- РУС
- ТАТ
күлмәкнең күкрәк уемы; төрле төстәге тасмалар һәм ука белән бизәлгән хатын-кыз күкрәкчәсе
Бизәкле күкрәкчә — изү. Тукыма, укалы тасма, көмеш, алтынлау, асылташлар. Бөтеркә. XIX йөз. ТРның Дәүләт сынлы сәнгать музее
XVIII йөз ахырына Казан татарларында, башка этник һәм терр. татар төркемнәреннән йөз елга диярлек элегрәк, бер төстәге буяуга манылган киндер һәм алача өйдә сугылган ак тукыманы кысрыклап чыгара. Бу исә татарларда бер үк вакытта эчке кием дә, күлмәк тә булып саналган хатын-кыз күлмәкләрен бизәүдә билгеле бер үзгәрешләргә китерә. Аерым алганда, традицион чигү урынына күлмәкнең күкрәк уемын тагын да ачыграк төсләр белән калкурак итеп бизәкләр тегеп каймалау гамәлгә керә.
Вакытлар узу белән күкрәккә киелә торган бизәмә салынмалы мөстәкыйль бизәнү әйберенә әверелә. Изүне, гадәттә, хатын-кызлар үзләре тегәләр. Уем рәвешен китерү өчен күкрәкчәнең үзәге буйлап тукымадан эшләнгән, еш кына ярымовал рәвешендә сырылган өслек тирәсенә ука, ефәк, атлас тасмалардан бала итәкләр бөреп тегелә. Изүне кайчак көмеш тәңкәләрдән, нәфис калайдан эшләнгән бизәкләр дә тулыландыра. Кыйммәтле кул эшен бүләк итү, мәсәлән, кәләшнең кайнанага туй бүләге рәвешендә изү бирү гадәте булган. XIX йөздә бәйрәмнәрдә кия торган хатын-кыз киемендәге бу затлы бизәнү әйбере иңсәле киемнәрдәге контраст фактуралар һәм төсләр ярашуын һәм үзенә бер төрле милли баш киемнәренең ансамбль тәңгәллегенә тәэмин итә.
XX йөзнең 1 нче чирегендә, татарларның гомумевропа стилендә киенүгә күчүе вакытында киң кулланыштан төшеп кала.
Завьялова М.К. Татарский костюм. К., 1996;
Мухамедова Р.Г. Татарская народная одежда. К., 1997;
Суслова С.В., Мухамедова Р.Г. Народный костюм татар Поволжья и Урала. К., 2000;
Суслова С.В. Одежда // Татары. М., 2001.
Автор — Ф.Ф.Гулова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.