Эчтәлек

Татар телендә сыйфат фигыль фигыльнең түбәндәге семантик һәм морфологик билгеләренә ия:

1) семантик яктан сыйфат фигыльләрдә башка фигыль формаларындагы кебек эш-хәл, процесс мәгънәсе белдерелә: килгән кеше, исә торган җил;

2) морфологик яктан сыйфат фигыльләрдә фигыльгә хас төп грамматик категорияләр саклана: юнәлеш категориясе кушымчаларын ала (сөйләүче, сөйләтүче кеше), барлык-юклык (укыган, укымаган китап), заман (укучы, укый торган бала, әйткән сүз, очар кош) белән төрләнә; эшнең үтәлү дәрәҗәсе (эшнең күп тапкырлар кабатлануы) синтетик һәм аналитик юл белән белдерелә ала (баргалаган җир, укый башлаган китап).

Синтаксик яктан сыйфат фигыльләр килешләр белән башкарылалар (суга бара торган сукмак), иярчен җөмләдә хәбәр булып киләләр. Сыйфат фигыльләрнең сыйфатка хас семантик үзенчәлеге булып аның предметның эш-хәл буенча билгесен белдерүе тора (агылучы болытлар).

Аергыч функциясендә (атрибутив мәгънәдә) килгәндә сыйфат фигыльләр килеш, тартым, сан белән төрләнми (морфологик билге): ял итүче кешеләргә, ял итүче кешеләрне. Исемләшкәндә (субстантивация), сыйфат фигыльләр сыйфат кебек үк килеш, тартым, сан белән төрләнә. Синтаксис яктан сыйфат фигыльләр җөмләдә күбрәк аергыч функциясен башкара.

Еш кына сыйфат фигыльләр исем фигыль функциясендә килә. Хәзерге татар телендә сыйфат фигыльләр түбәндәге заман формаларына ия:

1) үткән заман сыйфат фигыльләр Ул -ган/-гән (-кан/-кән) кушымчасы белән ясала: килгән кеше, пешкән җиләк;

2) хәзерге заман сыйфат фигыльләр. Аның гади (-учы/-үче кушымчалы: килүче кеше) һәм тезмә (-а торган/ -ә торган (-ый торган/-и торган) формалы: килә торган кеше, яши торган йорт) формасы бар;

3) киләчәк заман сыйфат фигыльләр. Аның өч төре билгеле: -ыр/-ер/-р (-ар/-әр) кушымчалы сыйфат фигыльләр: әйтер сүз; -ачак/-әчәк (-ячак/-ячәк) кушымчалы сыйфат фигыльләр: булачак җыелыш; -асы/-әсе (-ыйсы/-исе) кушымчалы сыйфат фигыльләр: киләсе кеше, сөйлисе сүз.

Әдәбият  

Татар грамматикасы. Морфология. М.–К., 2002. 2 т.;

Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К., 2006;

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. К., 2006.