Эчтәлек

Киң мәгънәдә – сөйләм, ишетеп (сөйләмдә) һәм күреп (язуда) кабул итүгә исәпләнгән нәрсәдер турында хәбәр итү. Тар, грамматик мәгънәдә – билгеле бер тел законнарына нигезләнеп ясалган, чынбарлык турында хәбәр итә торган махсус синтаксик конструкция.

Татар телендә җөмләгә хәбәрлек һәм модальлек хас, ягъни җөмләдә фикер формалаша, хәбәр ителә һәм сөйләүченең чынбарлыкка, тыңлаучыга, сөйләмгә мөнәсәбәте белдерелә.

Хәбәрлекнең ничә булуына карап, гади (бер) һәм кушма (ике һәм аннан күбрәк) җөмлә дигән төрләргә бүлү кабул ителгән.

Чынбарлыктагы күренешләрне раслау яки инкяр итүгә бәйле рәвештә җөмләләр раслау һәм инкяр җөмләләргә аерыла.

Җөмләдә баш кисәкнең бер генә яки ике булуыннан чыгып, аларны бер составлыга һәм ике составлыга бүләләр.

Иярчен кисәкләр булу–булмауга карап, җөмләләрнең җыйнак һәм җәенке төрләре була.

Җыйнак җөмләләр баш кисәкләрдән, ягъни ия белән хәбәрдән, я бер баш кисәктән генә тора, ә җәенке җөмләләрдә иярчен кисәкләр дә (тәмамлык, хәл, аергыч) була.

Әйтү максатыннан чыгып, җөмләләр хикәя, сорау, тойгылы һәм боеру җөмләләргә бүленә.

Барлык семантик (мәгънәви) компонентлары да тулысынча белдерелсә – тулы җөмлә, өлешчә белдерелсә, ким җөмлә дип атала.

Ике яки икедән күбрәк хәбәрлеге булган җөмлә кушма җөмлә хасил итә. Кушма җөмлә составында ничә җөмлә булуга карап, аларны ике компонентлы яки гади кушма җөмләгә, икедән артса – катлаулы кушма җөмләгә бүләләр. Бәйләнеш төренә карап, кушма җөмләләр тагын тезмә кушма һәм иярченле кушма җөмләләргә аерыла.

Әдәбият  

Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле: Синтаксис. К., 1974;

Татар грамматикасы. К., 1999. Т. 3;

Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. К., 2006;

Севортян Э.В. Некоторые вопросы сложноподчинённого предложения в тюрк­ских языках // Исследования по сравнительной грамматике тюркских языков. М., 1961. Т. 3;

Сибагатов Р.Г. Основные признаки предложения. Уфа, 1980.