Предметларның санын, микъдарын белдерә. Санның аерым төркемчәләре шулай ук предметларның саналу тәртибен, җыелма күплеген, якынча һәм төгәл санын, аларны тигез өлешләргә бүлүне белдерә.

Татар телендә санны түбәндәге төркемчәләргә бүлеп өйрәнәләр:

  • микъдар саны,
  • тәртип саны,
  • җыю саны,
  • бүлем саны,
  • чама саны.

Микъдар саны бернинди өстәмә кушымчалар алмый һәм предметның санын, микъдарын белдерә (алты китап, унбиш бала, утыз көн).

Кайбер микъдар саннары башка мәгънәләрдә дә кулланылырга мөмкин. Бу очракта аеруча бер, биш, җиде, кырык саннарын билгеләп үтәргә кирәк. Хәзерге татар телендә бу саннар кергән әйтемнәр һәм тотрыклы сүзтезмәләр шактый. Алар билгесез күплек мәгънәсен белдерәләр: биш былтыр, җиде юл чаты һ.б.

Ярты, чирек сүзләре дә микъдар саннарына керә. Вакланма саннар да микъдар саннарына кертеп карала: икедән өч, уннан бер. Исем белән янәшә килгәндә, микъдар саннары килеш, тартым, сан белән төрләнми. Бу очракта сан белән ачыкланган исем, ягъни саналмыш берлек санда килә: өч китап, мең китап.

Составы ягыннан микъдар саны гади (бер, ике), кушма (унбер, унбиш) һәм тезмә (егерме бер, утыз биш) саннарга бүленә.

Тәртип саны микъдар санына -ынчы/-енче, -нчы/-нче кушымчалары ялганып ясала һәм предметларның яки күренешләрнең сан буенча тәртибен белдерә (беренче көн, алтынчы сыйныф).

Җыю саны, сан нигезенә -ау/-әү кушымчалары ялганып, санның беренче унлыгы (1 дән 10 га кадәр) җирлегендә ясала һәм предметларны сан буенча бергә җыйнап әйтүне белдерә. Җыю саннары фигыльгә ияреп киләләр һәм теге яки бу күренештә катнашучы затларның (предметларның) җыелма күплеген күрсәтәләр (өчәү бардык), өстәмә рәвештә -лап/-ләп, -лашып/-ләшеп кушымчалары да алырга мөмкин (икәүләшеп эшлибез).

Бүлем саны микъдар санына -ар/-әр, -шар/-шәр кушымчалары ялганып ясала һәм төрдәш предметларны сан буенча тигез өлешләргә бүлүне белдерә (алтышар алма).

Чама саны -лап/-ләп кушымчалары ялганып ясала һәм предметларның якынча санын белдерә (унлап кеше). Чама саны үзара якын торган саннарны кабатлау юлы белән дә (биш-алты сүз), шулай ук -лар/-ләр, -нар/-нәр кушымчалары ялганып та ясала ала (уннарча ел).