Коръәндә бәян ителгәнчә, Аллаһ Адәмне туфрактан һәм «җан өрелгән» балчыктан үзенең Җирдәге «урынбасары» (хәлифәсе) сыйфатында, барлык фәрештәләрдән өстен итеп ярата һәм аларга Адәмгә буйсынырга боера.

Фәрештәләрнең берсе Иблис Адәмгә буйсынудан баш тарта һәм күктән җиргә төшерелә. Аллаһка үч итеп, Иблис Адәм белән беренче хатын-кыз заты Хәваны җәннәттәге тыелган җимеш белән сыйлап, гөнаһ кылдырта.

Адәм белән Хәва, бу эшләре өчен җәннәттән сөрелеп, бер-берсеннән аерым рәвештә җиргә төшереләләр. Риваятьләрдә бәян ителгәнчә, алар Мәккә янындагы Гарәфә тавында табышалар, Аллаһ ихтыяры белән шунда Адәм Кәгъбә төзи. Аллаһның ярлыкавына ирешә һәм беренче пәйгамбәр була.

Мөселман дини әдәбиятында Адәм – кешенең илаһи асылы гәүдәләнеше.