Эчтәлек

Өске почмаклары бөгелгән, аны күлмәкнең күкрәк уемы астыннан тотып торучы бәйләвечләре булган дүртпочмаклы тукыма кисәгеннән (зурлыгы 20×30 — 25×40 см) тегәләр.

Күкрәкчәнең күлмәк уемына туры килгән өлеше чигелгән яки аппликация белән бизәлгән була. Гадәти бизәк — чәчәк бәйләме, чәчәкле ботак. Ул тигез яки (ешрак) тамбур чигүе белән, кайбер очракларда келәм җөенә катнаштырып чигелә. Борынгы үрнәкләре бизәк-мөгезсыман фигуралардан һәм розеткасыман бизәкләрдән торган композицион вариацияләр; алар алтын җепләр белән, кайбер очракларда төсле ефәк кушып, тигез чигү белән чигелгән, мишәрләрдәге күкрәкчәләрдә озаграк сакланган.

Күкрәкчәгә ике төрле мәгънә йөкләнгән: бизәү чарасы булудан тыш, сәнгати образга саклаучы мәгънә салынган, ул хатын-кызны явыз рухлардан сакларга тиеш булган. Күкрәкчәне осталар үзләре өчен, туй бүләкләре һәм үлемтек (өлкән яшьтәге хатын-кызны җирләгәндә аның төсе итеп яшьтәшләренә күкрәкчәләр өләшү гадәте булган) сыйфатында тарату өчен теккәннәр.

Күкрәкчәләр XX йөз уртасында, Европа костюмы модага кергәннән соң, кулланылыштан чыга.

Әдәбият

Гулова Ф.Ф. Татарская народная вышивка. К., 1980;

Суслова С.В., Мухамедова Р.Г. Народный костюм татар Поволжья и Урала. К., 2000.

Автор – Ф.Ф.Гулова