Эчтәлек

Әдәби тел үсешендә тел нормаларыннан читкә китү буларак аерылып чыгалар.

Татар телендә фонетик диалектизмнар: җ-ләштерү (җаулык – әдәби телдә яулык, җәтмә – ятьмә), ц-ләштерү (пецән - печән, циләк - чиләк), й-ләштерү (йәләү - җәяү, йел  - җил); грамматик диалектизмнар: -мәгә, -гәле кушымчалы инфинитив формалары (килмәгә, килгәле – килергә), фигыльнең 3 нче затында -ты/-те яисә -дыр/-дер кушымчалары (киләте, киләдер – килә); сүз ясый торган диалектизмнар: эрек - эремчек, капкак - капкач; лексик диалектизмнар бар. Соңгыларына этнографизмнар – әдәби телдә параллельләре булмаган, билгеле бер җирлектә кулланыла торган предмет һәм төшенчәләрнең атамалары (артмак – күн сумка төре, саравыц – хатын-кыз баш киеме); саф лексик диалектизмнар – әдәби телдәге сүзләрнең диалекттагы синонимнары (куй – сарык); әдәби эквивалентларыннан фонетик яктан, ясалу ысуллары, мәгънәсе белән аерылып торган диалектизмнар (картнә – әби, арыш – тәртә) керә.

Диалектизмнар матур әдәбиятта, стилистик чара буларак, персонажларның телен тасвирлау, җирле колорит тудыру өчен кулланылалар.

Әдәбият

Диалектологик сүзлек төзүнең төп принциплары // Татар теленең диалектологик сњзлеге. Казан, 1993;  

Махмутова Л.Т. Современный татарский литературный язык и диалекты // Вопросы татарского языка и литературы. Казань, 1969;

Тумашева Д.Г. К вопросу о типах диалектных лексических различий // Советская тюркология. 1973. № 6.

Автор – Д.Б.Рамазанова