Грекчадан anthrpos – кеше, onyma – исем.

Антропонимика кеше исемнәренең килеп чыгышын, төзелеш-ясалышын, үсеш-үзгәрешен, куллану закончалыкларын һәм географик таралышын өйрәнә.

Теоретик антропонимикада ономастиканың башка тармакларында да кулланыла торган тасвирлау, тарихи, чагыштырма, стилистик, статистик һ.б. ысуллар кулланыла; гамәли антропонимика тел нормалары (антропонимнарның орфографиясе һәм орфоэпиясе), исемнәрнең тәрҗемәсе һәм транслитерациясе мәсьәләләре, антропонимик сүзлекләр һәм белешмәләр төзү белән шөгыльләнә.

Россиядә үсеше

Антропонимика мәсьәләләре М.Я.Морошкин, Н.М.Тупиков, С.Б.Веселовский, А.М.Селищев, В.К.Чичагов, В.А.Никонов, Н.А.Баскаков һ.б. хезмәтләрендә чагылыш таба.

Татар теле белеме өлкәсендә кеше исемнәрен фәнни яктан өйрәнү XIX йөзнең икенче яртысында башлана. Ш.Мәрҗани, К.Насыйри, Г.Әхмәров, В.В.Радлов, Һ.В.Йосыпов һ.б.ның антропонимика проблемаларына кагылышлы хезмәтләре мәгълүм.

Татар антропонимикасы, мөстәкыйль фәнни тармак буларак, 1960–1970 елларда Г.Ф.Саттаров хезмәтләре белән аерылып чыкты.

Татарларда антропонимик өлге

Антропонимның үз формуласы бар. Татарларда борынгы антропонимик өлге кешенең шәхси атамасыннан ясалган: Күкбүре, Көнтуган. Соңрак ул кардәшлекне, титулны, социаль һәм дини терминнарны (ата, углан, баласы, бик, би, тархан, тылмач, солтан, шәех, (да)мелла, мулла һ.б.) белдерүче сүзләр белән алышына: Чура (әсир кол), Айкилде морза.

Гарәп-фарсы алынмалары телгә күпләп үтеп керү нәтиҗәсендә (X йөз), төрле титуллы гарәп исемнәре формулалары да кулланыла башлый (әбү, бине, бинт; нәселе, туган һәм яшәгән җире, кушаматы, титулы һ.б. атамаларга бәйле рәвештә): Мәхмүт бине Гали бине Шәех бине Гомәр әл-Болгари әс-Сараи.

Татар исемнәренең хәзерге рәвеше XIX йөз ахыры – XX йөз башында формалаша, ул исемнән, атасы исеменнән, фамилиядән тора.

Шуның белән бергә татар телендә борынгыдан килгән ихтирам-хөрмәт белән эндәшү формасы да яшәп килә: Габдулла улы (малае, баласы) Сабир; Хәбиб Мораты; Шакир абый (ага, бабай, әфәнде); Банат ханым (апа, туташ).

Функцияләре һәм кулланылышлары ягыннан антропонимик номинатив категорияләр ике төркемгә бүленә: 1) төп төркем (кешенең үз исеме); 2) өстәмә төркем (атасы исеме, фамилия, кушамат).

Антропонимика мәдәният, дин, тарих, этнография, география, генеалогия белән тыгыз бәйләнгән.

Әдәбият

Юсупов Г.В. Антропонимика в булгаро-татарской эпиграфике // Личные имена в прошлом, настоящем и будущем. М., 1970.

Субаева Р.Х. Мотивы выбора интернациональных имён у татар // Ономастика Поволжья. Г., 1971.

Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре. Казан, 1981.

Саттаров Г.Ф. Исемең матур, кемнәр куйган? Казан, 1989.

Саттаров Г.Ф. Татар антропонимикасы. Казан, 1990.

Саттаров Г.Ф. Татар исемнәре ни сөйли? Казан, 1998.

Галиуллина Г.Р. Личные имена татар в XX в. Казань, 2000.

Автор – Г.Ф.Саттаров