Саны, таралуы

1926 елда халык санын исәпкә алганда бисермәннәр 10 меңнән артыграк теркәлгән (шуннан соң алар аерым исәпләнми, удмуртлар санына керә).

Удмуртия Республикасының төньяк-көнбатыш өлешендә, башлыча, Нократ кушылдыгы Чыпца елгасы буенда Юкамен, Глазов, Балезин, Яр районнары, шулай ук Киров өлкәсенең Слобода районы территориясендә яшиләр. 20 ләп авылда бисермәннәр генә яши, 41 торак пунктта өлешчә удмурт, татар, руслар да бар.

Теле

Төрки тел үзенчәлекләрен катнаштырып, удмурт телендә сөйләшәләр.

Тарихы

Идел белән Чулман арасында яшәүче бисермәннәр хакында XIII–XV йөзләргә караган рус елъязмаларында мәгълүматлар бар, XVII йөз документларында Чыпца буенда көн күрүчеләр теркәлгән (еш кына аларны «чуаш» дип тә язалар).

1678 елга караган язмаларда 4 бисермән авылында 73 йорт булуы, анда 337 ир-ат яшәве, 1717 елгы язмада XVIII авылдагы 100 йортта 432 ир-ат теркәлгән. XVIII–XIX йөзләрдә бисермәннәрнең удмурт, татарлар (Нократ татарлары) белән уртак торак урыннары барлыкка килә.

Шөгыльләре

Бисермәннәрнең төп шөгыльләре – игенчелек: арыш, арпа, солы, җитен, киндер игәләр.

Чолыкчылык белән көн күрүчеләр, авылдан вакытлыча китеп, авыл хуҗалыгы эшләрен башкаручылар яки үз атлары белән йөк ташучылар да күп була. Вак һөнәрчелек бисермәннәр арасында киң таралмаган.

Мәдәнияте

1930 елларга кадәр җирдән авыл җәмәгате тәртибендә файдаланганнар, еш кына берничә кече авыл бер җәмәгатькә берләшкән.

XX йөзнең беренче чирегенә чаклы зур бер гаилә булып (балаларны аерып чыгармыйча, берничә гаилә бергә тупланып) яшәү тәртибе саклана. Милли яктан катнаш гаиләләр сирәк очрый.

Бисермәннәр яшәгән авыллар һәм утарлар урам-тыкрык рәвешендә планлаштырылган. Бисермәннәргә 2 якка кыек түбәле бүрәнә өйләр, 2 катлы бүрәнә амбар-келәтләр (бер катлылары сирәк очрый) хас. Ишегалдының икенче өлешендә мал абзары, утары һәм мунча урнаша. Өй һәм каралты-кура төзелеше удмуртларныкы рәвешендәрәк.

Хатын-кыз киеме: туры тар күкрәкчәле, бөрмәле киң итәкле итеп киндер тукымадан тегелгән, күкрәк, җиң тирәләре чигеп һәм тар тасмалар тегеп, бай итеп бизәлгән күлмәк; киң төпле, аяк тубыгына чаклы төшеп торучы балаклы ыштан, алъяпкыч. Шулар өстеннән каптырмасыз халат рәвешендәге өске кием киелә. Муен, күкрәк тирәли (кыеклап) төрле тәңкә, каурый, сәйлән белән бизәлгән тасмалар тагыла, кул-бармаклар беләзек, йөзекләр белән бизәлә. Бисермәннәрнең хатын-кыз киеме чуаш хатын-кызлары киеменә тартым.

XIX йөз ахыры – XX йөз башы бисермәннәр ир-аты өс киемендә шул чор удмурт һәм рус ир-атлары киеменнән аерма юк: алача киндер тукыма һәм постау өстенлек итә.

Бисермәннәр табыны гадәти крәстиян ризыгыннан торган; ит фәкать бәйрәм ашы саналган. Мөселманнар кебек үк, дуңгыз итен XX йөз башларына кадәр кулланмаганнар, хәзер дә йола үтәү табыннарына куймаска тырышалар.

Бисермәннәр фольклоры йола үтәгәндә, бәйрәмнәрдә башкарыла торган махсус җырларны, әкият һәм табышмакларны үз эченә ала.

Халык бәйрәмнәре нигездә җир эшкәртүгә бәйле календарь бәйрәмнәреннән гыйбарәт. Аларның иң олысы, мөһиме булып язгы сабан бәйрәме «Акаяшка» санала.

Дин

Дингә карашлары бик үзенчәлекле, катлаулы. XVIII йөздән башлап христиан динендә булсалар да, элгәредән килгән мәҗүсилек йолаларын да үтиләр, ислам динен дә хөрмәт итәләр. Һәр елны авылга мулла китертеп дога кылдыру, үлем-китем булганда да мулла чакыру, беренче көтү чыккан көндә мөселман дине әһеленә сәдака бирү (он, ярма һ.б.) гадәткә кергән.

Милли үзаң

1990 еллардан башлап халыкның үз этник йөзен сакларга омтылышы көчәя. 1990 елда Глазов шәһәрендә бисермәннәрнең матди һәм мәдәни үзенчәлеген, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерүне, халык саны исәбен алганда аерым этник төркем буларак теркәлүне күздә тоткан милли үзәк – «Бисермән халкы җәмгыяте» оештырыла.

1992 елның июнендә Удмуртия Республикасы Югары Советы Президиумы «Бисермән халкының тарихи исемен кайтару турында» карар кабул итә. Бисермәннәр Россия халыклары исемлегенә (реестрына) кертелә.

Әдәбият

Белицер В.Н. К вопросу о происхождении бесермян // Труды института этнографии. 1947. Т. 1.

Тепляшина Т.И. Язык бесермян. М., 1970.

Исхаков Д.М. Татаро-бесермянские этнические связи как модель взаимодействия булгарского и золотоордынско-тюркского этносов // Изучение преемственности этно-культурных явлений. М., 1980.

Родионов В.Г. Этнокультурные черты и история бесермян как свидетельство болгаро-чувашской преемственности // Болгары и чуваши. Чебоксары, 1984.

Владыкин В.Е., Христолюбова Л.С. Удмурты // Народы Поволжья и Приуралья. М., 1985.

Народы России: Энциклопедия. М.,1994.

Удмуртская Республика: Энциклопедия. Ижевск, 2000.