мең чамасы язма чыганак туплый (шул исәптән Сәхибгәрәй хан ярлыгын таба). Ул кулъязмаларның аңлатма каталогын төзи һәм бернинди түләүсез аларны СССР Фәннәр академиясенең Шәркыятьчелек институты, Казан университеты китапханәләренә, ТАССРның Дәүләт музеена һ.б. оешмаларга тапшыра.

1963 елда Казан университетының СССР тарихы кафедрасы каршында (1989 елдан татар халкы тарихы кафедрасы каршында) даими эшләүче археографик экспедиция төркеме оештырыла, алдан билгеләнгән тәртиптә аерым төбәкләрдә Шәрык телләрендәге, шул исәптән төрки телләрдәге язма чыганакларны җыю башлана. Археографик экспедиция төркеме 1964 елдан алып РФнең 1000 гә якын торак пунктында (башлыча, авылларда) була; беренче фәнни җитәкчесе М.Г.Госманов, 1990 елдан Җ.С.Миңнуллин. Экспедиция Касыймнан Иркутскка, Пермьнән Әстерханга һәм Оренбургка кадәр аралыкта урнашкан татар авылларыннан 10 меңнән артыграк санда кулъязма табып кайта. Ул кулъязмалар ислам диненә һәм мөселманча мәхкәмә-хокук тәртипләренә, фәлсәфә, мантыйк, Шәрык филологиясе, гомуми һәм төбәк тарихы мәсьәләләренә, әдәбият, фольклор, медицина, математика, астрономия һ.б. өлкәләргә карый. Шулай ук археографик экспедиция 2 меңгә якын гарәп хәрефле басма китап һәм газета-журналлар туплый.

Казан университетында археографик экспедиция эшендә И.А.Гыйләҗев, Р.Ф.Мәрданов, Ш.Ф.Мөхәммәдъяров, А.С.Фәтхиев, Р.Ә.Шәйхиев, Ф.Н.Шәкүров һ.б. белгечләр актив катнаша.

Археографик табышларны өйрәнеп, тасвирлап бастыру эше җайга салына. Төрле архивларда һәм гыйльми китапханәләрдә сакланган язма чыганакларны (рәсми һәм шәхси документлар, шул исәптән ханнар ярлыклары) элекке СССР күләмендә (Ш.Ф.Мөхәммәдъяров, М.Г.Госманов һ.б.) һәм 1980–1990 елларда чит илләрдән Иран, Мисыр, Төркиядә (И.З.Нуруллин, М.Г.Госманов, А.Б.Халидов, С.Т.Рәхимов һ.б.) эзләп табу һәм кайберләрен тасвирлап бастыру эше башкарыла.

Идел төбәгендә XIII–XVI йөзләрдә яшәүчеләрдән калган, гарәп телендә язылган чыганаклар да очрый. Мәсәлән, Таҗетдин әл-Болгариның фармакологиягә багышланган «әт-Тиръякъ әл-Кәбир» хезмәте шундыйлардан.

1960 еллар ахырыннан ТРда һ.б. төбәкләрдә сакланган язма мирасны барлау эшенә СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты (1996 елдан ТР Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) галимнәреннән Ш.Ш.Абилов, М.И.Әхмәтҗанов, М.В.Гайнетдинов, Ф.С.Фасиев, Г.В.Йосыпов һ.б. керешә. Бу өлкәдә аеруча М.И.Әхмәтҗанов эшчәнлеге зур әһәмияткә ия: ул меңнән артык кулъязма, документаль чыганак һәм гарәп язуында басылган китаплар таба, аларның кайберләрен тасвирлап хезмәтләр бастыра.

Институтның «Мирасханә»сендә хәзер 6 меңнән артык кулъязма чыганак һәм 2 мең чамасы документ саклана.

Шәрык телләрендәге кулъязмаларны һәм сирәк китапларны туплау белән ТРның Милли китапханәсе, Милли музее һәм «Казан» милли-мәдәни үзәге дә шөгыльләнә.

Әдәбият

Госманов М. Каурый каләм эзеннән. Казан, 1994.

Крачковский И.Ю. Собрание арабских рукописей в Казани. Избранные сочинения. М.–Л., 1960. Т.6.

Усманов М.А. Сколько потерь в каждой находке! // Памятники Отечества: Альманах Всероссийского общества охраны памятников истории и культуры. 1989. № 1.

Усманов М.А. Zur Geschichte der tatarischen Handschriften // Muslim Culture in Russia and Central Asia from the XVIII th to Early XX th Centuries. Islamkundliche untersuchungen. Bdpst., 200, Klaus Schwars Verlag. B., 1996.

Автор – М.Г.Госманов