Эчтәлек

Адәмнең кабыргасыннан барлыкка китерелгән һәм аның хатыны: Коръәндә исеме аталмыйча телгә алына.

Христиан мифологиясендә елан кыяфәтендә килгән Иблис Һауа белән Адәмне җәннәттәге тыелган җимеш белән сыйлый, гөнаһ кылдырта. Һауа белән Адәм бу эшләре өчен җәннәттән бер-берсеннән аерым рәвештә җиргә сөреләләр.

Хәдисләрдә әйтелгәнчә, Адәм һәм Һауа Мәккә янындагы Гарәфә тавында очрашалар, Аллаһ боерыгы буенча Адәм шунда Кәгъбә төзи һәм алар кешелек тарихында беренче булып хаҗ кылалар.

Мөселман риваятьләре буенча, Һауаның гөнаһлары өчен хатыннар бала тудырган вакытта физик газапларга дучар ителә; тәкъва хатыннар оҗмахка керә.

Хәзерге татар телендә «Һауа» сүзе ялгызлык исеме сыйфатында да файдаланыла.

Әдәбият

Ислам: Энцикл. словарь. М., 1991.