Эчтәлек

Татар телендә дә, башка телләрдәге кебек үк, тулы (лексик) һәм өлешчә (омографлар, омофоннар, омоформалар) омонимияне аерып карыйлар.

Телдә лексик омонимнар барлыкка килүнең сәбәпләре төрле. Аеруча еш очрый торганы — күпмәгънәле сүзләргә хас булган мәгънәләр арасындагы бәйләнешнең юкка чыгуы: бит (кеше бите) — бит (китап бите) — бит (кисәкчә); кыл (уен коралы кылы) — кыл (хайваннардагы кыл). Омонимнарның мәгънәсе (күпмәгънәле сүзләрдәге кебек) контексттан чыгып билгеләнә.

Омографлар — язылышлары бертөрле, әйтелешләрендә аерма булган сүзләр. Аларның барлыкка килүе башка телләрдән яңа сүзләр керү хисабына, ягъни алынма сүзләр аваздашлыгы нәтиҗәсендә булырга мөмкин: бал (ашамлык) — бал (биюле кичә), шик (хис, кичереш мәгънәсендә) — шик (купшылык, зиннәтлелек).

Омофоннар — әйтелешләре бертөрле, язылышлары төрле булган сүзләр: мәсәлән, картаю — карт аю, Айтуган — ай туган, кызарган — кыз арган һ.б. Омоформалар — билгеле бер грамматик формада гына охшаш яңгырашка ия булган сүзләр: мәсәлән, үпкәләр (күплек сандагы исем) — үпкәләр (күңеле калыр мәгънәсендәге фигыль).

Әдәбият  

Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Лексикология. К., 1999;

Зәкиев М.З., Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. К., 2006.