Эчтәлек

Өрпәк турыпочмаклы өчпочмак рәвешендә тегелә, 2–2,5 м лы озын кыек ягының уртасы җиңелчә сырлар белән җыйдырыла. Өйдә тукылган юка ак тукымадан яки ефәктән эшләнә, тамбурлы чигү белән бизәлә (бизәкләр, кагыйдә буларак, шахмат тәртибендә урнаштырылган чәчәк бәйләмнәреннән — укалы парчалардан (глазет) тора). Чәчәкле бизәкләрнең өслеге еш кына келәм җөе белән тутырыла яисә алтын һәм көмеш җепләр белән каплана (кара Чигү).

Өрпәкнең чит-читләренә еш кына чук тотыла, маңгай өлешенә укалы тасмадан битлек тегелә. XIX йөздә өрпәк Казан һәм Вятка губерналары территориясендә өлкән яшьтәге шәһәр татар хатын-кызлары киемендә сакланып килә, әмма XX йөз башында фабрикада эшләнгән яулыклар белән алышына.

Өрпәкнең бер төре булган кыекча, шул ук формада һәм зурлыкта булып, чигү белән түгел, тәңкәләр яисә укалы тасма кисәкләре белән бизәлә һәм күбесенчә авыл татар хатын-кызлары киеменең бер өлеше булып тора.

XIX йөз уртасында кыекча Казан, Уфа, Оренбург, Самара һәм Вятка губерналарындагы авылларда таралыш ала. Кайчак аның астыннан маңгай бизәмәсе — сарынҗә бәйләп калдырыла.

Өрпәк һәм кыекча белән беррәттән, татар киеме элементы буларак сөлгесыман һәм квадрат баш япмалары: тастар, яулык (түгәрәк яулык, ак яулык, бистәр), бөркәнчек (баш бөркәү, каплама) һ.б. да кулланылган.

Әдәбият  

Валеев Ф.Х. Народное декоративное искусство Татарстана. К., 1984;

Мухамедова Р.Г. Татарская народная одежда. К., 1997.

Автор — Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова