Эчтәлек

Татар һәм казакъ фольклоры әсәрләрендә ул – халык мәнфәгатьләрен яклаучы. Дәрәҗәле кешеләрнең капма-каршысы буларак, шат, хәйләкәр, тапкыр, зирәк; алар белән бәхәстә һәрвакыт өстен чыга.

Әлеге персонаж татар язучысы Н.Исәнбәтнең «Җирән чичән белән Карачәч сылу» комедиясендә урын ала.

Башкорт фольклорында бу образ башкача бирелә: «Бәндәбикә һәм Ерәнсә сәсән» риваятендә ул казакъ торакларына һөҗүм итә, җиңелүгә дучар була һәм, ахыр чиктә, үз-үзенә кул сала.

Әдәбият

Җирән чичән белән Карачәч сылу // Исәнбәт Н. Әсәрләр. Казан, 1989. 3 том;

Мәхмүтов Х. Канатлы сњз — хикмәтле сүз. Казан, 1999;

Әуезов М. Уакыт және әдәбиет. Алма-Ата, 1962;

Казахские народные сказки. М., 1952;

Казахский фольклор в собрании Г.Н.Потанина. Алма-Ата, 1972;

Башҡорт халык ижады. Риүәйттәр, легендалар. Өфө, 1997.

Автор – Ф.И.Урманчеев