Эчтәлек

Гарәп халыкларының борынгы мифологиясендә гыйфрит үлгән кешенең җанына тиңләштерелә.

Ислам, гарәп фольклоры һәм әдәбияты («Мең дә бер кичә») йогынтысында гыйфрит образы татар фольклорында да киң тарала. Башта гыйфрит геройның риясыз ярдәмчесе булып санала («Балыкчы белән Гыйфрит», «Ак Бүре» һ.б. әкиятләр). Мөгаен, болары гыйфритнең Сөләйман ханга хезмәт итүе турындагы Коръән мотивы белән бәйле.

Соңрак гыйфрит образына караш үзгәрә һәм ул башка усал затлар рәтенә керә. Мәсәлән, «Өч дус» әкиятендә гыйфрит – диюләр башлыгы, ул аларга хас явыз гамәлләр кыла.

Шулай ук гыйфрит татар әдәбиятында да сурәтләнә (Н. Исәнбәтнең «Эңгер җыры» һәм «Хәйләкәр Дәлилә яки «Мең дә бер кичә»дән бер кичә», Зөлфәтнең «Мөмкин!» һ.б.).

Әдәбият

Татар халык иҗаты: әкиятләр. Казан, 1977. 1 китап.

Исәнбәт Н. Кырлай егете: пьесалар. Казан, 1980.

Башҡорт халык ижады: әкиәттәр. Өфө, 1976.

Коран / пер. смыслов и коммент. В. Пороховой. Дамаск-М., 1996.

Автор – Ф.И. Урманчеев