Эчтәлек

Себер халыкларында, фарсыларда, гарәпләрдә таралган ярымкеше-ярымрух вариантларының берсе.

Урал татарлары фольклорында Шүрәлегә якын.

А.Х.Садыйкова тарафыннан 1977 елда Свердловск һәм Пермь өлкәләрендә язып алынган шул ук исемдәге легендада Ярымтыкның барлыкка килүе кешегә җибәрелгән бозым белән аңлатыла. Ярымтык урманда яисә мәгарәләрдә яши. Кошка әверелеп, ояда яши ала. Очраган кешене кытыклап үтерергә мөмкин.

Әдәбият      

Татар халык иҗаты: Риваятьләр һәм легендалар. К., 1987; 

Урманче Ф.И. Татар халык иҗаты: Дәреслек. К., 2005.

Автор — Ф.И.Урманчеев