Эчтәлек

Һәр грамматик категориянең ике ягы бар: эчке ягы – грамматик мәгънәсе һәм тышкы ягы – грамматик формасы. Бу системада төп билге – гомуми мәгънә белдерү, мәсәлән, заман, зат-сан, юнәлеш һәм башка гомуми мәгънәсе. Ул аерым заман, зат, сан, юнәлеш һәм башка категорияләрнең мәгънәләр һәм аларга туры килә торган формалар системасын берләштерә.

Грамматик категориянең төп билгесе – грамматик мәгънәнең грамматик форма белән бердәмлегеннән гыйбарәт.

Грамматик категория морфология материалына нигезләнеп өйрәнелә, шуңа күрә аерым грамматикаларда ул «морфологик категория» дип тә бирелә.

Татар телендә грамматик категорияләр сүзләрне төрләндерәләр, ягъни грамматик категория компонентлары бер үк сүзнең, аның парадигмасындагы төрле формалары рәвешендә генә бирелә (алма-алманың-алмага; барды-бардым-бардың).

Грамматик категориянең бөтен системасы берничә (икедән дә ким булмаган) формадан гыйбарәт (мәсәлән, китап-китаплар). Әмма күп очракта ул гомуми (категорик) мәгънә белән берләштерелгән күп компонентлы парадигмалар рәвешендә дә белдерелә (фигыльдә заман системасы, юнәлеш, зат, сан, килеш категорияләре һ.б.).

Әдәбият

Современный татарский литературный язык. М., 1969;

Татарская грамматика. Казань, 1993. Т. 2;

Тумашева Д.Г. Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе. Казан, 1964.         

Автор – Ф.М.Хисамова