Дәреслекләрдәге һәм уку ярдәмлекләрендәге грамматик кагыйдәләр җыелмасы шулай ук грамматика дип атала.

Грамматика бүлекләре

Грамматик төзелешне өйрәнгәндә грамматика тел белән эш итә, телне статик хәлдә анализлый, әмма һәрвакыт сөйләмгә мөрәҗәгать итә, телне динамик хәлдә өйрәнә.

Сүзнең мәгънәле кисәкләренә караган гомуми үзенчәлекләрен грамматиканың морфемика бүлеге өйрәнә.

Морфемаларның сөйләмдә кулланылышы (хәрәкәте) вакытында аларның составында бара торган фонологик һәм просодик үзгәрешләрне өйрәнү белән морфонология шөгыльләнә.

Яңа сүзләр ясалу нәтиҗәсендә барлыкка килгән сүз структурасы системасын сүз ясалышы бүлеге анализлый.

Сүзнең абстракт грамматик мәгънәсенә һәм төрләренә бәйле барлык күренешләрне морфология бүлеге өйрәнә.

Җөмлә һәм сөйләм төзелешен синтаксис бүлеге тикшерә.

Шулай итеп, грамматика бер-берсе белән үзара бәйләнгән биш бүлектән тора:

  • морфемика,
  • морфонология,
  • сүз ясалышы,
  • морфология,
  • синтаксис.

Аларның һәрберсенең үз өйрәнү объекты, максатлары һәм бурычлары бар.

Мәсәлән, морфемика грамматиканың башка бүлекләре өчен кереш хезмәтен үти, ул фонетика белән бәйле; сүзнең семантикасын өйрәнгәндә лексикология дә морфемика нәтиҗәләренә таяна.

Морфонология фонетика, фонология, морфология, синтаксис арасында тора, морфемика мәгълүматларыннан файдалана.

Сүз ясалышы лексикология һәм морфология мәсьәләләрен берләштерә.

Морфология шулай ук грамматиканың башка бүлекләре һәм лексикология белән дә тыгыз бәйләнештә тора.

Синтаксис башка бүлекләрнең нәтиҗәләрен туплый һәм, аларга нигезләнеп, сөйләмнең төп берәмлеге – җөмлә аша сөйләмнең структур төзелешен өйрәнә.

Грамматика теләсә нинди грамматик күренешне эчтәлек һәм аны белдерүче чара ягыннан өйрәнә, ул һәрвакыт грамматик мәгънә һәм грамматик форма белән эш итә.

Телнең грамматик төзелеше – тарихи категория, ул һәрвакыт хәрәкәттә, үсештә һәм тел үсешенең гомуми законнарына буйсына.

Татар грамматикасы

Татар грамматикасы фәне нигезләре гарәп грамматикасына караган хезмәтләргә барып тоташа.

XVIII йөзнең 2 нче яртысыннан татар грамматикасы формалашуга рус теле белеме дә йогынты ясый. Татар теле грамматикасының фәнни эшкәртелүе С.Хәлфиннең «Әлифба. Татар теле әлифбиенең тәхкыйк язылган хәрефләре һәм иҗекләре» (1778 ел) хезмәте белән бәйле. Аннан соң И.Гиганов (1801 ел), И.Хәлфин (1809 ел), А.Троянский (1814 ел), А.Казимбәк (1839 ел), М.Иванов (1842 ел) һәм башка хезмәтләре барлыкка килә.

XIX йөз татар грамматикасында гарәп һәм рус грамматик традицияләре үзара яраша, бу күренеш сүз төркемнәренә бүленештә, җөмлә кисәкләрен аеруда, килеш белән төрләнүдә, сүзләр бәйләнешен тасвирлауда күзәтелә.

Татар грамматикасын камилләштерүдә М.Мәхмүдов, К.Насыйри, Г.Фәезханов, Һ.Максуди, Ш.Иманаев, Г.Ибраһимов, Г.Нугайбәк, Җ.Вәлиди, Г.Алпаров һәм башкалар хезмәтләре мөһим роль уйный. Аларда грамматика кагыйдәләрен татар теленең үзенчәлекләре белән бәйләп төзүгә омтылыш ясала.

1920 еллардан башлап барлык татар грамматикалары диярлек сүз төркемнәрен, җөмләнең грамматик бүленешен тасвирлаганда рус грамматикасында кабул ителгән принципларга таяна.

1930 еллардан татар грамматикасы өлкәсендә төп фәнни-тикшеренү юнәлешләрен билгеләгән В.А.Богородицкий, Л.Җәләй, В.Н.Хангилдин, М.Х.Корбангалиев, Р.С.Газизов һәм башка хезмәтләре дөнья күрә.

Татар грамматикасы үсеше

Татар грамматикасы үсешендәге яңа этап М.З.Зәкиев, Д.Г.Тумашева, В.Х.Хаков, Х.Р.Курбатов, Ф.Ә.Ганиев, Ф.С.Сафиуллина, С.М.Ибраһимов, И.Н.Низамов һәм башкаларның хезмәтләре белән билгеләнә.

Соңгы елларда сөйләмнең төп берәмлеге буларак җөмләнең актуаль кисәкләргә бүленеше, семантик структурасы, текст синтаксисы һәм стилистикасына караган тикшеренүләр алып барыла. Грамматик тикшеренүләр төрле тасвирлама хезмәтләрдә чагылыш таба. Традицион рәвештә аларны фәнни, тасвирлама һәм норматив төрләргә аералар.

Фәнни грамматика өлкәсенә тел төзелешен үсештә өйрәнүче, яки аны үткән дәверләрнең аерым баскычларында карый торган тарихи грамматика керә. Бу юнәлештә Л.Җәләй, В.Х.Хаков, Ф.С.Фасиев, И.Г.Абдуллин, Ф.М.Хисамова, Ф.С.Хәкимҗанов һәм башкалар эшли.

Фәнни грамматикага шулай ук татар һәм башка телләрдәге, ешрак рус телендәге (К.Насыйри, М.Х.Корбангалиев, Р.С.Газизов, Г.С.Әмиров, К.З.Зиннәтуллина, Ә.М.Ахунҗанов, Л.К.Бәйрәмова һәм башкалар грамматикалары), уртак һәм аермалы якларны тасвирлый торган контрастив грамматика да керә.

1992–1993 елларда хәзерге татар әдәби теленең фонетик һәм грамматик төзелешен тасвирлаган өч томлык академик «Татар грамматикасы» басмасы (Татарсан Республикаы  Дәүләт бүләге, 1994 ел) дөнья күрә.

Әдәбият

Закиев М.З. Синтаксический строй татарского языка. Казань, 1963;

Иманаев Ш. Татар теленең нәхүе вә сарыфы. Казан, 1910;

Ибраһимов Г. Татар сарыфы. Казан, 1911;

Нугайбәк Г. Төрлек. Казан, 1911;

Вәлиди Җ. Татар теленең грамматикасы. Казан, 1919;

Алпаров Г. Шәкли нигездә татар грамматикасы. Казан, 1925;

Хангильдин В.Н. Татар теле грамматикасы. Морфология һәм синтаксис. Казан, 1959;

Вәлиуллина З.М., Зиннәтуллина К.З., Сәгыйтов М.А. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе. Казан, 1972;

Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле: Морфология. Казан, 1978;

Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Казан, 1994;

Татар грамматикасы: 3 томда. М.– Казан, 1998–2002.

Богородицкий В.А. Введение в татарское языкознание в связи с другими тюркскими языками. Казань, 1934;

Закиев М.З. Синтаксический строй татарского языка. Казань, 1963.