Традицион баш киеме комплексының XX йөз башына кадәр тотрыклы кулланылган мәҗбүри элементы.

Маңгай тәңкәсеннән аермалы буларак, мәләнчек каен тузыннан яки юка тактадан (калак) ясалган маңгай бәйләвече белән бергә тегелгән. Калакның формасы төрле төбәкләрдә төрлечә булган: Кама алдының көнбатышында — озынча турыпочмаклык, Кама аръягының көнчыгышында — тояк, Казан губернасының Чистай өязе керәшен хатын-кызларында квадрат рәвешендәге калаклар кулланылган. Гадәти көннәрдә мәләнчекне яулык астыннан, бәйрәмнәрдә күп катламлы баш киеме сүрәкә белән бергә кигәннәр.

Автор — Ф.Ф.Гулова