Идел буе – Урал алды татарларының баш киемнәре, традицион өс киеменең бер өлеше буларак, борынгы төрки-болгар мәдәниятеннән һәм киемнәреннән аерылгысыз.

Татарларның баш киемнәренең үзенчәлекләре Идел-Урал төбәгендә яшәүче күрше халыкларның, шулай ук Шәрекъ мөселман халыкларының мәдәни традицияләре йогынтысында формалаша.

Хатын-кыз баш киеме

Татар баш киемнәренең милли-сәнгати үзенчәлекләре, тарихи дәверләр һәм аерым төбәкләр белән бәйле вариантларының күптөрлелеге хатын-кыз киемнәрендә аеруча ачык чагылыш таба. Хатын-кыз баш киеменең ике төре – япма һәм башлык – борынгы заманнарда ук өстенлек ала.

Япмалар – бөркәнчек, түгәрәк яулык, өрпәк, тастар – XIX йөз ахырына киң кулланылыштан чыга. XIX йөзнең 1 нче яртысыннан үзләренең формалары (квадрат, өчпочмаклы, сөлге сыман), бизәлү ысуллары (чигү, аппликация, бизәкләп туку) һәм бәйләп йөрү җәһәтеннән үзенчәлекле әлеге баш киемнәренә күпләп җитештерелгән яулыклар һәм шәлләр алмашка килә.

Эчтән бөркәнелгән ситсы яулыкларны («француз яулык») өлкән яшьтәге хатын-кызлар – ике очын ияк астыннан, кызлар һәм яшь хатыннар баш артыннан бәйләп йөргән.

Ефәк трикотаждан челтәрле шәлләр кешелеккә бәйләнгән: яшь хатыннар һәм кызлар аны калфак өстеннән бөркәнгән, ә өлкән яшьтәге бай хатыннар шәл өстеннән мех башлык – «камчат бүрек» кигән.

Мәрҗән, сәйлән, укалап чигелгән бәрхет калфаклар 1920 елларга кадәр мөселман хатын-кызлары арасында киң таралган.

Калфакларның борынгы төрләрен – бәйләнгән ак калфак, бәрхет «чәчәк калфак»ны XIX йөз ахырларына кадәр керәшен кызлары гына кия. Кияүдәге керәшен хатыннары берничә элементтан торган сүрәкә, ә мәлки төркеме керәшеннәре тастар кигән. Соңгысының аерым төрләре Касыйм татарларында, мишәрләрнең кайбер төркемнәрендә XX йөз башларына кадәр саклана.

Тастар җыелмасының Болгар дәвереннән үк килгән иң борынгы вариантларының бер өлешен акча тәңкәләре, мәрҗән, сәйлән чигеш белән капланган башлык – кашпау тәшкил иткән һәм ул Ләмберә мишәрләрендә XIX йөз урталарында да кулланылган.

Ир-ат баш киеме

Хатын-кыз баш киеменнән аермалы буларак, ир-ат баш киеменең аерым төбәкләргә бәйле үзенчәлекләре күп түгел. Алар фәкать кешенең кайсы катлауга керүен, байлыгын чагылдырган, шәһәр яисә авыл мәдәниятенә, ислам яки христиан диненә нисбәтле булуын белдергән.

XX йөз башына кадәр кыйммәтле тукымалардан, затлы мехтан тегелгән баш киемен халыкның бай катлавы гына кигән.

Ислам диненең үзенчәлекле символлары булган түбәтәй һәм чалма – керәшен татарлар көнкүрешенә үтеп кермәгән. Мөселман татарларга хас эчке баш киемнәре – түбәтәйне борынгы яугирләр шлем эченнән кигән, ул дүрт чөйсыман ялгаулы ярымтүгәрәк башлык сыман итеп сырылган. Аны Казан татарлары «тәкыя», мишәрләр – «кәпәч» дип атый.

XX йөз урталарына кадәр ир-ат җәй айларында – сарык йоныннан басылган кырлы эшләпә һәм кышын бүрек кигән. Цилиндрсыман мех башлыкның «Мәскәү бүрек», «данадар бүрек» фасоннары, кисек конус рәвешендәге «кәләпүш» дип аталган түбәтәйләр киемнәрнең шәһәрчә стиле йогынтысында таралыш ала.

XIX – XX йөзләр чигендә татар зыялылары арасында чуклы төрек фәсләре модага керә.

Балалар баш киеме

Балалар баш киеме олыларныкына охшаш итеп тегелгән, ләкин алар өчен ачыграк төстәге материаллар кулланылган һәм баерак итеп бизәлгән, хәтта кышкы башлыклар да чигелә торган булган. Малайлар 3-4 яшьтән үк түбәтәй кия башлаган. Кызлар кешелеккә яулык бәйләгән, буй җиткәч – кәтәҗи калфак кигән.

XIX – XX йөзләр чигендә өс киеменең европалашуы башлана һәм ул XX йөз урталарына татар халкы көнкүрешеннән традицион баш киемен кысрыклап чыгара.

XX йөз ахырындагы милли мәдәният яңарышы нәтиҗәсендә этник символлар булып торган аерым милли кием элементларының, шул исәптән түбәтәй һәм калфак кебек баш киеменең көнкүрешкә әйләнеп кайтуы күзәтелә.

Әдәбият

Воробьёв Н.И. Казанские татары. Казань, 1953;

Завьялова М.К. Татарский костюм. Казань, 1996;

Суслова С.В., Мухамедова Р.Г. Народный костюм татар Поволжья и Урала. Казань, 2000.

Автор – Ф.Ф.Гулова