Бурычлары

Агротехниканың бурычы – җитештерелгән продукциянең һәр берәмлегенә хезмәт һәм матди чыгымнарны кимрәк тотып, авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алу.

Агротехника җитештерү процессларын комплекслы механикалаштыруны, ашлама һәм туфрак эшкәртү системаларын куллануны, иң яхшы сортлы орлыклар чәчүне, чәчү әйләнешендә үсемлекләрнең урнашуын, чәчүне (утыртуны), үсемлекләрне карау-тәрбияләүне, чүп үләннәр, авыл хуҗалыгы үсемлекләре авырулары һәм корткычлары белән көрәшүне, туфрак өслеген тигезләүне, кар тотуны, сугаруны һ.б. үз эченә ала.

Агротехника явым-төшем суларының агып китүен туктату, туфрак юылуын (эрозия) һәм дымның парга әйләнүен киметү, туфракны органик һәм минераль ашламалар белән баланслап баету кирәклеген исәпкә алып, һәр зонаның туфрак-климат үзенчәлекләренә бәйле рәвештә дифференцияләп үткәрелә.

Татарстанда үсеше

Татарстанда, тулаем бөтен илдәге кебек, агротехника 1930 елларга кадәр түбән дәрәҗәдә була. Сөрү җиренең 1/3 өлешен соңгы яшел пар биләгән өч басулы чәчү әйләнеше, сабан һәм сука белән язын сай итеп сөрү, агуланмаган сортсыз орлыкларны тубалдан кул белән чәчү, чүп үләннәрне кул белән утау, игеннәрне урак һәм чалгылар ярдәмендә җыю, чабагач белән сугу кулланыла. Нәтиҗәсе түбән, бер дисәтинә җирдән 5–6 ц бөртекле ашлык уңышы алына.

Төп үзгәрешләр 1930 еллар башында – авыл хуҗалыгын коллективлаштыру барышында, колхоз һәм совхозлар оештырылганнан соң башлана, авыл хуҗалыгы машиналары, тракторлар файдаланыла, ашламалар, сортлы орлыклар һәм авыл хуҗалыгы фәне казанышлары кулланыла башлый.

1950 елларда агротехника үсешенең яңа этабы башлана. ТРда 1980–2000 елларда зур уңышларга ирешелә: корылыклы елларда да игеннәрнең уңышы гектардан уртача 12–17 ц дан кимеми, уңай килгән елларда (1997, 2001) гектардан 37,8–39,8 ц уңыш алына.

ТРда бөртекле һәм терлек азыгы культураларын үстерү технологияләре Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында һәм Казан аграр университетында эшләнә.

Агротехникада игенчелекнең барлык культураларын үстерүгә йогынты ясый торган гомуми алымнары (чәчү әйләнеше, туфрак эшкәртү системасы, ашламалар куллану, сугару, орлыкчылык, үсемлек авырулары, корткычлар, чүп үләннәр белән көрәшү, урман полосаларыннан файдалану) һәм һәрбер культураны үстерү, җыю, саклау, эшкәртү кебек махсус шәхси алымнар аерып карала.

Агротехникада кырларның уңдырышлылыгын киметә торган үсемлекләрне (язгы һәм көзге кыяклы культуралар), кырларның уңдырышлылыгын арттыра торган үсемлекләр белән (ашлама кертеп күпьеллык үләннәр, берьеллык кузаклылар, сызма культуралар чәчү) чиратлаштыра торган алмаш чәчү әйләнеше кертү зур әһәмияткә ия. Игелә торган культуралар җыелмасын исәпкә алып, кыр, ферма яны, болынлы-көтүлекле, чөгендерле, яшелчәле һ.б. чәчү әйләнешләре кертелә. Юыла торган кырлар, кагыйдә буларак, күпьеллык үләннәр катнашмасы чәчү өчен билгеләнә, 3–5 градустан текәрәк сөзәклекләр печән-көтүлекләр өчен күпьеллык үсемлекләр чәчү максатында файдаланыла. Туфрак юылуның туктавына һәм аның уңдырышлылыгы яхшыруга карап, болынга әверелгән басуларны полосалы (горизонталь полосалар) игенчелеккә күчерәләр һәм анда, чиратлаштырып, күпьеллык үләннәрне берьеллык үләннәр белән аралаштырып чәчәләр.

Үсемлекчелек продуктлары җитештерүне киметмәү өчен, сөрү җирләрендә бөртеклеләрнең уңышын 40–60 ц/га һәм аннан да күбрәк итеп программалаштырып, адаптив технологияләр үзләштерелә.

Туңга сөрү зона һәм туфрак үзенчәлекләренә, кырларның чүпләнүенә бәйле рәвештә үткәрелә: алдан камыл лущильник белән йомшартыла, аннан калаклы яисә калаксыз сабаннар һәм яссы кискеч – тирән йомшарткыч белән 20–30 см тирәнлектә сөрелә. Чиста пар калаклы лущильник яисә культиватор белән катламлап эшкәртелә.

Чәчү алдыннан сабан һәм уҗым культуралары өчен туфрак эшкәртү, шулай ук тырмалау, рәт араларын эшкәртү, үсемлекләрнең төбенә өю, һәрбер үсемлекнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, кабул ителгән система буенча башкарыла.

Ашламалар системасы пар басуындагы пар биләүче культуралар, сызма культуралар астына тирес, черемә, сидератлар кертү, известьләү, органик һ.б. ашламаларның тәэсир итү көчен исәпләп, аерым культуралардан планлаштырылган уңыш алу өчен кирәкле ашламаларның күләмен билгеләүдән һәм кертүдән гыйбарәт.

Чәчү өчен үсеше көчле (80% тан да ким булмаган) һәм тишелеше югары булган эре орлыкларны сайлап алалар. Бөртекле культураларны тоташ чәчкәндә, вегетация чорында чәчүлекләрне химикатлар белән эшкәртү һәм минераль ашламалар кертү максатында, кулланылырга тиешле машиналарның киңлеген исәпкә алып, даими технологик колеяләр (чәчелмәгән эзләр) калдырыла.

Әдәбият

Зиганшин А.А. Агротехника полевых культур в Татарской АССР. Казань, 1952.

Зиганшин А.А. Современные технологии и программирование урожайности. Казань, 2001.

Мосолов В.П. Полевые культуры Татарии и техника их возделывания // Собрание сочинений. М., 1955. Т.5.

Шатилов И.С. Экологические, биологические и агротехнические условия получения запрограммированных урожаев // Известия ТСХА. 1970. Вып.1.

Слагаемые эффективного агробизнеса: обобщение опытов и рекомендации. Ч.1: Земледелие и растениеводство. Казань, 2005.

Автор – Г.Г.Җиһаншин