Эчтәлек

Бу образның килеп чыгышы, бер яктан, төрки кабиләләр арасында тотемистик карашларның киң таралуы, шулай ук борынгы төрки халыкларның тормышында зур роль уйнаган атка табыну йоласы белән; икенчедән, төркиләрдә, шулай ук күп кенә башка халыкларда да, ак төснең сау-сәламәт тууны, бәхетле тормышны, тыныч үлемне һәм лаеклы җирләүне символлаштыруы белән бәйле.

Акбүзат – геройның үткәнен, хәзергесен һәм киләчәген белеп торучы даими юлдаш һәм ярдәмче.

Татар мифологиясендә күктә яшәүче ике ат – Акбүзат һәм Күкбүзат турындагы сюжет бар. Җиргә төшеп, атлар миф, әкият яки дастан героеның гамәлләрендә катнашалар һәм яңадан күккә ашалар. Күктә, тимер казыкка (Тимер Казык – Котып йолдызы) арканланган килеш, аның тирәсендә утлап йөриләр. Җиде карак (Зур Җидегән йолдызлыгы) бу атларны урларга ниятли һәм Акбүзат белән Күкбүзатны өзлексез эзәрлекли, ләкин тота алмый.

Татарларда хәзер дә «Акбүзат йолдыз, Күкбүзат йолдыз, Тимер Казык бер ялгыз» дигән мәкаль һәм «Казыкка бәйләнгән ике атым дулый, дуласа да, бер тирәдән китә алмый» дигән табышмак яши.

Әдәбият

Татар халык иҗаты: әкиятләр. Казан, 1977. 1 кит..

Урманчеев Ф.И. По следам Белого волка. Ранние этнокультурные связи тюрко-татарских племен. Казань, 1994.

Автор – Ф.И.Урманчеев