Грекчадан anthrpos – кеше.

Фәннең төп бүлек-тармаклары: морфология, антропогенез, расаларны өйрәнү, палеоантропология.

Антропологиядә кулланыла торган ысуллар: антропоскопия (язып тасвирлау) һәм антропометрия (үлчәм белән тасвирлау). Соңгы ысул, тикшерү объектына карап, соматометриягә (тере кешене үлчәп тикшерү), краниометрия (кешенең баш сөяген үлчәү) һәм остеометриягә (кешенең гәүдә сөякләрен-скелетын үлчәү) бүленә.

Антропологияда өйрәнелә торган фәннәр: краниология, остеология (сөякләр), одонтология (тешләр), дерматоглифика (тән тиресе), серология (кеше каны) һәм антропологик төзелеш (баш сөягенә карап кеше йөзен билгеләү).

Россиядә үсеше

Россиядә антропология фән буларак XVIII йөз башында барлыкка килә. XVIII йөзнең икенче яртысында оештырылган академик экспедицияләр барышында Россиядә яшәүче халыклар, шул исәптән татарлар турында кыйммәтле мәгълүмат туплана.

Идел-Урал төбәгендә яшәүчеләрнең тән төзелешен (анатомиясен) җентекләп өйрәнү максатында 1836 елда Казанда Анатомия театры ачыла.

XIX йөз – ХХ йөзнең беренче яртысында татарларны антропологик өйрәнү

Татарларны антропология ысуллары кулланып тикшерү эше 1870 еллардан башлана. Казан университеты каршындагы Табигать күренешләрен өйрәнү җәмгыятендә 1870 елда П.Ф.Лесгафт инициативасы белән антропология бүлеге оештырыла (җитәкчесе Н.Н.Фирсов). П.Ф.Лесгафт тырышлыгы белән университет карамагында антропологик коллекция туплана. Профессор Н.М.Малиев ул коллекцияне татар, чуаш, мариларның баш сөякләре төзелеше (краниология) материаллары белән баета.

Казанда антропология фәненең 2 агымы үсеш ала: Казан губернасы халыклары антропологиясе (П.Ф.Лесгафт) һәм краниология (Н.М.Малиев, С.М.Чугунов).

Башкортларның баш сөяге төзелешен өйрәнгән Н.М.Малиев мондый нәтиҗәгә килә: далада яшәүче башкортлар татарларга тартым, ә урманлы җирдә яшәүчеләрнең баш сөяге Азия халыклары белән катнашканлыкны күрсәтә.

Мәскәү университеты профессоры А.П.Богданов беренчеләрдән булып Идел һәм Кама елгалары буенда яшәүче кабиләләрнең бер-берсенә тиңдәш түгеллеген әйтә, аларны бер антропологик типка берләштерү мөмкин түгел, ди.

XIX йөз ахырында Идел буе татарларының төрле төркемнәрен антропологик тикшерү нәтиҗәләре басыла (В.Н.Бензенгер, И.Благовидов, А.А.Сухарев, М.Н.Никольский һ.б.). А.А.Сухарев һәм М.Н.Никольский фикеренчә, Казан татарларының кыяфәте Урта диңгез буе (понтий) расасы белән монголоид расасы кушылуы нәтиҗәсе.

1930–1940 елларда Т.А.Трофимова белән Г.Ф.Дебец Идел буен, Төмән, Тубыл, Бараба һәм Касыйм татарларын төрле яклап өйрәнәләр. Шуның нигезендә хәзерге заман татарларының антропологик типларын бер тәртипкә китереп (классификацияләп) бүлү мөмкинлеге туа.

Тикшеренүләрдән соң галимнәр шундый нәтиҗәгә килә: татарларның төрле этно-территориаль һәм субэтник төркемнәре антропологик яктан бер-берсенә якын, аларның уртак билгеләр җыелмасы бар. Тупланган антропологик мәгълүматлар татарларның килеп чыгышын ачыклауда беренче зур адым була.

Татарлар этногенезында расалар кушылуы сизелерлек дәрәҗәдә чагыла, анда борынгы европалыларга хас чалымнар да, монголоид расасы чалымнары да бар. Әмма европалыларга хас чалымнар өстенлек итә. Аерым төркемнәрдә бу чалымнар чагылышы төрлечә: Казан татарлары, мишәр һәм керәшеннәр арасында европеоид кыяфәтлеләрнең проценты зур, алар антропологик билгеләр буенча Идел-Урал төбәгендә яшәүче башка халыкларга якын. Себер һәм Әстерхан татарлары арасында исә монголоид кыяфәтлеләр өстенлек итә.

