- РУС
- ТАТ
җылы баш киеме, башлык
XIX йөз башына кадәр татарлар зур колакчынлы, биек очлы, маңгайлы һәм арты итәкләнгән бүрек кигәннәр. Мондый башлыклар башка төрки халыклар арасында, урта гасырларда Көнчыгыш Европада киң тарала. XIX йөздә татарларда ирләрнең кышкы баш киемнәре арасында эче мех белән сырылган, тышы тукымадан тегелгән йомры түбәле бүрек («мескен» бүрек, тәвәккәл бүрек һ.б.), мех кырпулы бүрек (кырпу бүрек, кама бүрек һ.б.) өстенлек ала. Киң мехлы, гадәттә, кондыз мехлы кырпулысын (камчат бүрек) олы яшьтәге баерак татар хатын-кызлары да кигән. Алар элегрәк йомшак итеп, ефәк эчлек белән зәңгәр, яшел, куе кызыл төстәге бәрхеттән тегелгән; бүрек нең очына алтын пумалачык куелган, башы бер якка авып торырлык итеп, яулык өстеннән киелгән.
XIX йөз уртасыннан камчат бүрек, эчлеген сыру юлы белән, каты итеп тегелә, яссы йомры башы еш кына мәрҗән, алтын яисә көмеш җеп белән чигелә, яки зәргәр аеллар белән бизәлә. Камчат бүрек XX йөз башында кулланыштан чыга. Кайбер авыл җирләрендә өлкән яшьтәге хатын-кызлар сарык йоныннан бәйләнгән йомры башлы кызгылт көрән төстәге бүрек кигәннәр. Дин әһелләре, сәүдәгәрләр, зыялылар арасында каты кырпулы, каракүлдән (каракүл бүрек, мәскәүский бүрек) яки соры бохар илтереннән эшләнгән яссы түбәле данадар бүрек киң таралган була.
Гадәттә, бүрек түбәтәй өстеннән киелә һәм аны елның барлык фасылларында да киеп йөриләр. Авыл халкы өчен бүрекне килеп эшләүче осталар тегә, Казан губернасы Мамадыш өязенең Шәмәрдән, Ядегәр авыллары тегүчеләре аеруча дан казана. XIX йөз урталарында кайбер төбәкләрдә (мәсәлән, Мамадыш, Лаеш өязләре) сарык тиресе, илтер эшкәртү, алардан бүрек тегү кәсепчелеге таркау мануфактура төсен ала.
Бүрек белән Минзәлә, Бөгелмә ярминкәләрендә сәүдә иткәннәр, аны шулай ук Түбән Новгород ярминкәсендә күпләп сатканнар.
Хәзерге вакытта бүрекнең традицион төрләрен өлкән яшьтәге татарлар яратып кия.
Шулай ук кара: Баш киемнәре.
Воробьев Н.И. Казанские татары. Казань, 1953.
Халиков Н.А. Хозяйство татар Поволжья и Урала. Казань, 1995.
Суслова С.В., Мухамедова Р.Г. Народный костюм татар Поволжья и Урала. Казань, 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.