Барлыкка килүе, үсеше

Борынгы заманны өйрәнүче аерым белем тармагы буларак Көнбатыш Европада Урта гасырларда барлыкка килә, Яңарыш һәм Мәгърифәтчелек чорында кабат үсеш ала. Мәгърифәтчеләр Греция белән Рим дәүләтләре яшәгән антик чорны бөтендөнья тарихының алга китешенә үрнәк дәвер, ул дәвердә демократия һәм греклар мәдәнияте чәчәк аткан, дип санаганнар.

XIX–XX йөзләрдә антик дөньяны өйрәнү гыйлемендә беренчел чыганакларны тәнкыйди күзлектән карап тикшерү ысулы һәм махсус фән тармаклары туа: антик археология, антик нумизматика, антик эпиграфика һ.б. А.Бек, И.Г.Дройзен, Т.Моммзен, К.Ю.Белох, Э.Мейер, А.Валлон, М.Финли, В.Тарн һ.б. антик дәвернең икътисады, сәяси тарихы һәм мәдәнияте мәсьәләләрен өйрәнү-тикшерүгә караган хезмәтләр язалар. Аларның кайберләре антик чорны капитализмның үзенчәлекле бер варианты дип тә бәяләмәкче була.

Россиядә үсеше

Россиядә антик дөньяны өйрәнү гыйлеме фән буларак XVIII–XIX йөзләрдә үсә башлый. Аңа XVIII йөзнең беренче яртысында М.В.Ломоносов нигез сала.

XIX йөз – XX йөз башында антик дәвер тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән хезмәт авторлары түбәндәгеләр: М.С.Куторга (Афина тарихына багышланган хезмәтләре), В.Г.Васильевский (эллинизм чорының социаль-икътисади тарихы), Ф.Ф.Соколов (эпиграфикага нигезләнеп эллинизм тарихын тикшерү), М.И.Ростовцев (Греция һәм Рим дәүләтләре икътисады тарихы), М.П.Драгоманов (Рим империясе тарихы), В.П.Бузескул (антик чорга караган тарихи чыганаклар) һ.б.

Совет хакимияте елларында антик дәвердәге сыйнфый көрәш мәсьәләләрен өйрәнүгә өстенлек бирелә (С.А.Жебелев, А.В.Мишулин). Борынгы коллар, илотия, колонат мәсьәләләре (Е.М.Штаерман, В.И.Кузищин), антик полис һәм империя тарихы (Н.А.Машкин, С.Л.Утченко, Ю.В.Андреев, Э.Д.Фролов, Л.П.Маринович, И.Л.Маяк), эллиннар җәмгыяте һәм мәдәнияте (А.Б.Ранович, К.К.Зельин, Н.Н.Пикус, Е.С.Голубцова, И.С.Свенцицкая, Г.А.Кошеленко, А.И.Павловская), антик дөньяда дәүләтара мөнәсәбәтләр (А.Г.Бокщанин) тикшерелә.

Бүгенге Россиядә антик дөньяны өйрәнү гыйлеме илдә туган элекке традицияләрне дәвам итә.

Казанда үсеше

XIX йөзнең икенче яртысыннан борынгы Греция белән Рим дәүләтләренең гомумиләштерелгән тарихын өйрәнү үзәкләренә Казан университеты һәм Казан руханилар академиясе дә керә. Казан галимнәре тикшеренүләреннән Гомер яшәгән чор тарихына (С.П.Шестаков), Рим республикасына (В.И.Модестов), христиан диненең башлангыч чорына (Я.И.Алфионов, Д.В.Гусев, Н.Ф.Красносельцев) караган хезмәтләрне атарга мөмкин.

Казан галимнәре беренчеләрдән булып өйрәнгән мәсьәләләр дә бар: Ф.Г.Мищенконың антик дәвер федерализмына, М.М.Хвостовның Мисырда эллиннар дәвере социаль-икътисади тарихына караган хезмәтләре шундыйлардан. Казан галимнәренең казанышлары гомумроссия күләмендә генә танылмыйча, бөтен дөньяга билгеле була.

Совет хакимияте чорында, 1940 еллар башында Казан университетында тарих-филология факультеты кабат торгызылгач, антик дөньяны өйрәнү гыйлеменә җитди әһәмият бирелә. Эллиннар җәмгыяте һәм мәдәнияте тарихына караган яңа хезмәтләр туа (М.П.Шкляев, Л.И.Савельева).

1940 еллар ахырыннан университетның гомуми тарих кафедрасы мөдире булган А.С.Шофманның бу өлкәдәге эзләнүләре революциягә кадәр үк башланган фәнни традицияләрне дәвам иттерә. Россиядәге антик дөньяны өйрәнү гыйлемендә ул беренчеләрдән булып антик Македония һәм эллинизмның тәүге чоры тарихын тикшерә. Аның тарафыннан антик дәверләр тарихын өйрәнүнең катлаулы мәсьәләләрен барлау һәм чишү ысуллары тәкъдим ителә.

1966 елда Казан университетында А.С.Шофман җитәкләгән «Антик дүшәмбе» («Античный понедельник») фәнни түгәрәге эшли башлый.

А.С.Шофман һәм аның шәкертләре Россия һәм чит ил галимнәренең антик дөньяны өйрәнү гыйлеме өлкәсендәге эшчәнлеген барлауга (историографиягә) зур өлеш кертә. 1990 еллар башында Казан университетында гомуми тарих кафедрасы җирлегендә борынгы дөнья һәм урта гасырлар тарихы белгечлеге кафедрасы булдырыла. Аның эшчәнлеге Борынгы Греция һәм Рим тарихы, антик чорга караган историография мәсьәләләрен өйрәнүгә юнәлдерелә (В.Д.Жигунин, Е.А.Чиглинцев, Ф.Н.Әхмәдиев, О.Л.Габелко һ.б.).

Антик дөньяны өйрәнү гыйлеменә караган эзләнүләр Казан педагогия университетында (А.М.Ременников), Казан техника университетында (А.А.Розовский, Э.В.Рунг һ.б.), Казан энергетика университетында да (Н.А.Сергеев) алып барыла.

Бәйсез Дәүләтләр Берлегенә кергән байтак фәнни үзәкләрдә Казанда югары белем алган, антик дөньяны өйрәнү гыйлеме үзләштергән белгечләр эшли (профессор В.И.Кащеев, профессор Н.С.Талашова, Г.В.Атласов, Ю.В.Лукиянов, А.А.Елагина, Э.Б.Петрова һ.б.).

Әдәбият

Шофман А.С. Изучение античной истории в Казанском университете. Казань, 1956.

Константинова А.Д., Жигунин В.Д. Развитие антиковедения на кафедре всеобщей истории Казанского государственного университета в послевоенный период // Критика буржуазных концепций всеобщей истории. Казань, 1974. Выпуск 3.

Историография античной истории. М., 1980.

Жигунин В.Д. Антиковедение в Казани: специфика и основные тенденции развития // Историческая наука в Татарстане: исследовательские и педагогические традиции. Казань, 1996.

Жить историей: 60 лет историческому факультету Казанского университета. Казань, 1999.

Авторлар – В.Д.Жигунин, Г.П.Мягков