Дисциплинаара фәннәргә карый. Аның максаты – матдәләр составын микъдар һәм сыйфат ягыннан билгеләү, анализның төгәллеген, югары сизүчәнлеген, экспресслыгын һәм селективлыгын тәэмин итү.

Анализның химик, физик, химик-физик, биологик ысуллары бар. Микъдар һәм сыйфат билгеләү ысулларына нигезләнгән техник анализ аерым урын алып тора. Аңа чималны, җитештерү процессларын, әзер продукция, су, һава һ.б.ны аналитик контрольдә тоту керә.

Анализ төрләрен классификацияләү табыла яки билгеләнә торган кисәкчекләрнең табигатенә нигезләнә. Шуңа бәйле рәвештә анализ изотоплы, элементлы (атом-ион), структуралы-төркемле (функциональ), молекуляр, матди һәм фәзалы төрләргә бүленә.

ХХ йөз урталарына кадәр органик матдәләр анализы органик химиягә карый. Органик матдәләр анализы – тикшеренүнең яңа, башлыча, физик ысуллары барлыкка килү һәм нәорганик анализда органик реактивларны киң куллану сәбәпле, аналитик химиянең бер өлешенә әверелә.

Борынгы чорларда ук тикшеренү эшләрендә химик анализ ысулы кулланылган, химиянең фән буларак үсеше, нигездә, авыл хуҗалыгынан башлана. Беренче аналитик прибор сыйфатында электән үк гади үлчәү кулланылган. Архимед (безнең эрага кадәр якынча 240 ел), көмеш катнашмасы барлыгын билгеләү өчен, үлчәү ярдәмендә «алтын» таҗның тыгызлыгын исәпләп чыгара.

Матдәләрне танырга мөмкинлек биргән күп кенә ысуллар химия үсешенең алхимия чорында (XI–XIV йөзләр) эшләнә. «Химик анализ» терминын беренче мәртәбә инглиз галиме Р.Бойль (XVII йөз) куллана. Авыл хуҗалыгы ысуллары химиянең төп законнары барлыкка килүдә әһәмиятле урын тота.

Казанда үсеше

Россиядә беренче химик лаборатория Санкт-Петербургта М.В.Ломоносов тарафыннан төзелә (1748). Анда тозлар, рудалар һәм минералларга анализ үткәрелә.

Идел буенда Авыл хуҗалыгы үсеше Казан университетында 1844 елда рутений химик элементын ачкан К.Клаус тикшеренүләреннән башлана.

ХХ йөз башында университетта металл тозларын каты халәттә төсле реакцияләр ярдәмендә билгеләү ысуллары эшләнә, алар – хәзерге тест-ысулларның башлангычы (Ф.М.Флавицкий).

1918 елда Казан университетында А.М.Васильев тарафыннан Авыл хуҗалыгы кафедрасы оештырыла, ул Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә бу фәнне үстерүдә әйдәп баручы фәнни үзәк булып әверелә. 1920 елларда бик аз микъдардагы матдәләрне куерту ысулларының берсе буларак, матдәләрне утырымга төшерү күренеше өйрәнелә (А.М.Васильев).

1930 еллар ахырыннан эремәләрдә металл ионнарының комплекслы кушылмаларын тикшерү үсеш ала (А.М.Васильев, В.Ф.Торопова һ.б.). Комплекслар хасил булу реакцияләренең закончалыкларын өйрәнү нигезендә, элементларның концентрациясен билгеләүнең полярографик, амперометрик һәм кулонометрик ысуллары эшләнә (В.Ф.Торопова, А.А.Попель, В.И.Гороховская, А.И.Костромин). 1960 еллардан бу ысуллар органик кушылмаларның электродтагы реакцияләрен өйрәнгәндә кулланыла башлый (Ю.П.Китаев, Ю.М.Каргин).

Электроаналитик химия өлкәсендә тикшеренүләр Казан университетында, Казан милли тикшеренү технология университетында, Казан милли тикшеренү техника университетында, Россия фәннәр академиясе Казан гыйльми үзәгенең Органик һәм физик химия институтында, Казан фотоматериаллар институтында алып барыла.

Органик реагентлар, экстракцияләп куерту (В.Ф.Торопова, Г.К.Будников); полярография һәм аның төрле модификацияләре, химик сенсорлар, шул исәптән биосенсорлар (Г.К.Будников); сусыз электрохимия (Ю.М.Каргин); кулонометрия (И.Ф.Абдуллин); газ (С.М.Вигдергауз, В.Ф.Новиков) һәм сыеклык (М.И.Евгеньев) үзгәртүче органик реагентлар хроматографиясе белән; редокс-анализда металларның боргидратларын куллану (К.Н.Мочалов); шулай ук берничә физик ысул, шул исәптән төш-магнит релаксациясе (А.А.Попель) һәм атом-эмиссия спектроскопиясе (И.С.Фишман) буенча тикшеренүләр алып барыла. Саналган ысулларның барысы да диярлек аз микъдардагы матдәләрне билгеләүдә файдаланыла.

ТР югары уку йортларында һәм фәнни-тикшеренү институтларында аналитик приборлар эшләнә, заманча вольтамперографлар (Р.Ш.Нигъмәтуллин, М.Р.Вяселев) һәм югары мөмкинлекле спектраль приборлар (Р.Д.Мөхәммәдъяров) ясала. Фәнни эшкәртмәләр органик синтез, нефтехимия комплексы предприятиеләренең аналитик лаборатория практикасында, шулай ук әйләнә-тирәне саклау белән бәйле ведомстволарда – «Түбәнкаманефтехим» акционерлык җәмгыяте, «Органик синтез» акционерлык җәмгыяте, Аналитик контрольнең специальләшкән үзәк инспекциясе, Руда булмаган материаллар геологиясе фәнни-тикшеренү институты, Химия продуктлары фәнни-тишеренү институтында гамәлгә кертелә.

Заманча җиһазлар, шул исәптән компьютерлар ярдәмендә идарә итү, матдәләрнең химик составы турындагы мәгълүматларны реаль вакыт масштабында алырга, экологик-аналитик мониторингның иң әһәмиятле проблемаларын чишәргә мөмкинлек бирә.

Әдәбият

Золотов Ю.А. Аналитическая химия: проблемы и достижения. М., 1992.

Основы аналитической химии. М., 1999. Кн. 1.

Автор – Г.К.Будников