Эчтәлек

Татар телендә хикәяләү (хикәя фигыль), боеру (боерык фигыль), шарт (шарт фигыль), теләк (теләк фигыль),  шартлы теләк наклонениесе бар.

Хикәяләү наклонениесе реаль эш-хәлләрне белдерә һәм алар заман белән дә төрләнәләр (алам-беру, алдым-взял, алачакмын- буду брать).

Боеру наклонениесе сөйләүченең адресатка карата ихтыярын белдерүен хәбәр итә; 2 нче зат берлек сандагы фигыль формалары белән белдерелә (ал! – бери!), 2 нче зат күплек санда (алыгыз! – берите!), 3 нче зат берлек санда (алсын! – пусть возьмёт!) һәм күплек санда (алсыннар! – берите!).

Теләк наклонениесе сөйләүченең теләген белдерә; фигыльләрдә хәзерге заман нигезе белән сузыкка төшә торган нигезе бар -а, -ә, -ый. -и; кыскартылган шәхси аффиксларны ала, бары тик 1 нче заты гына бар, берлек һәм күплек санда була: алыйм (хотел бы взять), алыйк (хотели бы взять). Еш кына теләк наклонениесе белән -чы, -че, әле, инде кисәкчәләре, икән модаль сүз кулланыла (алыйм әле, алыймчы, алыйм инде – хотел бы взять ).

Шарт наклонениесе икенче эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә. Әлеге наклонениенең нигезе булып -са, -сә формалары санала, алар төрләнгәндә затның кыскартылган аффиксларын алалар: алса (если возьмёт). Шарт наклонениесе нигезендә да, дә, та, тә кисәкчәләре ярдәмендә кире шарт фигыль ясала, кирәкле шартлар табылса да, көтелгән эшнең киресе булуын күрсәтә (алса да – хотя и взял). Ул шулай ук боерык наклонениесенең 3 нче (ешрак) һәм 2 нче зат уңай һәм кире формалары белән белдерелә: Җилләр иссен, давыл купсын – барырмын / Ташлар яусын, яшен суксын – барырмын (И.Юзеев) (Пусть дуют ветры, бушует буря – я пойду / Пусть падают камни, сверкает молния – я пойду). Шарт фигыль төркемчәсе шартны белдерми, ә контекстта төрле билгене – теләк, үтенү, үкенү кебек мәгънәләрне белдерә, -р иде (алыр иде – взял бы), -ачак иде (булачак иде – был(а) бы) формалары белән хәбәр ителә.

Төрле фигыль формаларында һәм конструкцияләрендә килүче һәм теге яки бу мөнәсәбәттә наклонение категориясе статусына туры килмәүче кире шартлылык, мөмкинлек, кирәклек, тиешлек, фараз ителгәнлек мәгънәләре модаль функциональ-семантик кыр буларак өйрәнелә. 

Әдәбият

Татарская грамматика. К., 1993. Т. 2;

Тумашева Д.Г. Татарский глагол. К., 1986;

Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе. К., 1964;

Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К.,2006.