Эчтәлек

Кулдан тукылган ак юка тукымадан яки төсле киндердән (кызыл бөркәнчек), соңрак фабрика тукымасыннан әзерләнгән. Бөркәнчекнең маңгай өлеше еш кына тәңкәләр, ука тасма белән бизәлгән. Мәлки керәшеннәрендә туй япмасы вак көмеш тәңкәләр белән сырылган тәкыяга итәкләндереп тегелгән. Бөркәнчек туй киемнәре өстеннән бөркәнелгән һәм ияк астыннан тасма белән бәйләнгән.

Бөркәнчек кәләшнең йөзен чит күзләрдән каплап торган, шул рәвешчә ул күз тиюдән саклый дип исәпләнгән. Бөркәнчек туй йоласы үтәү өчен дә кулланылган: мәсәлән, керәшен татарларда кияүгә чыккан кызның туганнарыннан берсе, кәләш янына бөркәнчек астына кереп, аңа «кәләш еглавы»н («әтәкәм җырлау») башкарырга булышкан. Чепья татарларында, мишәрләрдә һәм керәшеннәрдә «бөркәнчек ачу» йоласы булган, бөркәнчекнең бер читен уклау ярдәмендә күтәреп, туй кунакларына яшь киленнең йөзе күрсәтелгән, бу аның ир ягына кабул ителүен аңлаткан.

ХХ йөз башында, милли киемнәрнең башка бик күп элементлары белән беррәттән, бөркәнчек тә кулланылыштан чыга. ХХ йөзнең икенче яртысыннан кәләшнең баш киеме сыйфатында фата куллану гадәткә керә.

Әдәбият

Мухаметшин Ю.Г. Татары – кряшены. М., 1977.

Пермские татары. Казань, 1983.

Уразманова Р.К. Современные обряды татарского народа. Казань, 1984.

Приуральские татары. Казань, 1990.

Суслова С.В., Мухамедова Р.Г. Народный костюм татар Поволжья и Урала. Казань, 2000.