Татарларда антропологик типлар

Татарлар нигездә түбәндәге антропологик типларга бүленә:

1) понтий (Урта диңгезнең көнчыгышында яшәүчеләр) тибындагылар – озынча башлы (брахикранный), кара яисә аксыл-сары чәчле, борын сырты калын, бөкре, борын очы аска таба төшкән, куе сакал-мыеклы. Чистай төбәге керәшеннәре арасында андыйлар 28%, Чистай районы һәм Пенза өлкәсенең Наручат төбәге мишәрләре арасында – 61%;

2) аксыл-сары европеоид тибындагылар – озынча түгәрәк башлы, аксылрак чәчле, күз төсе ачык, борын сырты туры, калку, сакал-мыегы уртача куелыкта, уртача буйлы. Барлык татарларның 17,5% шундый кыяфәтле, Алабуга һәм Чистай татарлары арасында андыйлар 16–17%, Алабуга районы керәшеннәрендә – 52%;

3) сублапоноид (Урал, Идел-Кама төбәге) тибындагылар – озынча түгәрәк башлы, чәче һәм күз төсләре төрлечә, киң борын төбе батынкырак, сирәгрәк сакал-мыек, уртача җәенке бит – монголларга хас чалымнар сизелерлек. Татар халкының 24,5% шушы типтагылар тәшкил итә;

4) монголоид (монголга тартым) типтагылар – кара чәчле, күз дә карасу төстә, җәенке, тыгыз мускуллы бит, борын төбе батынкы; уртача буйлы. Татарлар арасында саф монголоид тибындагылар очрамый.

XX йөзнең икенче яртысында татарларга мөнәсәбәтле антропологик тикшеренүләр

Татарларга мөнәсәбәтле антропологик тикшеренүләр XX йөзнең икенче яртысында М.С.Акимова, М.М.Герасимов, В.П.Алексеев, Т.И.Алексеева, Н.М.Рудь (Постникова), С.Г.Ефимова һ.б. хезмәтләрендә дәвам иттерелә. Өйрәнү-тикшерү җирлегенең киңәюе Урта Идел буе халыкларының борынгы һәм урта йөзләрдәге тарихи антропологиясенең (палеоантропологиянең) байтак мәсьәләләрен чишү мөмкинлеге тудыра. Палеоантропология материаллары археологик казылмалар чыганакларына нигезләнеп эшләнә.

Галимнәр шундый нәтиҗәгә киләләр: мезолит дәвереннән бирле Идел-Урал төбәгендәге кабиләләрнең төрле антропологик төркемнәре үзара катнашып яшәгән һәм субурал (Урал-лапоноид) расасы барлыкка килгән. Ул европеоид (европалы) расадан монголоид расасына күчеш дәверендәге раса, расалар барлыкка килүнең дүртенчел Урал алды үзәге (учагы). Мондый нәтиҗәне Мәлләтамак комплексы каберлекләрендәге палеоантропологик материаллар дәлилли.

Бронза чорында Идел-Урал төбәгендә антропологик төрләрнең күчеше дәвам итә. Мәсәлән, Абашево культурасына караган Пепкинск курганы һәм Баланово культурасына караган Баланово каберлекләрендә Урта диңгезнең көнчыгыш төбәге европеоид тибы расасы билгеләре күпчелек мәетләргә хас. Ә Чиркәскүл культурасына караган Такталачык комплексы каберлекләрендә субурал (Урал-лапоноид) тибындагы баш сөякләре белән Көньяк Себер расасына хас булганнары да очрый.

Тимер гасырының әүвәлге чорына караган Ананьино культурасы каберлекләрендә монголоид расага хас баш сөякләре табыла.

Идел-Урал төбәгендә төрле расага караган кабиләләрнең актив аралашу-кушылуы аеруча Урта гасырларның элгәрерәк чорына туры килә. Күпчелек тикшеренүчеләр Урта гасырларда һәм борынгырак дәверләрдә яшәгән төрки-угыр кабиләләре кыяфәтендә субурал расасы тибындагы йөз төзелеше билгеләрен теркәгәннәр.

