Эчтәлек

Кайвакыт вульгаризмнар көнкүреш колориты өстәү, уйлаган предметка карата тискәре мөнәсәбәт белдерү өчен, стилистик элемент буларак, персонажлар сөйләменә яки әдәби әсәрнең текстына кертеләләр.

Аристократ – сорыкортлар, калын корсак, кечек башлар;

Ашыйлар соң бирән булган кешеләр, ну гаҗәп, ай-яй!

Вә һәрберсе – губернатор, кикерәләр дөбер-шатыр;

Тамак туйгач, төкер-какыр, бөтен эч май гына, май-май!

                    (Г.Тукай, «Сорыкортларга»).

Ишектәге «күз» ачылды. Бүренекедәй кан баскан бер яман бәбәк карады (И.Салахов).

Ләкин егет дөмекмәде, алты айдан кире кайтты (Г.Ибраһимов).

Әдәбият

Ахманова О.С. Словарь лингвистических терминов. Москва, 1966.

Городское просторечие: Проблемы изучения. Москва, 1984.

Розенталь Д.Е., Теленкова М.А. Словарь-справочник лингвистических терминов. Москва, 1985.

Авторлар – Х.Р.Курбатов, М.Ә.Сәгыйтов