Предметларның санын, күләмен белдерә. Берлек һәм күплек сан формалары бар.

Татар телендә сан категориясе исемнәргә (китап — китаплар, урман — урманнар), исемләшкән сыйфатлар һәм рәвешләргә (белемле — белемлеләр), исемне алыштырып килүче күрсәтү алмашлыкларына (бу — болар) хас.

Берлек санның морфологик күрсәткечләре юк, ягъни исем кушымчасыз, ноль формада килә һәм предметның бер генә булуын күрсәтә. Күплек сан сүзнең нигезенә ялгана торган махсус кушымчалар белән белдерелә. Күплек сан кушымчасының 4 төре билгеле: -лар — калын нигезгә (атналар, туплар), -ләр — нечкә нигезгә (тәрәзәләр, ишекләр), -нар — борын авазына беткән калын нигезгә (урамнар, каеннар), -нәр борын авазына беткән нечкә нигезгә (киемнәр, төннәр) ялгана.

Татар телендә берлек санда гына кулланылучы исемнәр бар. Аларга җыйма исемнәр (халык, каенлык), абстракт мәгънәле исемнәр (үсеш, батырлык), бүленмәгән күплек, бербөтенлек мәгънәсен бирүче матдәлекне белдергән исемнәр (сөт, шикәр) керә.

Парлы предметларны яки ике өлештән торган предметларны белдергән сүзләр дә, гадәттә, берлек санда килә: оек, күзлек, кайчы.

Сан белән ачыкланган исемнәр берлек сан формасында гына була ала: биш атна, егерме биш студент.

Предметларны гомумиләштереп, җыйма мәгънәдә биргән исем шулай ук еш кына берлек сан формасында килә: алма сатып алдым, кыяр үстердем. Чынбарлык күренешләренең атамалары да бары берлек сан формасында гына кулланыла: ай, кояш. Татар телендә барлык исемнәр дә берлек сан формасына ия.

Күплек сан кушымчасы алган кайбер исемләшкән сүзләр генә (яшьләр, кызыллар) берлек сандагы исем белән белдерелә алмый.

Әдәбият           

Тумашева Д.Г. Хәзерге татар теле морфологиясе. К., 1978;

Татар грамматикасы: Морфология. М.–К., 2002. Т. 2;

Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. К., 2006.

Автор  — Ф.М.Хисамова