Эчтәлек

Гадәттә, алканы, колак йомшагын тишеп, беренче мәртәбә 3–4 яшьтә тактырганнар. Алканың төрледән-төрлесен (җирле зәркәнчеләр җитештергән һәм читтән китерелгән эшләнмәләрне, яңа мода буенча ясалган һәм буыннан буынга мирас ителгән бизәмәләрне) картлык көннәренәчә тагып йөргәннәр. Шуңа күрә аларның кулланылган вакытын һәм урынын шартлы рәвештә генә билгеләргә мөмкин.

Болгар заманнарыннан алып XIX йөз ахыры – XX йөз башларына кадәр «сорау билгесе» рәвешендәге көмеш, алтын йөгертелгән алкалар популярлык казана. Әлеге алкалар муенса яисә металл сырлар төшерелгән асылмалы бизәкләр белән тәмамланган, йомык булмаган боҗра композициясеннән гыйбарәт.

XIX йөз уртасында «тәңкәле сырга»лар – төрле акчалардан һәм акчага охшаш әйберләрдән эшләнгән алкалар киң тарала. Еш кына алар мәрҗән асылмалар, тәңкәләр белән бизәлә. Эшләү технологияләре катлаулы булмаганлыктан, аларны гади тимерчеләр дә ясаган. Алтынчылар, һөнәри зәркәнчеләр исә яссы һәм күпертмә җепкыр ысулы белән ике (кечкенә һәм зур) аелдан торган үзенчәлекле татар алкалары эшләгәннәр. Тәңкәләрдән һәм кысага утыртылган асылташлардан (фирүзә, аметист, сердолик, тау бәллүре) торган асылмалар белән бизәлгән аелның формасына карап, әлеге алкалар махсус әдәбиятта бадәм чикләвеге яки груша рәвешендәге алкалар дип аталалар. Этник яктан катнаш халык яшәгән төбәкләрдә аларны «татар сыргасы» дип йөртәләр. Аеруча грушасыман эре алкаларны (озынлыклары – 10–13 см га кадәр) еш кына чигә-муен бизәмәләре итеп тә кулланганнар – аларны колакка такмаганнар, баш киеменә беркеткәннәр, ияк астыннан тасма яки асылмалы чылбыр белән бәйләгәннәр.

Халык киемнәренең борынгы монументаль стиленә туры килгән мондый зур, бизәкле алкалар XIX-XX йөзләр чикләрендә керәшеннәрдә генә сакланып калган.

XIX йөз ахырыннан башлап татар киемнәренең европалаша баруы һәм гомумшәһәр нормаларына якынаюы борынгы «ай» формасындагы зур булмаган боҗра алканың элекке популярлыгын арттыра. Җәенке, чәчәк-үсемлек бизәкләре төшерелгән «айлы» алкалар эшләү белән нигездә татар зәркәнчеләре шөгыльләнә. Ә менә шома, бизәксез, кабартылган, ягъни эче куыш «айлы» алкаларны XIX йөз ахырыннан Казан губернасы Лаеш өязенең Балык Бистәсе авылында яшәүче рус осталары да ясый башлый.

Татар хатын-кызлары рус үрнәгендәге алкаларны да элек-электән тагып йөргәннәр: XVI-XVII йөзләрдә «берлек», «икелек», «өчлек» алкалары, XVIII-XIX йөзләрдә сәйлән, энҗе белән бизәлгән кәрзин, имән чикләвеге, бант рәвешендәге алкалар таралган. Урта Азия, Кавказ якларыннан китерелгән алкаларны да бик теләп алганнар.

XX йөзнең беренче яртысы дәвамында татар зәркән сәнгатенең эре үзәкләре генә түгел (Казан, хәзерге Саба, Арча, Мамадыш районнарындагы авыллар), үзәктән читтәге милли бизәмәләр ясау учаклары да юкка чыга. XX йөзнең икенче яртысыннан фабрикаларда күпләп җитештерелгән бизәмәләр кулланыла башлый. Алкалар беркайчан да модадан чыкмый, хәзер дә иң популяр бизәнү әйбере булып калалар. Аларны сайлау мөмкинлеге гаять зур – арзанлы бижутериядән алып (пыяладан, керамикадан, пластмассадан һ.б.дан ясалган алкалар һәм клипслар) кыйммәтле металлардан һәм ташлардан эшләнгән тиңдәшсез нәфис әйберләргә кадәр. Республикадагы нәфис һөнәрләр яңара барган саен, профессиональ рәссам-зәркәнчеләр һәм осталар җитештергән әйберләрне – милли үзенчәлекле алкаларны да базар тәкъдим итә башлады.

Әдәбият

Суслова С.В. Женские украшения казанских татар середины 19 – начала 20 вв. М., 1980.

Суслова С.В. Ювелирное дело // Татары. М., 2001. 

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. Казань, 1984.

Валеева-Сулейманова Г.Ф., Шагеева Р.Г. Декоративно-прикладное искусство казанских татар. М., 1990.

Рамазанова Д.Б. Названия одежды и украшений в татарском языке. Казань, 2002.

Автор – Ф.Ф.Гулова