- РУС
- ТАТ
1. Аерым телләргә хас булган сөйләм берәмлекләрен төзүче чаралар һәм кагыйдәләр. 2. Грамматиканың тел системасының бу өлешен өйрәнүче тармагы
Татар телендә синтаксик бәйләнеш чаралары булып аффикслар (килеш, зат һәм сан кушымчалары), бәйлекләр һәм бәйлек сүзләр, теркәгечләр һәм теркәгеч сүзләр, мөнәсәбәтле сүзләр, интонация, сүз тәртибе тора.
Фән буларак, синтаксис синтаксик берәмлекләр төзелешен аларны сөйләмдә кулланганда килеп чыга торган үзенчәлекләре белән бергә өйрәнә.
Татар теле синтаксисы өч төп өлештән тора. Үз эченә сүзтезмә синтаксисын да алучы гади җөмлә синтаксисы сөйләм оешкан вакытта аерым җөмләләр барлыкка китерүче билгеле бер җөмлә калыпларын, аларның гамәлгә ашу юлларын, төрле төшенчәләр белән таралыш алуын өйрәнә, шул максаттан сүз төркемнәренең үзара ярашу кагыйдәләрен, җөмлә составында булган сүзтезмәләрдәге сүзләр арасында теге яки бу семантик-грамматик мөнәсәбәтләр вакытында бәйләнеш барлыкка китерүче чараларны билгели; фикерне җиткерү дәрәҗәсеннән чыгып, җөмлә кисәкләренең урнашу тәртибен, җөмләнең текстка ярашу кагыйдәләрен өйрәнә. Кушма җөмлә синтаксисы мөстәкыйль булмаган берничә җөмләдән торган җөмлә калыпларын, теге яки бу семантик мөнәсәбәттәге катлаулы җөмлә өлешләрен үзара бәйләүче чараларны, катлаулы кушма җөмләнең структур үзенчәлекләрен өйрәнә. Текст синтаксисы кушма синтаксик бөтеннәр, шулай ук гади һәм кушма җөмләләрдән торган текст төзү кагыйдәләрен, текстның мәгънәви, структур, композицион, грамматик бөтенлеген һ.б.ны өйрәнә.
Фән буларак татар теле синтаксисы XVIII йөздән үсеш ала башлый. XIX–XX йөзләрдә А.А.Троянский, М.И.Иванов, М.К.Казимбәк, К.Насыйри, Ш.Иманаев, Г.Ибраһимов, Җ.Вәлиди, М.Х.Корбангалиев, Г.Алпаров һ.б.ның хезмәтләре дөнья күрә. Озак еллар дәвамында телчеләр сүзтезмәләр һәм җөмләләрне аларның сөйләмдә кулланылыш үзенчәлекләрен исәпкә алмый гына, ягъни язма текст дәрәҗәсендә генә өйрәнү белән чикләнәләр. 1950 еллар ахырында татар синтаксисы телнең сөйләм төзелешен һәм сөйләм барлыкка килү кагыйдәләрен өйрәнә башлый. Татар теле синтаксисы мәсьәләләре В.Н.Хангилдин, Ф.С.Сафиуллина, С.М.Ибраһимов, К.З.Зиннәтуллина, М.З.Зәкиев һ.б.ның хезмәтләрендә яктыртыла.
Хангилдин В.Н. Татар теле грамматикасы. Казан, 1959.
Зәкиев М.З. Татар грамматикасы: Синтаксис. Мәскәү–Казан, 1999. Т. 3.
Зәкиев М.З. Татар синтаксисы. Казан, 2008.
Закиев М.З. Синтаксический строй татарского языка. Казан, 1963.
Сафиуллина Ф.С. Синтаксис татарской разговорной речи. Казань, 1978.
Автор – М.З.Зәкиев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.