Шундый ук палеоантропологик (тарихи антропологик) йөз төзелеше Идел буе Болгар дәүләтендә яшәүчеләргә дә хас. Бер үк вакытта монгол расасы билгеләрен хәтерләткән төркемнәр дә очрый. Биләр шәһәрлеге каберлегендә шушы төркемгә нисбәтле табылдык болгар аксөякләренеке булып, аларның Көньяк Себер расасы йөз төзелешенә якын торуын күрсәтә.

Алтын Урда чорында Идел-Урал төбәгендә субурал һәм Көньяк Себер расасы тибындагыларның күпләп күчеп килүе сәбәпле кабилә-токымнар кушылуы (метизация) көчәя. Кайбер очракларда төрле раса вәкилләренең төрле социаль катламга нисбәтле булуын абайларга мөмкин: күчмәләрдән торган татар аксөякләренең йөз төзелеше монголоид (Көньяк Себер) раса чалымнарын саклый. Казан Кремле каберлекләрендәге аксөякләр (Казан ханнары дип уйланыла) шундыйлардан.

Татар ханлыклары халкының йөз төзелеше дә, башлыча, субурал раса тибы билгеләрен саклый. Абашево, Ананьино культуралары, Болгар шәһәрлеге, Казан кремле каберлекләрендә табылган баш сөякләре М.М.Герасимов, Т.С.Балуева һ.б. галимнәр тарафыннан антропологик яктан тикшерелә һәм борынгы кешеләрнең йөз-кыяфәтләре реконструкцияләнә.

Антропологлар фикеренчә, Урта Идел буенда яшәүче татарлар һ.б. халыклар төрле раса төркемнәре кушылудан барлыкка килгәннәр (метислар). Күпчелек билге-күрсәткечләр буенча алар саф европеоид белән саф монголоид расалары төркемнәре арасында урын ала.

Идел-Урал төбәгендә яшәүчеләргә, шул исәптән татарларга хас булган раса төркем-типлары түбәндәгеләр: Көньяк Себер, субурал, европеоид, понтий типлары һәм аларның төрле дәрәҗәдәге катнашмалары. Антропологик типларның шушылай катнашып-буталып бетүе бу төбәктә барган катлаулы тарихи вакыйгаларның (расогенез) чагылышы булып тора.

Әдәбият

Малиев Н.М. К учению о строении черепа и к сравнительной анатомии рас. Материалы для антропологии восточного края России. Казань, 1874.

Никольский М.Н. Цвет волос и глаз у татар Лаишевского уезда Казанской губернии по таблицам Fischera и Martina. Казань, [Б.г.].

Хомяков М.М. Антропология в Казани за 43 года. Казань, 1914.

Хомяков М.М. К вопросу об антропологическом типе казанских татар. Казань, 1914.

Дебец Г.Ф. Палеоантропология СССР // Труды Института этнографии АН СССР. Новая серия. М., 1948. Т. 4.

ТрофимоваТ.А. Этногенез татар Поволжья в свете данных антропологии // Труды Института этнографии АН СССР. Новая серия. М.-Л., 1949. Т. 12.

ТрофимоваТ.А. Антропологический состав населения г.Болгара в IX–XV вв. // Труды Института этнографии АН СССР. Новая серия. М.-Л., 1949. Т. 7.

Сысак Н.С. Материалы к краниологии населения Поволжья, Прикамья и Советской Азии. Казань, 1950.

Алексеев В.П. Очерк происхождения тюркских народов Восточной Европы в свете данных краниологии // Вопросы этногенеза тюркоязычных народов Среднего Поволжья. Казань, 1971.

Алексеев В.П. Историческая антропология. М., 1979.

Акимова М.С. Антропология древнего населения Приуралья. М., 1968.

Акимова М.С. Антропологические материалы из Танкеевского могильника // Вопросы антропологии. 1973. Выпуск 45.

Постникова (Рудь) Н.М. К антропологии сельского населения Волжской Булгарии // Вопросы антропологии. 1978. Выпуск 58.

Фаттахов Р.М. Антропологическая характеристика материалов из IV Билярского могильника // Новое в археологии Поволжья. Казань, 1979.

Фаттахов Р.М. Краниологическая характеристика материалов из могильника Старый Чекмак // Об исторических памятниках по долинам Камы и Белой. Казанб, 1981.

Герасимов М.М., Рудь Н.М., Яблонский Л.Т. Антропология античного и средневекового населения Восточной Европы. М., 1987.

Ефимова С.Г. Палеоантропология Поволжья и Приуралья. М., 1991.

Мавзолеи Казанского Кремля. Казань, 1997.

Авторлар – И.Л.Измайлов, Л.М.Айнетдинова